Гөлназның хәле ничек? Аның кул бармаклары юк [эштә җәрәхәтле вакыйга]

-- Чулпан

Шушы көннәрдә Азнакай кызы Гөлназ Насыйбуллинага Мәскәү табиблары уникаль протез куйдылар. Бер ел дәвамында сул кулы белән генә эшләргә мәҗбүр булган туташ өчен моннан соң яңа тормыш башлана.//Шәһри Казан//

«Еламадым да»

Гөлназ —  КФУның Чаллыдагы филиалы студенты.  Шушы шәһәрнең икмәк пешерү заводында эшләгәндә 2016 елның 12 маенда ул уң кулының бармакларын өздергән. Гөлназ әйтүенчә, әлеге предприятие хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләре һәм эш режимнары идеаль булмаган шартларда эшләгән. Аларга хәтта көн белән төнне ялгап, берничә смена рәттән эшләргә туры килгән. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккан көнне дә Гөлназ  тыгыз эш графигы булу сәбәпле, бик арыган идем, ди. Җитмәсә,   кыз эшли торган штамповкалау машинасының да капкачы күптәннән булмаган. Дөрес, аның әйтүенчә, предприятие эшчеләре моңа җайлашкан да булган инде – махсус көрәк кулланганнар, анысы да сынып чыккач, кул белән эшләргә туры килгән.   

— Ул көн бүгенгедәй күз алдымда. Кулым камыр белән бергә машина валлары арасына эләккәч, авыртудан кычкырып җибәрдем. Аннан соң урамга алып чыктылар. Әмма көчле авыртудан шок кичерсәм дә, аңымны җуймадым, хәтта еламадым да, — дип искә ала кыз тормышын үзгәрткән вакыйга турында.


 
Гөлназның әти-әнисе Азнакай районың Әгерҗе авылында яши.
— Сәгать кичке сигезләрдә Гөлназ: «Әни, мин җәрәхәтләндем», — дип шалтыратты. Аның шундый гадәте бар: шок хәлендә ул еламый, киресенчә, туктамыйча көлә. Монда да шулай булды. Бераздан кызымның телефонын кабат җыйдым. Анда инде дусты Алсу алды. “Берни дә яшермичә, дөресен генә әйт, Гөлназның хәле ничек?” — дип сорагач, ул: “Аның кул бармаклары юк”, — диде. Шуннан соң без ирем белән Чаллыга киттек. Юл буе еладым. Без килеп җиткәндә операция ясаганнар иде инде, — дип авыр истәлекләре белән уртаклашты Суфия апа.   
 
Операция ясаучы табиб Дмитрий Шаламонов Гөлназның уң кулының дүрт бармагын кисә, ә кызның үтенече белән баш бармагын калдыралар,  шуннан соң Казанда Илсур Муллин кабат операция ясый. Аннан соң Гөлназ өчен тернәкләнү чоры башлана. Сул кул белән язарга, ашарга әзерләргә, вак-төяк эшләр эшләргә өйрәнгәнче никадәр күз яше, төшенкелеккә бирүләр, суд юлларын таптау — берсе дә читләп узмаган.  

— Шушы вакыйга тормышка карашымны үзгәртте, янәшәмдәгеләрнең кемнең кем икәнлекләрен аңладым. Минем белән бергә булган әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма рәхмәт, — ди 23 яшьлек кыз.
           
Суд Насыйбуллиннарга 200 мең сум компенсация түләргә, дигән карар чыгара. Гөлназ әйтүенчә, даруларга, адвокатка һәм башка чыгымнарга бер ел эчендә 300 мең сумнан артыграк акча тотылган. Мәскәүнең “Моторика” компаниясе эшләгән  хәрәкәтләнә торган “Киби” протезы өчен исә гаилә 99 меңгә якын акча түләгән.

— Моңа кадәр дә минем берничә төрле протез киеп караганым булды. Әмма алар хәрәкәтләнмәгәч, уңайсыз иде. Ә болары ошады, төсе дә үзем теләгәнчә. Ниһаять, уң кулыма сумка тота, “бармак”ларымны бөгә алуыма бик шатмын, — диде Гөлназ ясалма кул чукларын киеп караганнан соң.
   
“Бу – Россиядә беренче тәҗрибә”

Әлеге протезлар турында бәлагә юлыккан кызга дусты әйтә. Хәрәкәтләнә торган кул чуклары һәм беләк протезлары эшләү буенча махсуслашкан «Моторика» компаниясе белән элемтәгә чыккач, алар Гөлназга ярдәм итәргә алына һәм үзләре үк Казанга килергә әзер булулары турында белдерә.  Тартыла торган протезлар юнәлеше җитәкчесе Данил Емелин әйтүенчә, ике ел эчендә алар 150 балага ярдәм итеп, дөнья базарына чыгу бәхетенә ирешкән. Шунысы да мөһим: килешүгә кул куелып, протез авыруга барып җиткәнче нибары 10-15 көн уза.    

— Бу – Россиядә беренче тәҗрибә, хәтта дөньяда да хәрәкәтләнә торган потезлар юк диярлек. Без заказларны Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан кабул итәбез. Мөрәҗәгать итүчеләр кулларын өч төрле ракурстан (линейка янәшәсендә) фотога һәм видеога төшереп җибәрә. Шуннан соң без үлчәмнәрен алабыз һәм махсус программада протезның күләмле моделен ясыйбыз. Аннан соң имгәнгән кулга туры китерелгән индивидуаль модель принтер аша чыгарыла, — дип аңлатты Данил безгә.   

Мондый протезлар олыларга да, балаларга да ясала. Кул чуклары өч яшьтән өлкәнрәк балаларга куелса, беләкнекен ике яшьтән зурракларга ясыйлар. Дөрес, шулай да һәр протез индивидуаль эшләнелә, ди Данил. Шуңа күрә аны кечерәк яшьтәге сабыйларга да ясарга мөмкин икән. Балаларга ул тулы юридик һәм психологик ярдәм белән бергә бер елга эшләнә. Аның төсен һәм дизайнын авыру үзе сайлый. Кул чукларының бәясе – 100 меңгә кадәр булса, беләкнеке 150 мең сум тора. Әмма, Данил әйтүенчә, пациентлар, протез сатып алган акчаны Социаль иминиятләштерү фонды аша кире кайтарта ала. Шуңа күрә әлеге компания ясалма кулның бәясен дәүләт кайтарып бирергә тиешле суммадан арттырмаска тырыша.    

 Татьяна Бахтигозина, “Моторика” проекты җитәкчесе:
— Россия законнары буенча, шәхси тернәкләндерү программасы булган инвалидларга тернәкләндерүнең техник чараларын һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне бушлай алу мөмкинлеге каралган. Әгәр инвалидка бушлай тәкъдим ителгән тернәкләндерү чарасы теге яки бу сәбәп буенча туры килмәсә, ул шәхси тернәкләндерү программасында күрсәтелгән чараны үзе сатып алырга мөмкин. Ә инде соңыннан аның акчасын  Социаль иминиятләштерү фонды аша тулысы белән яки өлешчә кайтарта алачак.
 

 Зөһрә Садыйкова

Бәйле