Рамазан аеның башы: Казан мәчетеннән сәдака тартмасы урланган, авыз ачтыру ризыклары югалган

-- Гузель

Изге Рамазан ае башлануга, республиканың төрле мәчетләрендә авыз ачтыру кебек саваплы һәм изге чаралар үткәрелә башлады. Чын күңелдән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, дип көн дәвамында ураза тотучылар өчен табын әзерләнә, һәм ул табынга дигән ризыкның да күпчелек өлешен мәчетләргә мөселманнар үзләре китерә. Казанның Горький Шоссесында урнашкан «Рамазан» мәчетендә, әйтик, узган ел көненә 158әр кешене авыз ачтырганнар. Мәчеттә урын җитмәгәндә, хәтта идәнгә җәеп тә урыннар әзерләгәннәр, изге йортның имам-хатыйбы Солтан хәзрәт әйтмешли, күңелең киң булса, һәр кешегә дә урын табыла ул. //Безнең гәҗит//

БАШТА ИТ УРЛАГАННАР, СОҢЫННАН СӘДАКА ТАРТМАСЫН

Быел да шушы матур чараны дәвам итәргә планлаштырганнар. Мәхәлләдәгеләр генә түгел, шәһәр мөселманнары да үзләреннән өлеш кертергә ашыккан: кемдер аш пешерү, чәй кайнату өчен чиста су алып килсә, кемнәрдер шикәр яки он биргән, икенче берәүләр йөзем, финики кебек җимешләр китергән. Ризык белән генә түгел, акча белән булышучылар да шактый булган. 100 сумнан башлап, 1000 сумга кадәр сәдака китергәннәр. Бу акчаларга мәчеттә ризыклар сатып алганнар, аларны авыз ачтырганда табынга куярга дип саклаганнар.

– Халкыбыз рамазан аена бик игътибарлы, ул игелек кылырга, авыз ачтыру кебек саваплы эштә үз өлешләрен кертергә ашкына. Шактый ризык тупланган иде. Хәтта татлы, баллы ризыклар, мәсәлән чәк-чәкләр пешереп китерүчеләр дә булды. «Сезгә әбиләр, бабайлар, мохтаҗлар киләләр бит, бездән дә өлешебез керсен, шул очракта, Аллаһы Тәгалә безне дә җәннәткә иңдереп, шатландырыр», – дигән изге нияттә аларның күңелләре. Халык арасында итләр алып килүчеләр дә шактый иде. Мәчетебездә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, без бина эчендәге суыткычларны сүндереп торган идек. Итләр бозылмасын дип, аларны мәчет территориясендә урнашкан бер «будка»га чыгардык. Берничә көннән «будка»га кереп карасам, итләр, пилмәннәр, авылдан килгән каймаклар юкка чыккан. Тукта, үзебезнекеләр арасында берәрсе алып, башка урынга куйды микән әллә, дип уйлап, сораштыра башладым. «Юк, хәзрәт, – диләр. – Кичә шунда торалар иде бит әле!» Аптыраштык. Барлыгы бергә, өстән-өстән генә санаганда, 10 мең сумлык продукцияне алып чыгып киткәннәр. Ярар, хәере белән булсын инде, дип уйладык та, мәчеттәге төзекләндерү эшләрен тиз арада төгәлләп, продукцияләрне мәчеткә кертеп куйдык. Тик безгә булган һөҗүмнәр бетмәгән икән әле: икенче көнне үк сәдака тартмасын урларга маташтылар, – дип аңлата Солтан хәзрәт.

IMG_1455

Тартманы тимергә «ябыштырып» торган йозакта кискән һәм чүкеч белән сугылган урыннар әле дә бар

Тартманы тимергә «ябыштырып» торган йозакта кискән һәм чүкеч белән сугылган урыннар әле дә бар

Ә вакыйга болай булган: 26нчы май көнне, төнге 12ләр тирәсендә мәчеттә сакчы булып эшләүче кеше намазын укып бетергән дә, тәрәзә янына килеп караган. Күрә, берәү сакта тора, тагын ике егет, перчаткалар киеп, мәчет капкасына беркетелгән сәдака тартмасын ачып маташа. Пычкы сыман әйбер белән чиратлашып кискәләп тә караганнар, йозакны чүкеч белән дә ватканнар, тик алып китәргә генә өлгермәгәннәр: мәчет хезмәткәрләре полиция чакырткан.

