«Класс җитәкчесе чыгарылыш класс укучыларыннан Соңгы кыңгырауга бүләккә Төркиядәге курортка юллама да сораган иде»

-- Чулпан

Һава торышы көз көнендәгечә салкын, дип, әле алмагачлар да юньләп чәчәк ата алмый, дип тормый, 25нче май ел саен килә дә җитә ул. Бу көнне меңләгән укучы өчен Соңгы кыңгырау чыңлый. Ә бәйрәмгә әзерлек бик күпкә иртәрәк башлана.  //Безнең гәҗит//

Хәзерге заманда әзерлек дигәндә акча ягы күздә тотыла инде. Бәйрәм кичәсенә сценарий әзерләү, стена газеталары ясау, тамаша узачак залны бизәү кебек эшләр икенче планга күчә, беренче урынга акча чыга. Ник дигәндә, хәзер мәктәп белән саубуллашу да шактый кыйммәткә төшә шул.

«45 МЕҢ СУМ КИТТЕ»

Соңгы кыңгырауның ничә сумга төшкәнен ата-аналар бик яхшы белә инде. Актаныш районында яшәүче бер ана (исемен әйтмәүне сорады) баласының Соңгы кыңгырау бәйрәменә 10 мең сум тирәсе акча кереп китте, дип белдерде. «Бездә һәр бала 5 мең сумнан җыелды. Бу акча бәйрәмне фото һәм видеога төшерүгә, укытучыларга бүләккә, мәктәпне бизәү өчен шарларга, табигатькә чыкканда ашамлыклар алуга тотылды. Бу акчадан берникадәр сумма артып та калачак, диделәр, анысы инде чыгарылыш кичәсенә булачак. Анда балалар ресторанда утырырга җыена. Тамада, фото һәм видеога төшерүчегә түләргә кирәк бит. Улыбызны Соңгы кыңгырауга дип энәсеннән җебенә кадәр өр-яңадан киендердек. Костюм-чалбар, ботинка, күлмәк – барысы бергә тагын 5 мең сумга басты. Аның каравы чыгарылыш кичәсенә бер әйбер дә аласы булмый», – дип сөйләде ул.

Кызлар кыйммәткәрәк төшә. Дөрес, аларның да төрлесе бар. Кайбыч районы, Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаучы Чулпан Гарифуллина әйтүенчә, аларның классы бәйрәмне оештыруга мең сумнан җыелган. «Соңгы кыңгырауга аерым кием аласы юк – алъяпкыч һәм күлмәктән торган бердәм формадан булачакбыз. Алъяпкычын яңаны алырга уйласак, анысы 500-600 сум тирәсе тора», – дип белдерде кыз. Ул әле чыгарылыш кичәсенә әзерләнә башламаган, анысына күпме акча китәчәген белми.

Быелгы чыгарылыш класс укучылары бәйрәмнең төгәл ничә сумга төшәсен әлегә белмәсәләр дә, узган елгылар яхшы хәтерли. Биектауда яшәүче Мәрьям Хәнәфиева, узган ел мәктәпне тәмамлаган кызының Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсенә 23 мең сум китте, дип белдерде. «Соңгы кыңгырауга дип 5 мең сумнан җыелдылар. Чыгарылыш кичәсенә күлмәк һәм туфли – 6 мең сум, макияж белән прическа 5 мең сум булды. Калган акча ресторанга, тамадага, фото һәм видео төшерүчегә, альбом эшләтүгә, укытучыларга бүләккә тотылды. Безнеке ярый әле, барлыгы 45 мең сум тоткан кызлар да булды», – дип санап күрсәтте ул.

