«Рафик юлда туктап, каршыдагы машинага чыккан. Үлеме бөтен авылны тетрәндерде»

-- Гузель

Адәм баласының дөньяга килер сәгате дә, китәр сәгате дә бары тик Хак Тәгаләгә генә билгеле. Күкләрдәге гомер агачының синең исемең язылган яфрагы өзелеп төштеме, бакыйлыкка китәсең. //Безнең гәҗит//

Менә минем яраткан күрше апам да китеп барды, мин аны соңгы юлга озата да алмадым. Бәхилләшүен бәхилләшкән идек инде анысы. Элек авыл радиосыннан кем вафат булганын, кабер казырга, җеназага барырга кирәклеген кат-кат кабатлыйлар, авыл халкы барысын да белеп тора иде.

Бик булган иде күрше апабыз. Ул күршегә килен булып килгәч, миннән аңа «җиңәчи апа» дип әйттерделәр. Үзе исә әнигә килгән көннән «чибәрем апа», диде. Аның апасы белән әни «чибәрем» диешәләр иде. Элек бит якын кешегә исем белән әйтмиләр иде, имеш, ул исемне шайтан ишетә дә, урлый. Шулай ук җиңәчи апа үзе дә Гаязетдин абыйга беркайчан да исеме белән әйтмәде, «сиңа әйтәм» генә дия иде, кешегә «безнеке» дип сөйли иде. Ә Гаязетдин абый аңа «ухимә» дия иде. Ник шулай әйткәндер, гомер буе шулай диештеләр. Матур яшәделәр. Әле алар өйләнешкәндә Фатыйма әби дә исән иде. Аннары Ташкенттан улы Расыйх белән Ләйли апалары кайтты.

Расыйх абый армиягә өйләнеп китте. Үзе киткәч, улы туды. Җиңгәчи апаларның үзләренең дә ике малайлары туган иде инде ул вакытта. Фатыймә әбине кадерләп бакыйлыкка озаткач, Ләйли апа монда калды. Бик тату яшәделәр, әле Расых абый кайткач та бергә тордылар. Ике гаиләдә 7 бала гөр килеп үстеләр. Бер генә ызба бит, шунда сыйдылар, бер тавыш чыкмады.

Безнең бөтен тормышыбыз алар белән иде, чөнки ирсез йортта гел нәрсә булса да ватыла. Күрше абый «әһ» тә дими, кереп җитә иде. Әнигә: «Елама гына, барысын да эшлим», – дия иде. Сарыкларны суярга да, итен тапап куярга да ул. Ул елларда ирләр Ташкентка бәрәңге сатарга баралар иде. Вагоннарга капчыклап төяп ташыйлар иде. Ул чакта шул бер бакча бәрәңге ашата иде кешене, әле авыл Советы белешмә бирсә… Безнең бәрәңгене дә алып китә иде ул.

Җиңәчи апаның да кулы алтын иде, аның бер генә дә белмәгән эше булмады. Әле төнлә әни белән салам урларга да баралар иде. Бервакыт, әле баласы туган гына иде, төнге 10да әни белән кырга эскерттән салам алырга киттеләр. Алар китүгә буран кузгалды. Мин дә аларда идем, бала елый, Ләйли апа нишләргә дә белми, үзебез дә елап беттек. Ә алар адашып йөргәннәр, таң әтәчләре кычкырган тавышка гына авылга таба борылганнар.

Буада шикәр заводы төзелеше башлангач, Расыйх абый гаиләсен алып Буага күчеп китте. Әле киткәннән соң да гел килеп йөрделәр, аларның 5 баласы гел монда булды. Аннары Гаязетдин абыйның апасының кызлары әниләренең туган йортын үз итеп, кунакка килерләр иде. Авырсынмады, җиңәчи апа, каршы алды, озатты. Тәмлесен пешерде. Аның өстәлендә гел зур табак белән пешкән кабартма, пешкән йомырка торыр иде. Һәркөнне камыр ашлары пешереп торды.

Ул елларда халык бертөрлерәк яшәде шул, һәр нәрсәгә налог бар иде: иткә, сөткә, бәрәңгегә, йонга, йомыркага, тәмәкегә… барысын да хәтерләп бетереп булмый. Үз тавыгыңның йомыркасын, үзең сауган сөтне дә теләгәнчә файдалана алмый торган заманнар иде. Ул чакта да баерак кешеләр бар иде инде, алар белән сүз килеп чыкканда, җиңәчи апа бер генә сүз әйтә: «Наше перед кына». Без көлә идек. Әни кайвакытта, Фәхриҗиян, итәк җилең белән ишек ябасың, бигрәк уңган бит син. Дүрт малаең бар, сиңа ярарлык килен булмас, дия иде. Ә ул көлә генә: «Әй, чибәрем апа, юкка кайгырма, әле. Миңа килен кирәкми, 3 малаемны өйләндереп чыгарып җибәрәм, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, миңа яраклы киленне кечкенә улым табачак», – дия иде. Тату яшәде алар, йортларында бер начар сүз, сүгенү сүзе булмады. Ике уллары Германиядә хезмәт итте. Рафик кайтканчы, Җәүдәте китте. Ул чакта 3 ел иде шул.