– Ярый әле алар тиз килеп җитте, Аллага шөкер. Полиция килгәнен күрүгә, берсе – бер якка, калган икесе урман эченә торып чаптылар. Әгәр тагын ярты сәгатькә генә булса да полиция соңга калса, алар пычкы белән йозакны кисеп, тартманы урлап китәчәкләр иде. Бу егетләрнең сәдака тартмасын урларга тырышуларын үз күзләребез белән карап тордык, тик берни эшли алмадык. Хезмәткәрләремә: «Урамга чыгып йөрмисез», – дип, алдан ук кисәттем. Чөнки мондый эшкә барган кеше, ул җинаять кылудан да куркып тормый, иманы зәгыйфь була аның. Безнең ул тартмада әллә ни күп акча да җыелмаган иде, тик алар барыбер акчага алданып, шундый гөнаһ гамәл кылдылар. Һәм шунысы да кызганыч: егетләр бик яшь иде, күп дигәндә, 20 яшьләр генә биреп буладыр аларга. Бу хәлләр барысы да видеокамерага төшерелгән, ләкин әлегә җинаятьчеләрне тапмадылар.

Солтан хәзрәт мондый һөҗүмнәрнең элегрәк тә булуы хакында сөйли.

Солтан хәзрәт мондый һөҗүмнәрнең элегрәк тә булуы хакында сөйли.

 

БУ – БЕРЕНЧЕ ОЧРАК ТҮГЕЛ

Шунысы да бар, «Рамазан» мәчетенең караклар белән очрашуы беренче мәртәбә генә түгел. Узган ел да сәдака тартмасына кул сузу очраклары күп булган. Берсендә хәтта, тартманы кисеп, урлап ук киткәннәр, соңрак аны зират эченнән буш килеш табып алганнар.

Инде менә быел кешеләрне авыз ачтыру өчен дип җыелган ризыклар да югалгач, Солтан хәзрәт әйтүенчә, мәчеттәгеләр пошаманга төшкән. Авыз ачтыруны ничек башкарып чыгарбыз инде, дип борчылганнар. Тик якын-тирәдә яшәүче халык, бу хакта белеп алгач, мәчеткә дөге, карабодай, май кебек продукцияләр алып килә башлаган. Үзләренчә ярдәм кулын сузарга тырышканнар.

– Бу – авыз ачарга килгән мөселманнар өчен генә түгел, мохтаҗ кешеләрне дә ашатырга, дип исәпләнгән продукция иде. Чөнки без гади эш көннәрендә дә, көн саен диярлек, ялгыз калган, мохтаҗ булган, авыр хәлгә эләккән бабайларны ашатырга тырыша идек. Чөнки хатын-кыз ирсез калса да, барыбер югалмый. Ә ир кеше, хатыны үлгәч, бөтенләй югалып кала. Безнең берничә бабай бар: хатыннары үлгәч, ашарга пешерүче дә юк, алар шулай ачыгып йөриләр. Аларны чакырабыз, ашатабыз. Аннан соң мәчеткә мохтаҗларга дип китергән ризыкларның бер өлешен, өйләргә чыгып, мохтаҗларга таратып та чыгабыз. Район буенча күп балалы авыр хәлдәге гаиләләр, инвалидларның исемлеге бар бездә. Урысмы ул, татармы, бернигә карамастан, шул ризыкларны өләшәбез. «И хәзрәт, ничә ай кызыл ит ашаган юк иде, тавык итен алабыз үзе, тик сарык, сыер итенә акча җитми бит. Рәхмәт сезгә», – дип сөенеп калучылар күп була иде. Ә хәзер шул ризыклар урланды. Бу – урлашу гына түгел, башка кешенең хакына керү. Алар мәчеттән урламыйлар, халыктан, мохтаҗлардан, ураза тотучылардан урлый. Кеше хакына кергәч, кешене рәнҗеткәч, мохтаҗлар ризыгын алгач, алар шушы мохтаҗларның авырлыкларын үзләренә алалар. Әле рәнҗешләрен дә алырга мөмкиннәр. Ул Аллаһ алдында тыелган зур гөнаһлардан санала. Кешегә яманлык эшләсәң, көт: иртәме-соңмы шушы начарлыкның нәтиҗәсе киләчәк, аны күрәчәксең дип, Аллаһ та бит Коръән аятьләрендә пәйгамбәребезгә иңдергән. Аллаһы Тәгаләнең җәзасы иртәме-соңмы, бер булачак бит. Алар урланган ризыкларның рәхәтен күрә алмаслардыр. Кайвакыт кеше, урлап-талап, байлыкка да ия булырга мөмкин, тик андый мал ничек җиңел керсә, шулай җиңел китеп тә бара. Бер генә мисал. Бер егет сөйли: «Хәзрәт, хатын кайдандыр укыган, су счетчигына магнит куйсаң, ул акчаны кимрәк чутлый икән, ди. Бу, миңа әйтмичә, куйды моны. Шул көннән алып, машинам белән камерага эләгеп, безгә килгән штрафларның саны күзгә күренеп артты бит – 15 мең сумлык булды хәтта, – ди. – Шушы штрафларны җыеп, хатынга күрсәттем: «Менә синең экономияң. 500 сум саклап калдың, 15 мең сум булып чыкты», – дидем», – ди. Иң кызыгы – магнитны алып куйгач, штрафлар да кимегән. Югыйсә, элек ничек йөргән, магнит куйгач та шулай ук хәрәкәт иткән ул машинасында – дип сөйли Солтан хәзрәт.