БҮЛӘК БИРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Укытучыларга бүләккә фәлән сум җыештык, диләр дә, ата-аналар да, укучылар да телләрен тешли. Монысын әйтергә ярыймы икән инде, янәсе. Ник дигәндә, хәзер укытучыларга бүләк бирергә ярамый бит. Дөресрәге, син бүләкне бирә дә аласың, тик укытучылар аны алмаска тиеш. 2015нче елда Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Гражданнар кодексының 575нче маддәсенә таянып, шундый карар чыгарды һәм аны барлык мәгариф бүлекләренә, уку йортларына таратты. Әлеге маддәдә «…белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләргә бәясе өч мең сумнан артып китә торган бүләкләр бирергә ярамый» диелгән. Ул элек тә бар иде инде. Тик министрлыкның аерым карары да чыккач, кайбер җитәкчеләр бигрәк арттырып җибәрде. Быел хәтта кайбер мәктәпләрдә укытучылардан «Соңгы кыңгырауга укучылардан бүләк алмаячакбыз» дип имза да җыйганнар, ди.

Бездә бер чиктән икенчесенә ташлану галәмәте көчле инде. Әле берничә ел элек кенә укытучылар бүләкне үзләре сорап ала иде. Чәчәк йә бер тартма кәнфит кенә булмый инде ул сорап алынган бүләк, берәр җиһаз, техника, зәркән эшләнмәсе (йә аны алырга сертификат) була. Хәтта бер мәктәптә класс җитәкчесе чыгарылыш класс укучыларыннан Соңгы кыңгырауга бүләккә Төркиядәге курортка юллама да сораган иде – бу хакта матбугат шаулап алды. Ә хәзер әнә «бүләк алырга ярамый» дигән карар чыгарылды. Ата-аналар, укучылар чын күңелдән кечкенә генә бүләк яки чәчәк бәйләме бирергә теләсә дә, укытучыларның куркуы күзләренә чыга. Министрлыкның карары искә төшә. Ришвәт алуда гаепләнеп, эштән җибәрелгән хезмәттәшләре хәтергә килә. Чын күңелдән бирелгән бүләктән баш тарту да дөрес түгел, алырга да ярамый – нишләргә дә белмәссең.

9дан СОҢ ДА КИТӘЛӘР

25нче май көнне Соңгы кыңгырау 11нчеләр өчен генә түгел, 9нчы класслар өчен дә чыңлый. Күбесе өчен, чыннан да, соңгы кыңгырау, мәктәптәге соңгы уку көне була бу. БДИ кертелгәннән соң, 9нчы класстан китүчеләр артты. Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмабыз, дип куркалар, шуңа күрә, 9ны бетереп, урта һөнәри белем бирү йортларына китү ягын карыйлар. Район мәгариф бүлекләрендә әлегә 9дан ничә бала китәчәген фаразларга алынмыйлар. Дөрес, укучылардан «каласыңмы, китәсеңме» дип сорау алу кыш көне үк булды инде, тик башта «калам» дигән баланың да, соңгы мизгелдә генә кире уйлап, 9дан китеп бару ихтималлыгы бар бит. Һәм киресенчә – китәм дип йөргәне калырга мөмкин. Шуңа күрә мәгариф бүлекләре төгәл саннар әйтеп сөйләшергә курка.

Шулай да 9ны тәмамлаучыларның күпчелеге китәчәген чамаларга, элекке еллар белән чагыштырып карарга була. Әйтик, Мөслим районында быел 9нчы классны – 210, ә 11не 62 бала тәмамлаячак. Бүген 11дә укыганнарның күпчелеге 9дан киткән, шуңа күрә шундый аз сан. Башка районнарда да 9нчылар белән 11нчеләрнең саны арасында аерма зур. Азнакайда 9ны – 612, ә 11не 222 бала тәмамлый. Чирмешәндә 9нчы класслар – 249, ә 11нчеләр 108. Әтнәдә 9лар – 113, 11нчеләр – 39 гына.

11ләр өчен Соңгы кыңгырау бәһасе сумнарда исәпләнсә, 9лар өчен – билгеләрдә. Йомгаклау имтиханнарын нинди билгегә бирүләренә карап, аларның 10нчы класска калу-калмавы хәл ителәчәк тә инде. Имтиханын начаррак тапшырган балага директорның авыз тутырып: «Син кит инде, безне артка сөйрәмә», – дип әйтү очраклары да билгеле бит.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Бәйле