Ураза тоткан кешенең нинди эшләре уразасын бозмый? Бу сорауга җавапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирде.
Уразаны бозмый торган гамәлләр:
— сатып алыначак ризыкны татып карау;
— балага ризык чәйнәп бирү;
— күзгә сөрмә тарту;
— мисвәк белән тешләрне пакьләү;
— кан алдыру;
— сөлек салдыру;
— госел коену.