Ураза тотмаучылар фидия сәдакасы түләп гөнаһлардан арына алырмы? [дин]

-- Гузель

Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Изге Коръәндә «Бәкарә» сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән: «Әй, иман китергән кешеләр, сезгә кадәрге кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалардан булырсыз». Быел 27нче майда беренче көн ураза тоттык, 24нче июнь көнне исә уразаның соңгы көне. 25нче июньдә – Гает бәйрәме узачак. //Безнең гәҗит//

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Кеше таң атканнан алып, кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен, без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләрдән үзебезне сакларга тиеш. Моның хакында, билгеле, һәр мөселман беләдер. Әмма күпләребез белмәгән, ләкин шул ук вакытта иң еш яңгырый торган сорауларга дин әһелләреннән җаваплар тәкъдим итәбез.

ӘГӘР КЕШЕ НАМАЗ УКЫМАСА, АНЫҢ ТОТКАН УРАЗАСЫ КАБУЛ БУЛАМЫ?

САМИГУЛЛИНКамил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, ТР мөфтие:

– Русларда шундый мәкаль бар: «Горит сарай, гори и хата!» – диләр. Шуны күз уңында тотыпмы, кайбер мөселманнар, мин намаз укымыйм, димәк, ураза да тотарга кирәкмидер, минем тоткан уразаларым кабул булмастыр, дип уйлый. Ләкин ахирәттә кеше боларның һәммәсе өчен аерым-аерым җавап бирәчәк. Ягъни, намаз укымаганы өчен – аерым, ураза тотмавы өчен – аерым. Шуңа күрә, намазда булмаса да, кеше куелган таләпләргә тугры калып, тиешенчә уразаны тотса, аның уразасы һичшиксез кабул булыр, һәм ахирәттә ул ураза тотмаганы өчен булса да җавап бирмәс.

КЕМНӘРГӘ УРАЗА ТОТМАСА ЯРЫЙ ҺӘМ ФИДИЯ СӘДАКАСЫНЫҢ КҮЛӘМЕ?

ВалиуллинРөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН, ТР Мөфти урынбасары:

– Рамазан аенда кеше ике сәбәп белән ураза тотмаска мөмкин. Беренчесе – авыру сәбәпле. Бу сәбәпле тота алмый икән, рамазаннан тыш айда көнне көнгә тотып бетерә: бер көн калдырса – бер көн, ике көн калдырса – икене. Икенче сәбәбе сәфәрдә булу. Берәр адәм баласы сәфәрдә булганда, аның сәфәре дөрестән дә ураза тоткан кешегә уңайсыз булып санала икән, бу очракта ураза тотмаска рөхсәт. Ләкин сәфәр белән сәфәр арасында аерма бар. Кайберәүләр менә мәсәлән, машинада утырып авылга кайткан көнне мин ураза тотмасам мөмкинме, диләр. Кеше аңларга тиеш: ул, мәсәлән, Казаннан якын-тирәдәге районга кайткан очракта, юл ике сәгатьтән артык вакытны алмый бит инде, аңа мәшәкать тә китерми – монда уразаны өзүдән хикмәт юк. Ә инде, дөрестән дә, кеше ерак сәфәргә чыга икән, аның сәфәр көннәренә рамазан ае эләгә икән, сәфәре ниндидер сәбәпләр аркасында кичектереп тормаслык булган икән, анда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Андый очракта кеше уразасын тотмый, ләкин башка уразадан тыш көнне уразасын каза кылып тота.

Әгәр дә кеше авыру икән, һәм аның авыруы беркайчан да узмау сәбәпле, аңа ураза тотарга һичкайчан ярамый икән, ул мондый очракта фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Хәзерге вакытта бер көн өчен фидия сәдакасы – 200 сум булып билгеләнде. Әгәр дә кешенең фидия түләрлек тә хәле юк икән, ул да аның җилкәсеннән төшә һәм ул сәдаканы ала торган кеше булып кала. Шулай иттереп, аның төп бурычы: кем аңа садака бирә, ул аны алып, тиешле догасын укырга тиеш була.

Кайбер очракта бездән сорыйлар: нигә сез фидия сәдакасын сумлап куясыз, элек алай булмаган бит, диләр. Ә башка намаз укучы, ураза тотучы кешеләр әйтә: хәзрәтләр, сез безгә санап кына бирегез дә, безгә алай җиңелрәк була, диләр. Шул ук вакытта икенче сорау туа: әгәр кеше бу сәдаканы бирә алмаса, диләр. Бирә алмаучы кеше өстеннән фидия йөкләмәсе төшә, һәм ул бирүчеләрдән фидия һәм фитра сәдакаларын кабул итеп алучы, материаль яктан хәлсез кеше була. Фидия сәдакасы күләме – бер көн калган ураза өчен кимендә 200 сум.

Ни­саб­ка кил­гән­дә, зәкәт ни­сабы – ал­тын хи­са­бы бу­ен­ча 198 мең сум дип бил­ге­лән­де. Ягъни ке­ше­нең ел дә­вамында 198 мең сум  һәм аннан артык ак­ча­сы, яки шул суммада алтын, көмеш, кыйммәтле кәгазьләре, товары  булып, шул күләмнән ел дәвамында ки­ме­мәсә, ул шә­ри­гать бу­ен­ча бай ке­ше са­на­ла һәм шул малының 2,5 процентын ул зәкәт рәвешендә түләргә тиеш. Фитыр сәдакасын мөселманнар тоткан уразаларының ким­че­лекләрен каплар өчен бирәләр. Аның күләме арпа һәм йөзем күләменнән чыгып бәяләнә. Быел ул 100-600 сумны тәшкил итә. Ке­ше үз хә­лен үзе аңлый һәм кай­сы ка­те­го­рия­гә­ кер­гә­нен дә бе­лә.

РАМАЗАН АЕНДА УРАЗА ТОТУДАН ТЫШ, ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛУ ДА КИРӘКМЕ?

СултанСолтан хәзрәт Мурадымов, «Рамазан» мәчете имам хатыйбы:

– Пәйгамбәребез әйткән: шушы айда тәүбә итәргә, гөнаһлардан арынырга, алардан сакланырга тырышыгыз, тән белән генә түгел, күңел, уй, ният белән дә начар уйлардан саклансак, изгелек кылсак, ул вакытта тоткан уразаларыбыз кабул булыр, иншаллаһ, дигән. Пәйгамбәрнең вәгъдәсе бар: кемдә кем Аллаһ хозурында ураза тотса, рамазан айларын изгелекләр белән уздырса, андый кешенең ихластан кылган изгелеге аны сабый бала кебек итә, бөтен гөнаһларыннан да арындырачак, ди. Бу изгелекләр, кем белгән, бәлки намазларыбыз булмаса да, безне җәннәтле итәр. Әйтик, тукта әле, мин ураза тота алмыйм инде, тик авыз ачтыра алам бит, шушы изгелегем бәрабәрендә гөнаһларым гафу кылыныр дип, фикер йөртсәк, ялгышмабыз. Күптән түгел бер риваять укыдым. Мансур исемле пәйгамбәребезнең шәкертләреннән дәрес алган бер изге җан үлеп китә. Бик күп хаҗлы булган, намазлар укыган, күп мәртәбәләр ураза тоткан була ул. Бер атнадан соң малаеның төшенә керә бу. «Әти, нишләп шул ук мизгелдә түгел, озак торганнан соң гына килдең төшемә?» – дип сорый улы. «И улым, эшем авыр иде, гамәлләрем өчен җавап бирә идем», – ди ата кеше. Улы моңа әйтә: «И әти, син дә кермәсәң, тагы кем җәннәткә керсен инде, син бит 30 ел рәттән җәяүләп хаҗ кылдың, бу бик саваплы бит!» Моңа җавап итеп, әтисе сөйләп бирә: «Үлгәч, Аллаһ алдына бастым. Ул миңа: «Нинди изгелекләрең бар, Әбү Мансур?» – диде. «Минем хаҗларым бар», – дидем. «Юк, хаҗларың болай гына – мактасыннар, хаҗи дип әйтсеннәр өчен генә эшләгән эш иде ул», – диде. «Минем намазларым бар, биш вакыт намаз укыдым», – дидем. «Юк, кайбер вакытларда тәнең белән намазда булсаң да, күңелең белән барыбер әллә кайларда, басуда, өеңдә, гаиләң белән – кыскасы, бөтен җирдә булдың, Аллаһы Тәгалә белән генә булмадың», – диде. Шулай итеп, намазларым да кабул булмады. «Йа Раббым, минем төннәр буе укылган тәхәҗҗүд намазлары бар бит», – дидем. «Аның да яртысы йоклап узды бит, чын ихластан укылмады, – ди. – Тагын изгелекләрең бармы?» «Уразаларым бар. Гомерем буе 60 ел рәттән, ел саен рамазан аен уразада уздырдым бит», – дидем. «Ул уразаларыңны тәнеңне рәтләү – ябыгу фикере белән генә тоттың бит», – ди. «Йа Раббым, башка изгелегем юк инде минем, ахрысы», – дип, күңелсезләнеп киттем. Аллаһ әйтте: «Юк, бар иде. Бер кеше дә күрмәгән вакытта, син юл уртасыннан барганда бер таш ятканын күрдең. Тукта әле, башкаларга зыян булмасын, терлекләр монда абынып, аякларын сындырмасын, дип әйтеп, бу ташны, ул авыр булса да, күтәреп читкә алып куйдың. Кешеләргә яхшылык тисен, дип эшләдең бу эшеңне. Башкаларны кызгандың. Шушы изгелегең кабул булды. Шуның исәбендә, бөтен гөнаһларыңны гафу итәм, сине җәннәтле итәм», – дип әйтте миңа Аллаһы Тәгалә», – ди. Менә шуңа күрә беркем дә белми, нинди изгелек нигезендә без җәннәтле булырбыз һәм шуңа күрә шушы изге Рамазан айларында гөнаһлардан тыелырга, изгелек кылырга тырышыйк.

Пәйгамбәребез сәхәбәләреннән сорый бит: «Чын хак мөселман кем ул? Кем ул күңелендә Аллаһка бераз булса да гыйшкы булган кеше?» Сәхәбәләре аңа: «Намаз укыган, ураза тоткан», – дип, үз мисалларын әйтә башлыйлар. Пәйгамбәребез әйтә: «Юк, чын мөселман, дини кеше ул шулдыр ки – кемнең кулыннан, кемнең теленнән башкалар зыян күрми», – ди. Мөселман кеше ул тормышны үзенә генә файда килсен дип түгел, башкаларга да файда булсын, дип яшәргә тиеш, башкаларны кызгану, башкалар турында уйлау булырга тиеш аның күңелендә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Һәр изгелекнең нәтиҗәсе бу дөньяда үзеңә кире киләчәк, бераз гына булса да син изгелек эшләсәң, тузан бөртеге кадәр, хәтта әллә ни ис китәрлек әйбер булмаса да, ул чын күңелдән эшләнгән булырга тиеш. Һәм шушы изгелекнең, игелекнең яхшы нәтиҗәсен бу дөньяда күрәчәксез», – ди.

Айгөл ЗАКИРОВА

 

Бәйле