Юньсез ана һәм бәхетсез балалар [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Аксубай районының Пионер бистәсендә туган Гөлүсә Бәширова тугыз балалы гаиләдә үсә. Балалар бакчасына йөри, урта мәктәпне тәмамлый, ике ел һөнәри училищеда укып, хисапчы белгечлеге ала. Әти-әнисе аны мөстәкыйль тормышка бастыру өчен барысын да эшли. Кызганычка, ата-анасының изгелекләрен, хәзер 39 яшендәге хатын-кыз үз баласын җәберләгән өчен, үзенә каршы кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышында искә алып сөйли… //Безнең гәҗит//

Болгавыр 90нчы елларда белгечлеге буенча эш булмагач, күмәк хуҗалыкта сыер сава ул. Шул чорда язылышмыйча гына А.Хәмәдиев белән яши, 21 яшендә ир бала таба. Тиздән ире белән аерылыша һәм, яшь баласын алып, Чистай районының Каргалы авылына, бертуган апасы янына күченеп китә. Анда 1973нче елгы Айрат Сабитовка рәсми рәвештә кияүгә чыга, өч малайлары дөньяга килә. Ләкин төпчек бала туып күп тә үтми әлеге гаилә дә таркала. Гөлүсә моны Айратның балаларны кыерсытуы белән аңлата. Әмма төп сәбәпне татар хатынының хәмер белән дуслашуыннан күрергә тулы нигез бар.

А.Сабитов белән аерылышканнан соң Каргалыда беренче ире Азат пәйда була. Әлеге кавышу нәтиҗәсе буларак, 2012нче елда бишенче малай дөньяга килә. Азат Хәмәдиев ташлап киткәч тә, авылдашлары әйтүенчә, Татар Сарсазы кешесе – үзеннән 21 яшькә өлкәнрәк Р.Кадыйров белән торып ала. Анысы даими яшәми, ара-тирә килеп сәрхуш хатынның хәлен белеп кенә китә.

Хәмер барда хәтәр бар дигәндәй, 2012-15нче елларда шул ук исереклек аркасында дүрт мәртәбә хөкемгә тартыла ул. Талау, үтерү белән янау, яла ягу, чит мөлкәтне юк итү кебек явызлыклар кылса да, биш бала анасын ирегеннән мәхрүм итмичә, йомшаграк җәза белән калдыралар. Ләкин акылына килергә уйламый хатын. 2015нче ел башында Чистай шәһәр суды эшләмичә эчеп йөрүче Г.Бәшированы ана хокукыннан мәхрүм итә. А.Хәмәдиевтан туган ике бала әни кешенең Аксубай районындагы Карасу авылында яшәүче кыз туганы тәрбиясенә бирелә, өч малай әтиләре А.Сабитов карамагында булырга тиеш, дип табыла.

Г.Бәширова Каргалыда ташландык хәлгә килгән фатирда көн күрә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү сәбәпле торакка газ, ут, җылылык бирү туктатыла. Күпфатирлы күрше йортларда яшәгәнгә күрә малайлары белән очрашып тора. 2002, 2004нче елларда туган олырак Заһир белән Нияз исерек аналары янына атлыгып тормасалар да, 2008нче елгы Ирек гел аңа омтыла, чынлыкта, Гөлүсә белән яши. Кече малайга әбисе Көлемсәр апа хәзерләгән ризыкны да абыйлары алып килеп ашата.

Ирекнең бу галәмәтен Сабитовлар мәктәпкә йөри башлаган баланың укыйсы килмәвеннән күрә. Әти кеше аны дәрес хәзерләргә мәҗбүр итә, ә әнисен бу мәсьәлә борчымый, укырга бармаган көннәре дә күп була. Узган ел 20нче сентябрьдә 2нче сыйныфта укучы малайның юл читендә машина туктатып торганын күрүчеләр моны Каргалы гимназиясе укытучыларына әйтәләр. Алары Чистай полициясенә хәбәр итәләр дә, авыл төбәге башлыгы Марат Заһидуллиннан Ирекне район эчке эшләр бүлегендәге балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә илтеп тапшыруын сорыйлар. М.Заһидуллинга ул Аксубай районына барырга чыгуын әйтә. Күрәсең, әнисе туганнары янына җыенган була. Ләкин авыл башлыгы аны полициягә илтеп куя. Шулай итеп Ирек балалар йортына эләгә. Аның өчен таныш булмаган урын түгел бу, чөнки узган ел дүрт ай тәрбияләнә ул анда. Бу юлы да әтисе аны 4 айга урнаштыруларын үтенеп гариза яза. Тиздән олы улы Заһир да Чистайдагы уку авыр бирелә торган балалар мәктәбенә йөри башлый, әтисе белән вакытлы фатирда яши. Айрат Сабитов күрше Алексеев районына йөреп, «шабашкада» эшли.

8 яшьлек Ирек яңадан ятим балалар йортына эләккәч, хокук саклау органнары аның язмышы белән ныклап кызыксына башлый, ниһаять. Иң элек малайның үзе сөйләгәннәре тетрәндерә, аннан соң Гөлүсә Бәшированың үз улына карата кылган явызлыкларын күргән әтисенең, әбисенең, абыйларының һәм ишеткән башкаларның теле ачыла. Әлеге мәгълүматлар Тикшерү комитетының Чистай районара бүлегенә барып җиткәч, А.Сабитов элеккеге хатынын җинаять җаваплылыгына тартырга теләп гариза яза. Өлкән тикшерүче Д.А.Гарифуллин, гадиләштереп әйткәндә, үз-үзен яклый алмый торган баланы кыйнау очраклары буенча җинаять эше кузгата һәм ике атна дигәндә 39 яшьлек Г.Бәшировага 3тән 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган «Җәфалау» («Истязание») дигән маддә буенча рәсми гаепләү дә белдереп куя. Чөнки Ирек әнисен фаш итүче вакыйгаларны бик эзлекле итеп сөйли. Кем дә булса өйрәтеп куйган дияр идең дә, ул әйткәннәрне башка шаһитлар да, гаепләнүче хатын үзе дә раслап тора.

