«Казанда үлән салып кайнаткан суга берәр уч он яки ярма болгатып, “аш” ашый идек, ничек исән калынгандыр» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Мин тумышым белән Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. //Татарстан яшьләре//

Шул елның август аеннан башлап, өлкәннәр белән колхоз кырына эшкә чыктык. Бригадир без – балаларга “уфалла арбасы” алып барырга кушты. Беренче эшебез уракчы апаларга көлтә бавы ясау булды. Малайлар апаларның көлтәләрен тараткалап киптерделәр. Аннан кипкән көлтәләрне “уфалла” белән зур басуның бер башында урнашкан сугу агрегаты янына ташыдык. Арык атлар, сыер һәм үгезләр җигеп, апаларның да кайберләре көлтә ташыды. Шул вакыттагы, күп дистә еллар күңелемдә сакланган бер күренешне язып үтим әле.

Сыер һәм үгезләр җигү малы түгел бит алар, тәртә арасына егылалар. Бер апаның тәртә арасына яткан сыерына һич кенә дә начар сүз әйтмичә, аны: “И, хайваным, тор инде, тор, сугышчыларга, үзебезгә икмәк кирәк бит”, – дия-дия сыйпаганын һич онытасым юк.

Сугышның беренче елында ачлык артык сиздермәсә дә, калган елларда бик интектек. Кырдагы эшләр тулысынча кул көче белән эшләүгә күчте. Өлкәннәргә җирне көрәк белән казуда без дә булыштык. Тиешенчә эшкәртелмәгән кырларны чүп басты. Ялан кул белән шайтан таяклары йолкулар әле дә исемдә.

Эштән кайткач, кичләрен, билгеләнгән өйләргә җыелып, апалар оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр иде. Сугышчыларга бик күп посылкалар да салдылар. Без, үсмер кызлар да, апаларга булыша идек. Ә малайлар көндез әзерләгән чыраларын чиратлап яндыралар, бу сукыр лампага өстәмә ягулык була иде. Кулдан килгән кадәр эшләдек инде. Эшкә түзеп була, иң авыры – ачлык. Казанда үлән салып кайнаткан суга берәр уч он яки ярма (шул кадәр) болгатып, “аш” ашый идек, ничек исән калынгандыр инде. Без күргән авырлыкларны Ходай бүтән күрсәтмәсен, илләр, көннәр имин булсын иде.

Рәхилә МӘГЪСҮМОВА. Чирмешән районы, Бәркәтә авылы.

Бәйле