Шунысы да бар: видеокамерадагы язмалардан күренгәнчә, егетләр сәдака тартмасын кисеп ятканда, урамнан машиналар да узып йөргән. Һәм аларның бу эшне күрми калулары бик икеле булыр иде. Тик берәү дә егетләрне туктарга кушып кисәтмәгән һәм полиция чакыртучы да булмаган. Монысы инде, күрәсең, битарафлыктыр.

Иң куркынычы шул: бу – Казандагы мәчетләрне баскан беренче очрак кына түгел. Узган ел да Рамазан ае башлангач, Васильево бистәсендәге «Ихлас» мәчетенең сәдака тартмасын ватканнар иде. Аннан 2 мең сумлап акча алганнар. «Әниләр» мәчетендә дә шул ук хәл булды. Бу вакыйгаларның нәкъ менә мөселманнар өчен изге ай алдыннан гына эшләнүе дә шик тудыра. Әллә җинаятьчеләр халыкның нәкъ менә ураза аена кергәч игелекле гамәлләр кылырга һәм сәдака салырга ашыгуын күз уңында тотып эш итә – белмәссең.

Инде киләчәктә дә мондый хәл кабатланмасын өчен, «Рамазан» мәчете территориясенә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырырга җыеналар.

– Сакланганны Аллаһ саклар, диләр бит. Башка әйбер эшләп булмый инде монда. Чөнки һөҗүм итәргә теләгән кеше юлын барыбер таба ул. Инде хәзер камера куйдырырга булдык. Ичмасам, урласалар, бәлки табылырлар. Кешеләрнең күңелендә хәзер Алла да юк, мулла да юк. Үткән ел корбан гаетеннән соң көпә-көндез сәгать биштә килеп, каерып бер алып киткәннәр иде безнең сәдака тартмасын, – дип сөйли «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы.

Шушындый кыенлыкларга да карамастан, ураза башланганнан бирле мәчеттә авыз ачтырулар үткәрелеп тора. Иң беренче көнне 120 кеше җыелган булган. Тик мәчет мөселманнарның ярдәменә барыбер дә мохтаҗ. Шуңа күрә, әгәр продукция белән, яки акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр булса, +79510673370 номеры аша Солтан хәзрәтнең ярдәмчесе Закир хәзрәткә яки редакциягә шалтыратырга мөмкин.

Бу вакыйганы коточкыч дип атау гына да аздыр. Дин йортларын басарга һәм урлашырга кешеләрне нәрсә мәҗбүр итә? Акчасызлыкмы, әллә җиңел акча эшлисе килүме? Эшсезлекме, әллә эшкә урнашып акча табу теләге булмаумы… Тәрбиясезлекме, әллә имансызлыкмы? Вариантлар күп булса да, аларның берсе дә җинаятьчене акламый. Зиратларны җимергәч, бер аһ иткән идек, мәчет басулары – икенче тапкыр шаккаттырды. Хәзер җинаятьчеләрне тапсыннар да, кылган эшләре өчен җавап тотсыннар дип телисе генә кала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий