«Елан чагып, хатыным чак үлемнән калды»

-- Чулпан

Җәй җитүне бармак бөгеп көтәбез, әмма табигать безне  эссе һавасы белән генә түгел, талпаннары, еланнары белән дә көтеп тора. Татарстанда инде еланнар уянган да. //Интертат//

Урман-елга буйларына барганда нәрсәне истә тотарга, еланнардан  ничек сакланырга? Бу хакта  Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман белән сөйләштек.  

–Антонина Алексеевна, Татарстанда нинди агулы еланнар яши?

–Безнең җирлектә агулы еланнардан гади һәм чүлдәге кара елан (гадюка)ны очратырга була. Алар икесе дә закон тарафыннан саклана һәм Кызыл китапка кертелгән.

–Кайсы районнарда еланнар күбрәк таралган?

–Кара еланнарның таралу ареалы мозаика сыман. Алар Европа һәм Россия территориясеннән алып, көньяк регионнар белән чикләнә. Кара елан ешрак Биектау, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Әлмәт районнарында очрый. Шулай ук төньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда да очратырга мөмкин. Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында кара еланны очрату мөмкин түгел. Ә менә чүл кара еланы (степная гадюка) урман-дала территорияләрен ярата. Аны бары тик Спас районында гына күрергә була.

–Еланнардан ничек сакланырга? Ул чакмасын өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

–Урманга барырга җыенасыз икән, иң элек кием-салымны карагыз. Нык тукымадан тегелгән иркен кием, озын кунычлы резин итек – иң кулае. Резин галош, итек аркылы елан тешли алмый. Шулай ук гөмбә яки җиләк җыйганда җиргә игътибар белән карагыз, ялгыш кына еланга юлыга күрмәгез.
–Агулы еланнарның активлык чоры кайчаннан башлана һәм алар нинди урыннарга туплана?

–Еланнарның активлык чоры апрель ахырыннан башлана һәм октябрьнең беренче яртысына кадәр дәвам итә. Бу – аларның парлашу, аталану чоры. Шуңа күрә еланнар аеруча да зәһәр була. Еланнар салкынча урынны ярата. Күп очракта  алар елга-күл буйларына яшеренә, ташлар арасына кача яки агач күләгәсендә ята.

–Аулак урында елан күрсәң нишләргә?

–Паникага бирелеп, кычкырып җибәрергә ярамый. Аяк белән тибү, таяк белән тию турында сүз дә булырга тиеш түгел. Еланга узып китү өчен шартлар тудырырга кирәк. Яки аның яныннан үзегез әкрен генә китү җаен карагыз.

–Елан чакса, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

–Беренче чиратта очлыкларның хәрәкәтләнүен чикләргә һәм зыян күрүчене тынычлыкта калдырырга кирәк. Бу – агу тән буйлап таралмас өчен эшләнә. Күп итеп су эчертегез. Әмма иң мөһиме – авыруны хастаханәгә илтү яки “Ашыгыч ярдәм” чакырту.  Бары тик табиблар гына дөрес дәвалану билгели ала. Әгәр үзегез белән антигистамин препарат булса, аны эчәргә мөмкин.
–Күпләр елан тешләгән урынны ярып җибәрергә, яндырырга, канын агызырга кирәк, дип саный. Бу дөресме?

–Юк, әлбәттә! Елан тешләгән урынга тию үк зур хата. Аны яндыру, кисү турында сүз дә булырга тиеш түгел, бу яраны тагын да тирәнәйә генә.

–Елан агуына каршы прививкалар буламы?

–Юк, елан чагу – авыру түгел. Шуңа күрә алдан ук елан агуының организмга тәэсиреннән сакланып булмый. Иң яхшы саклану чарасы – елан белән очрашкач, тешләвенә юл куймас өчен үз-үзеңне дөрес тоту.

–Еланнар кеше исен ничә метрдан сизә?

– Сөйрәлүчеләрнең тою рецепторлары бик сизгер. Бу сәләт аларга үзләренә куркыныч тудыручы ерткычны яки табышны ерактан ук сизү мөмкинлеге бирә. Алар шулай ук туфрак аша бара торган чайкалуларны да тоя. Бу – берничә метр ераклыктан атлаучы аяк тавышын ул шундук ишетеп ала дигән сүз. Елан кешегә беренче булып ташланмый, ул саклана гына. Шуңа күрә табигатькә ялга чыккансыз икән, башта ул урынны игътибар белән карагыз.  Әгәр сайлаган җирегез елга-күл буе, таш арасы яки агачлык булса, бигрәк тә.

«Елан чагып, хатыным чак үлемнән калды”

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яшәүче Шаһиевлар гаиләсе җәйне, җиләк чорын шөбһәләнеп көтә. Ник дигәндә, узган ел хуҗабикәне җиләккә барган җирдән елан чага. Дүрт көн реанимациядә үлем белән көрәшә ул.