Малай әнисенең кемнәр белән эчүен дә әйтә, иң әүвәл, күршедәге Оксана, Гүзәл атлы хатыннарны, «Рафикъ абый» дип, теге Татар Сарсазы кешесен искә ала. Иң якын кешесенең исереп йөрүенә каршы торып та караган икән ул үзенчә. Мәсәлән, 8нче августта әнисенең телефоннан сөйләшүе буенча ниндидер ир кеше белән аракы эчәргә чыгып китәргә җыенуын төшенә дә, ишекне бикләп, ачкычларны яшереп куя. Кәеф-сафа корырга җай чыккан хатынның җенен куптара бу. Үҗәт малайның күкрәгенә сугып, аны тынсыз калдыра ул һәм, үзе дә куркып, авыл фельдшерын чакыра. Анысы ашыгыч ярдәмгә хәбәр сала. Соңгысы бигрәк тә өркетә Гөлүсәне. Чөнки Чистай табиблары аның малайга сугуын полициягә җиткерәчәк тә эш зурга китәчәк бит. Шуңа күрә азрак хәл кергән улын ияртеп юкка чыга. Ашыгыч ярдәм килә дә, авыру табылмады, дип китеп бара.

1нче сентябрь көнне Гөлүсә улын ияртеп күршесе Оксанага кунакка керә. Шунда ук кечкенә кызы белән Гүзәл дигән шешәдәш тә килә. Хатыннар хәмер эчеп, тәмәке тартып кәефләнеп утырган мәлдә Ирек «көйсезләнә» башлый, ягъни әнисен өйләренә өстерәргә керешә һәм Гөлүсәнең кабынып китүенә сәбәп чыгара. Нәтиҗәдә, тегесе малайны дөмбәсләп урамга чыгара да, ишекне бикләп куя. Елап торган энесен абыйсы Нияз күреп, үзләренә алып китмәкче дә була. Әмма малай баш тарта, әнисенең мәрхәмәте килеп, ишекне ачканын көтеп кала.

Баланың ана хокукларыннан мәхрүм ителгән исерек хатын белән яраксыз шартларда һәм туктаусыз җәберләүгә дучар ителеп яшәве беркемне дә борчымый дияргә мөмкин. 8нче августта эш ашыгыч ярдәм чакыртуга кадәр барып җиткәч, табиблар авыл җитәкчесенә хәбәр итми калмый. Шулай да 16нчы сентябрь көнне, гимназиядән шалтыраткач, Каргалыда «Балкыш» дигән социаль яклау үзәге белгечләре күренеп ала үзе. А.Сабитов аларга улын тыңлата алмыйм, әнисе янына кача дип белдерә. Гөлүсәнең фатиры ачык булса да, җан иясе күренми. Аны баласы белән урамда очратып, малай әтисе янында яшәргә тиеш дип кисәтәләр. Ай ярым узгач кына өлкән тикшерүче Д.Гарифуллинга Ирекнең чигә тирәсендә күгәргән урыннар күрүләрен җиткерәләр.

Профилактик әңгәмә дип аталучы әлеге чараның икенче көнендә Гөлүсә өендә «Рафикъ абый» пәйда була. Ирекнең әйтүенә караганда, өлкәннәрнең гадәттәгечә аракы эчә башлаячагын чамалый ул, һәм, кунакны куып чыгару ниятеннән, тәрәзә аша абыйсы Заһирны чакыра башлый. Тыңлаусыз малаеның бу гамәленә котырынган әни кеше аның маңгаена китереп тондыра, урамга сөйрәп чыгарып, абыйсы алдында типкәләп ташлый. Заһирга: «Бәреп үтергәнче үзең белән алып кит!» – дип акыра да, фатирына кереп бикләнә. Р.Кадыйров чыгып киткәч кенә кертә ул, башка алай эшләмим, дип вәгъдәләр биргән малайны өенә. 19нчы сентябрьдә сабакка барырга теләмичә киреләнгән Иреккә тагын бик нык эләгә. Җитәкләп алып баргач та мәктәпкә керергә теләмәгән малаен, җилтерәтеп, әтисенә илтеп тапшыра хатын. Әлеге «тәрбия» чарасының нәтиҗәсе икенче көнне сизелә. Инде әйтелгәнчә, 8 яшьлек малай ерак авылдагы туганнарына китәргә дип, юл читенә чыгып баса.

Без санап үткән әлеге очраклар җинаять эшенә теркәлә һәм баланы даими рәвештә җәфалау дигән бәя ала. Бик ныклап килеп кабуын төшенгән Г.Бәширова гаебен тану гына түгел, итәгенә ут капкач, үзендә эчүен ташларлык көч таба, «Уют» дигән оешмага машина юучы булып эшкә дә керә, тормышын җайга салып, балаларны кайтарырга телим, дип белдерә. Күрәсең, суд, боларны искә алып, мәрхәмәтле хөкем чыгарыр, дип өметләнә. Әмма хөкемдар аның алдан да хөкем ителгән зат икәнен дә исәптән төшерми, мәнсез хатынның бәхетсез балаларына карата кылган гамәлләренә законлы бәһа бирә, ягъни 3 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән Г.Бәширова суд залында сак астына алына.

Наил ВАХИТОВ,

Чистай районы

Бәйле