Рафик, өйләнергә уйлагач, Җәүдәткә хат язган: «Нанам, мин өйләнергә җыенам. Сине җибәрмәсләр, сиңа, Рафик үлде, дип, телеграмма бирәм, курыкма, кайтырсың», – дигән. Фәрештәнең, амин, дигән чагына туры килгән шул бу хат…

Рафик армиядән кайткач «Волга» машинасында партоешма секретарен йөртте. Бер көнне аны сессиягә киткән шофер машинасы белән урманга җибәргәннәр. Кеше машинасы булгач, бөтенесен белеп тә бетерә алмыйсың. Менә бу машинаның да бензин күрсәткече күпме ягулык барын күрсәтмәгән. Рафик юлда туктап, каршы килгән машина алдына чыккан, ә тегесе аны бәреп киткән, туктамаган да. Рафикның үлеме турында хәбәр килгәндә җиңәчи апа бездә мәҗлес хәзерләшә иде, Гаязетдин абый куркып кына әйтте. Йә, Раббым, шул кадәр чибәр, күп кызларны гашыйк иткән егетнең үлеме бөтен авыл халкын тетрәндерде.

Әле бит энесенә салган хат та бар. Җәүдәт аны алгач, елмаеп куйган. Солдатлар әйтәләр икән, абыйсы үлгән, ә бу кайгырмый. Җәүдәт туры Мәскәүдәге дусларына кайткан, туйга бүләкләр алганнар. Ә авылдагылар ул хат турында берни дә белми. Хәзерге кебек телефоннар юк, бер атна көттеләр Җәүдәтне, әле ярый февраль иде, салкын. Җәүдәт кайтып җиткәндә җеназа намазы укыйлар иде инде…

Гомер буе Рафик кайгысы йөрәкләрендә сакланса да еллар үтте.

Җиңәчи апаның сүзе кабул булды, ике малай өйләнеп, башка чыктылар. Рафаэльләре Сургутка ук китеп барды. Рушания дә мәктәп елларыннан ук дуслашып йөргән сыйныфташына кияүгә чыгып, Казанга китте. Һәрберсенең тормышы җитеш. Өлкәннәр бер-берсенә терәк булып яшәделәр.

Кечкенә малай Расаэль нәкъ җиңәчи апага охшаган киленне тапты бит тәки. Матур итеп туйлар уздырып, яши башладылар. Оныклар Резидә белән Радик тугач, дөнья кабат түгәрәкләнде. Җиңәчи апаның «наше перед» дигән сүзе дә чынга ашты, Расаэль әтисе кебек уңган булды, зур итеп йорт төзеделәр, кирәк урынга барырга капка төбендә машина да бар.

Килен Рәмзия кайнанасыннан туса да аңа шул кадәр охшамаган булыр иде. Якты йөзле, тәмле сүзле, картларны хөрмәтләп кенә яши торган булды. Тик түгәрәк тормыш тагын кителеп куйды, авырмаган да килеш Гаязетдин абый китеп барды. Сәгате суккандыр инде.

Сыңар канат калса да, балалары янәшәсендә булды җиңәчи апам,

Шәһәр фатирларындагы кебек бар уңайлыклары булган йортта кадер-хөрмәт белән яшәттеләр аны. Инде җәен 93 яшен тутырасы иде, күрәсең, насыйп булмаган. Инде Рәмзиянең үзенең дә кайнана булыр вакытлары җиткән, аңа да үзе кебек мәрхәмәтле килен насыйп булсын иде. Расаэль белән бергә тигезлектә яшәргә язсын.

Авыр чакларда кул бирүче, киңәш кирәктә киңәш бирүчем дә иде җиңәчи апам. Балаларым да аны якын күрделәр.

Гаилә мәшәкатьләре булса, аның янына барып сөйли идем дә, берни булмагандай кайтып китә идем, җайлый ала иде шул.

Авыр туфракларың, җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын, җиңәчи апам, бу язмаларым сиңа дога булып барсын!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Бәйле