«Танышым кул тамырларын кисеп, дөнья белән хушлашырга омтылды, табиблар алып калды…»

-- Чулпан

Күршебезнең асылынып үлүе турында ишеткәч, имәнеп киттем. Тормыштан алай зарланмый иде кебек, кем уйлаган…//Татарстан яшьләре//

Мин аны яшь чагыннан бирле беләм, эшкә урнашып-урнашып карады, әмма ике-өч айдан артыкка түзмәде. Өйләнде, улы туды. Ике бүлмәле фатиры, алма кебек хатыны, улы булган яшь иргә тормышына куанып яшәргә дә яшәргә иде дә бит. Тормыштан ямь, тәм таба белмәде шул. “Капкаларга” яратты, хатыныннан көнләште. Баш төзәтергә дип хатынын буа-буа акча сорый торган булган. Ул үлгәч, хатыны елап та карамады. “Миңа андый пешмәгән, булмаган ир нәрсәгә?” – диде. Чыннан да, ул ирнең бу дөньядан китүе сизелмәде дә… Хатыны, икенче иргә чыгып, бәхетен тапты.

Таныш ханым дөньядан ничек тә китәргә теләве турында күптән инде ачыктан-ачык сөйли. “Ирем белән араларыбыз инде әллә кайчан суынды, ул миңа акча бирми, сөяркәсе янына йөри, улы белән кызыксынмый, мин боларны күтәрә алмыйм, яшисем килми”, – ди. Берничә ел элек куркыныч ниятенә чак ирешмәде ул: бер кап дару эчкән, табиблар көчкә коткарып калдылар. Аннан соң да лезвие белән кул тамырларын кисеп, дөнья белән хушлашырга омтылган ул, тагын табиблар алып калган.

Күптән түгел Казанның Гаврилов урамында берәү тәрәзәдән сикергән, аны сектантлар шул хәлгә җиткергән дип сөйләделәр.

Менә сиңа кеше гомере: кеше бүген бар, иртәгә – юк… Русиядә һәр мең кешенең 75-90ы гомерен үзе чикли дип укыдым. Илдә ел саен 60 мең кеше үз-үзенә кул сала икән.

Берничә ел элек, бер бакчачылык ширкәтенә рәислек иткәндә, үз бакчасы сараенда ир уртасы кеше асылынган иде. Эшендә авыр хәл килеп чыккан диделәр. Кешеләрнең характерлары төрле шул, кемдер нык, көчле рухлы, кемдер бик көчсез… Статистика күрсәткәнчә, Казанда ай саен урта яшьләрдәге бер кеше тормыш белән исәп-хисапны өзәргә омтыла, имеш. Белгечләр моның сәбәпләрен төрлечә аңлата. Алар арасында иң беренчеләре – “ялгызлык”, “мәхәббәт корбаны булу”, “тормыш авырлыгы”, “акча кытлыгы”. Шушы богаулардан котылу өчен кайберәүләр күңел тынычлыгын хәмердән, наркотиктан эзли. Андыйларны соңгы юлга нәкъ менә шулар этәрә дә инде. Чарасыз калганнар өчен “ышаныч телефоннары” барын-бар да, әмма башына гомерен чикләү уе кердеме, кеше тормышка ашыра шул аны…

Шунысы куаныч: республикабызда мәчетләр саны артканнан-арта. Кеше дини кануннар буенча яшәсә, мәчеткә йөрсә, күңел тынычлыгын, һичшиксез, таба. Шөкер, мәдрәсәләрдә шактый яшьләребез укый, намазга басучылар да күп. Тормышыбызда мәчет-мәдрәсәләрнең роле бик зур, алар кешедә өмет уты кабыза.

Әйе, кешеләрнең көчлесе бар, көчсезе… Мин дә көчсезләнеп алдым. 2014 елның октябрендә авыр кайгы килде: хатыным кинәт үлеп китте. Ир кеше өчен моннан да авыр хәсрәт бар микән? Үзем генә калдым. Канат шартлап сынды. Тормыш тукталды. Яза башлаган күпме китап, мәкалә… Казандагы татар ветераннарының “Яшәү яме” милли-мәдәни клубы белән эшләп килә идем. Шөгыль бар, илһам юк. Депрессия башланды. Кая барырга белмим, күңел сүрелгәннән-сүрелә. Балалар янымда, ләкин алар алар инде, әниләрен алыштыра алмыйлар. Дүрт ай уйланып ятып, “җиңеләя” башладым. Колачлап алып бара торган эшләрем тукталды.

Беркөнне иртүк тордым да, үземә болай дидем: хәсрәт дәрьясында яшәп булмый, мин эшкә чумарга тиеш! Заманыбыз геройлары, авырулары белән көрәшеп яшәп тә, рухлары сынмаган, гаять бай иҗатлары белән бөек шәхесләргә әверелгән Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйров турында уйладым. Хатын исән-сау вакытта “Сугыш чоры балалары” дигән китап язарга тотынган. Хатын вафатыннан соң сукырая башладым. Ә китапны Җиңүнең 70 еллыгына чыгарырга уйлаган идек. Аны язуда 28 автор катнаша, мин төзүче-мөхәррир дә. Бирешергә ярамый дип, үземне кулга алдым һәм әрсезлегем аркасында Чабаксарга барып, 2015 елда күзләремә операция ясаттым. Рәхәтләнеп күрә башлау зур бәхет булды. Китап та басылып чыкты, аны Казандагы тамаша залларының берсендә зур шәхесләр белән берлектә, зур концерт оештырып, олылап тәкъдим иттек.

Бик авыр чаклар була. Кайгы ишелеп төшә дә, аяктан ега, чарасыз итә, ачы сагышы белән җанны өтә. Язмыш сынавына бирешеп, тормыштан бизәме, әллә бар көчен, сабырлыгын җыеп, яшәү ямен яңадан тоеп яши башлыймы – һәркемнең үзеннән тора дип уйлыйм.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ. Казан.

Бәйле