–Июльнең 13ендә хатыным белән каен җиләгенә менеп киттек, – дип искә ала ул көнне гаилә башлыгы Рәис абый Шаһиев. – Авылдан өч чакрым ераклыкта, “Мәктәп посадкасы” дигән җиргә. Ерымның икебез ике ягында җиләк җыя башладык. Берзаман хатыным Рәзифә: “Ой!” дип кычкырып җибәрде. Йөгереп килдем дә минәйтәм, ни булды? “Мине кәлтә тешләде” ди. Урта бармагында ике теш эзе калган. “Чирәмне ачып кына җибәрдем, шундук каптырып алды”, ди. Үзебезчә, тешләнгән урынны су белән юдык, кулъяулык белән жгут итеп бәйләп тә куйдык. Җиләк кайгсы калмады, авылдан машина чакырттык. Ул килеп җиткәнче әзрәк атлый тордык. Берзаман хатынымның хәле китә башлады. Урман кырыена ятып торган иде, “Рәхәт икән” ди. Атларлык та хәле калмаган, аңын җуя башлады.  Машина килгәч, Үчәле авылына медпунктка төшеп киттек. Анда беренче ярдәмне күрсәттеләр-күрсәтүен, тик еланга каршы дару юк, диләр. Хатыныма  бер-ике шешә система куйдылар. Шуннан соң без инде аңа әллә ни игътибар итмәдек, үтәр әле дип кайтып киттек. Әмма Рәзифәнең кулы шешә башлады. Төнлә исә бүрәнә кадәр, зәп-зәңгәр булды. Керфек тә какмады, мескенем. Шулай азаплана торгач,  төнге 3тә кияү кайтып алды, Чаллыга киттек. Анда да антибиотик юк диделәр. Хатыным инде бу вакытта аңына килеп-килеп кенә ала башлады. Кулы гына түгел, муеннарына кадәр зәңгәр төскә керде. Су да йота алмады.  Шулай итеп реанимациягә салдылар. Дүрт көн үлем белән көрәште шунда. Ике атна буе хастахәдә ятты. Аның белән генә бетмәде, бер ел буе даруда тора. Инде хәзер хатыным болынга чыгарга да курка. Бу вакыйга зур сабак булды.

20 ел элек мине дә чаккан иде елан. Аякның балтыр өлешен эләктергән. Бәхеткә, Үчәледә миңа шундук укол кададылар. Шунлыктан агу таралмый калды.

Табиб-токсиколог: “Хатын-кызларның кулын, ир-атларның аягын чага”

– Узган ел Токсикология үзәгенә 37 мөрәҗәгать кабул ителде, 28 кешене хастаханәгә салдык, – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгың баш токсикологы Алия Насыйбуллина. –  Күп очракта еланнар кешегә дала яки урманда ташлана. Хатын-кызларның – кулын, ир-атларның аягын тешли. Елан чакса,  кул-аякның хәрәкәтен чикләргә кирәк. Кулны тәнгә бәйләгез, ә аякны асылган халәттә тотыгыз. Зыян күрүченең кан басымы уйный башлый, шуңа күрә күп күләмдә су эчертегез. Аллергиягә каршы препаратлар (Супрастин, цетрин) бирергә кирәк.

Әгәр елан авыл җирлегендә чакса, кичекмәстән  район үзәк хастаханәсенә яки травмпунктка барыгыз. Казанда исә бу – бердәнбер токсикология үзәге 7нче хастаханәдә урнашкан.

“Антигадюка” сывороткасына карата да табибның үз карашы бар.

–Район поликлиникасында яки хастаханәдә сезгә “Антигадюка” препаратын тәкъдим итәләр икән, моны бары тик реанимация бүлеге булган стационарда гына кадатырга мөмкин. Чөнки ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин, – ди Алия Рөстәм кызы.

Елан тешләгән урынга килгәндә исә, очлыкка жгут салырга ярамый. Елан чакканда болай да лимфа зыян күрә, аны исә буып та куйсагыз, гангренага кадәр барып җитәргә мөмкин. Тешләнгән урынга салкын да куярга ярамый, бу тукымалар өчен зыянлы. Елан агуын авыз белән суырып алуның да зур мәгънәсе юк. Моның өчен авыз куышлыгында, казналарда, ирендә бер генә яра эзе дә булмаска тиеш. Әгәр җәрәхәт булса, ул, киресенчә, зарарлы гына.

Элек елан тешләүдән зыян күргән пациентны аякка бастыру өчен бер ай вакыт кирәк иде. Шөкер, бу вакыт хәзер кимеде. Без ике атна эчендә пациентны аякка бастырабыз. Моның барысына да вакытлы матбугатлар “гаепле”. Халык хәзер елан тешләгәч нишләргә ярамый, нәрсәләр эшләргә икәнен газетадан укып, телевизордан карап, безгә әзерлекле булып килә. Шуның белән алар үз хәлләрен генә түгел, безнең эшне дә җиңеләйтә.

Токсикология үзәгенә 37 ел. Шушы вакыт эчендә кара елан чагудан үлгән кеше юк. Ә менә елан муенны тешләсә, кеше һәлак булырга мөмкин. Дөрес, бу да елан агуыннан түгел, ә сулыш органнары шешүдән. Агу үзе кан халәтенә тәэсир итә, ул куера.

Алия Насыйбуллина сүзләренчә, быел әле елан чагып, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән кеше юк. Бу көннәрнең салкын торуына бәйле. Былтыр исә “сезон” 9 майдан соң башланган.

Чулпан ШАКИРОВА

Бәйле