Данир Сабиров өшкерүчеләргә баруын сөйли

Күптән түгел юмор остасы, җырчы Данир Сабиров күз тидерүе турында сөйләгән иде. Аннан соң ул берничә концерт биреп, чит илдә ял итеп кайтты. Хәзер җырчының хәле ничек икән? //Интертат.ру//

«Яңа елдан соң үземне башка төрле хис итә башладым. Хәлсезлектән интектем, кәефсез йөрдем. Һәр артистның өшкерә торган «әбисе» була дигәндәй, мин дә бер әбигә бардым. Ул «сиңа күз тигән», диде. Күз тиюгә тулысынча ышанам дип әйтә алмыйм, 50гә 50. Шулай да әбигә дә, мәчеткә дә йөрдем, өшкерделәр. Моннан тыш, дарулар эчеп дәваландым. Әйтергә дә куркам, хәзер хәлем яхшырак, Аллага шөкер», — дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.

Җырчының ни өчен интернет челтәренә фотоларны сирәк урнаштыруы белән дә кызыксындык. «Мин аралашучан, һәркемгә ачык кеше. Вакытым булса, рәхәтләнеп интернетта утырыр идем. Тик моның өчен вакыт җитми. Күп очракта фото-видеоларны тормыш иптәшем Миләүшә урнаштыра, ә мин мөһимрәк эшләр белән шөгыльләнәм», — диде Данир.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле