«Син миңа хыянәт иткәнне гөлләр күреп торган» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Узган җәйдә “Восстание разъезды” базарчыгында очраклы рәвештә бер гыйбрәтле хәлнең шаһите булырга туры килде. Югары Осланның кайсыдыр бер авылыннан килгән Геннадий дәдәй, үзе сыман күпне күргән “Нива”сыннан төшүгә, машина салоныннан бер кәрзин шайтан таягы (чертополох) чыгарып куйды. //Татарстан яшьләре//

“Зәңгәрсу яфракчыклы һәм сабаклы, бөтен җире чәнечкеле шарчыклар белән капланган, болынлыкта терлекләр әйләнеп уза торган бу ямьсез чүп үләнен ниемә дип җыеп килгән инде?” – дип уйларга өлгермәдем, карт янына сатып алучылар җыела башлады. Бабай, өч ботакчыкны бергә бәйләп, җирле “кактус”ларны ярыйсы гына бәягә аткара башлады. Кайберәүләр: “Монысы – үземә, инде балаларга, кодагыема, сеңлемә дә бир”, – дип, хәтта берничә бәйләм сатып алды. Минем сәерсенеп аптыравым йөземә чыккан булган, күрәсең, чәчәк сатучы Татьяна: “Нәрсә терәлеп каттың? Әйдә, беткәнче алып калыйк, могҗизалы үлән бит ул! Өйгә бозым кертми, – дип шаккатырды. – Бөтен гаиләне бусагадан атлап кергән начар ниятле кешеләрнең көнчелегеннән саклый ул. Кешеләрне чиргә сабыштыручы, туганнарны үзара талаштыручы, нәселгә афәт китерүче, гаиләдә тавыш чыгаручы кара энергияне юкка чыгара”.

Шуннан үз башыннан кичкән вакыйганы сөйләп, мине бөтенләй хәйран итте.

– Тыныч яшисең килсә, һәр айның 19 нчы көнендә өйне тискәре энергетикадан тулысынча чистартырга кирәклеген беләсеңме? – диде ул, бик җитди төстә. – Өйне һәр “тишек”кә кереп җыештырып чыгару гына җитми әле. Ватык савыт-сабаны, шифоньер яки антресоль почмагында тузан җыеп ятучы иске-москы өс киемнәрен, ертык, тишек туфли-башмакларны, әллә кайчангы газета-журналларны вакытында өйдән олактыру хәерле. Үзем өйдә бернинди “хлам” тотмау яклы, ә ирем Сергей мине исрафчылыкта гаепли. Айга бер мәртәбә булса да чиркәүгә барырга, аннан өшкерелгән су белән шәм алып кайтырга тырышам. Шул суны йортыбызның почмакларына бөрким, идән юа торган суга кушып, бөтен җирне юып чыгарам.

Бервакыт өебезне шәм яндырып чистартырга туры килде. Мәскәүдә яшәүче, иреннән аерылган каенсеңлем Ольга бездә бер атна кунак булып киткәннән соң, өебездә сәер хәлләр башланды. Безнең яңа гына өй салып кергән вакыт, шатлык-куанычыбыз ташып тора. Ирем белән үзара аңлашып, чөкердәшеп яшибез. Эш күп дип зарланырга вакыт юк, икәүләшеп йөгерәбез генә. Терлек-туар күп. Бакчабыз алагаем зур.

Анда җәен нәрсә генә үстермибез! Балаларыбыз сау-сәламәт, артык проблема тудырмыйча гына, мәктәптә укып йөриләр. Барыбызның да кәеф шәптән, шуңа күрә эшебез гөрләп бара. Өй туе уздырыр алдыннан, бурычка кереп булса да, йортка өр-яңа, заманча җиһазлар кайтарып тутырдык. “Икәүләп эшләп торганда, түләрбез әле, бурычлы үлми, чирле үлә”, – диде Сережам.

Гөлләр үстерергә яратам мин. Иске өйдән биек түшәмле, саф һавалы йортка күчергәч, гөлләрем шаулап чәчәк атарга кереште. Җәннәт почмагыдай гүзәл оябызга сокланмаган кеше калмагандыр ул чакта. Каенсеңлем, ничә карама, яңа трильяж каршында бөтерелә. Йорт җиһазларын тотып, сыйпап-сыпырып карый. Гөлләремне үзенең кәрәзле телефонына фотога төшерде. Беркөнне абзардан терлек карап керешемә, йокы бүлмәбезнең бераз ачык калган ишегенә күзем төште. Ольганың көзгеле комодта актарынуын күреп сәерсендем. Шулай да канәгатьсезлегемне сиздермәскә тырыштым. Кунакны авыл күчтәнәчләре төяп, билет алып, Мәскәү поездына утыртып җибәрдек. Өйгә кайтып кергәч үк, гомер булмаганны, ирем миңа тиктомалдан җикеренергә кереште. Ашым бик тозлы булган, янәсе. Кичә урын җәймәсенең төсе уңганын җәйгәнмен… Бертуган сеңлесенә кырын караганмын, имеш. Нахакка әйтелгән сүзләр ачуымны китерсә дә, телемне тешләп калуны хәерлерәк күрдем: тавышгауга яратмыйм мин. Залга чыккач, ирем тыныч кына йоклап яткан песине тибеп очырды. Мәктәптән кайтып кергән балаларга яман җикеренде. Әйтерсең, аны пәри алмаштырган иде. Бер көн түздем мин бу хәлгә, ике көн чыдадым. Гадәттә, ир белән хатынны уртак түшәк дуслаштыра. Алай сырпаланып карыйм иремә, болай җайламакчы булам араны. Әмма юмалавым иремне отыры котыртты гына. Ул, кимсетүле сүзләр әйтеп, мине караваттан тибеп төшерде. Мин исә мендәр белән аның башына тарттым. Шуннан киттек кызып… Безнең тавышланганны ишетеп, олы улыбыз арага кермәсә, ул кичтә, белмим, нишләп беткән булыр идек?.. Иртән урын-җирне җыештырган чакта, матраска кадап куелган булавка табып алдым. Ул кайдан килгән? Нинди ният белән кем кадаган? Кичкә бура кебек сыерыбызны көтүдән елан имеп кайтарды. Бичараның бер имчәгеннән кан тамып тора иде. Сава башлаган гына идем, чиләккә типте, ярый әле маңгаема тондырмады. Күп тә үтмәде, кече улыбыз физкультура дәресендә егылып, кулын сындырды. Аны больницага алып барганда, чак кына юл һәлакәтенә очрамадык. Борчу-хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Кредитка чумган иремне эштән кыскарттылар. Ул, эш эзлисе урынга, баш ташлап эчәргә кереште. Ай буе айнымады. Исерек баштан котырынып, тәрәзә төбемдәге гөлләремнең берсен дә калдырмыйча, чүлмәге-ние белән урамга чыгарып бәргән. “Алар миннән көләләр, ачуымны чыгарып, каршымда селкенешеп утыралар. Мине булдыксыз, мөгезле поши дип үртиләр. Син миңа хыянәт иткәнне алар күреп торган!” – дип, йодрыгын йомарлап өстемә килде. Күзләрен кан баскан, өйдән чак кына чыгып качып өлгердем. Юкса, бәреп үтергән булыр иде…

Аптырагач, тәвәккәлләп, чиркәүгә Алексей Атакай янына киттем. Соңгы арада баштан үткән хәлләрне тәфсилләп сөйләп бирдем. Мине дога укып өшкергәндә, Атакайның хәле китте. “Сиңа яман күз тигән, догалар укып, аураңны чистартмасаң, чирләп урынга егылуың бар, – дип, кулыма китапчык тоттырды. – Тигез тормышыгыздан көнләшеп, керле күңелле берәүнең йортыгызга бозым салган булуы ихтимал. Бәлки, иреңнең ашына йә чәенә берәр яман нәрсә салып эчерткәннәрдер. Бөтен күңелсезлекләр өегездәге кара энергиягә бәйле. Кайткач ук, һәр бүлмәне яхшылап юып чыгар, почмакларны өшкерелгән су, изге шәм белән чистарт. Иреңә ачу саклама. Ул үзе дә бик нык газаплана бугай.

Аңа синең ярдәмең кирәк. Мунчага алып кереп юындыр син аны, артыш себеркесе белән яхшылап чап. Ул юынасы суга әрем, мелисса, роза чәчәкләре төнәтеп сал. Бары тик җылы сүзләр генә әйтеп юат. Айныгач, табибка алып барып күрсәтергә туры килер. Бәлки, аның аурасы бозылып, психикасына зыян килгәндер”. Шуннан ишек өстегезгә менә моны кыстырып куй дип, Атакай миңа чәнечкеле үлән бәйләме сузды (Геннадий дәдәй шул үләнне сата икән! – Х.Г.)

– Чистартуның файдасы тидеме соң? – дип сорадым Татьянадан, ул сөйләгәннәрдән бераз телсез калып торганнан соң.
– Тимәгән кая! И-и, ул чакта гаҗәпләнүләрем! Өйне җыештырганда, ишек бусагасы астыннан нәни генә төенчек килеп чыкты. Эчендә чәч, тырнак, эт, мәче йоны кисәкләре… Йокы бүлмәсендәге комодның иң астагы почмагында, буеннан-буена кат-кат төйнәлгән ак җепле зур инә кадалып торуын күреп, имәнеп киттем. Әбиемнең сөйләве буенча, киемгә аеруча кытлык заманнарда шундый тегәрҗеп белән саван (мәет күлмәге) тегә торган булганнар. Шифоньердагы тун итәгемнең эчлеге уентыклап кисеп алынганлыгын бер елдан гына күрдем…

– Ә шәмнәр белән нишләдең?
– Тәвәккәлләп кабыздым да, һәр почмак саен йөреп чыктым. Башка бүлмәләрдә ул тыныч янды. Безнең йокы бүлмәсенә кергәч, чытырдарга, корымларга тотынды, мин сиңа әйтим. Куркуымнан кулларым калтырады. Комодтагы инәне табарга изге шәм ярдәм итте, һәрхәлдә, үземә шулай тоелды. Шәм кечерәйгәч, Атакай кушканча, мин аны тоз салынган тәлинкәгә бастырып куйдым. Шәм чытырдаган урыннарга, аз азлап, кипкән әрем, мелисса, роза чәчәкләре сибеп чыктым. Өч көннән, боларның барысын бергә җыеп, кулъяулыкка төйнәп, кеше күрмәгәндә өйдән ерактагы юл чатына чыгарып ташладым. Шуннан озак та үтмәде, хәлләр уңайга китте. Ирем айныды, эшкә керде. Ә мин, аз хезмәт хаклы эшемне ташлап, теплицамда чәчәкләр үстереп сата башладым. Бурычлардан котылдык. Күптән түгел яңа машина сатып алдык. Үзем укып, права алдым, затлы чәчәкләрне базарга кадәр күтәреп ташып булмый бит, ирем дә көне буе базар читендә мине көтеп утыра алмый. Ул әлегә машинаның искесендә йөреп тора.

Ә-ә, сиңа шуны әйтергә онытып торам икән, әгәр өегезгә чит кеше кереп чыкса, хәтта туган-тумача килеп китсә дә, аларның артыннан көзгене чистартырга кирәк, чөнки кешенең энергетикасы шуңа ягылып кала. Ярый ла кергән кеше сезнең хакта бары тик яхшы уйлар гына уйлаган булса! Йокы бүлмәсенә чит кешене, гомумән, аяк бастырмавың хәерле. Аш бүлгәндә, ир белән хатынга бер үк төрле тәлинкә, кашык кую тиеш.

Чуаш хатыны Татьяна сөйләгән гыйбрәтле кыйссага ышыну-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ак һәм кара энергиянең булуын галимнәр дә инкарь итми. Кеше турында начар уйласаң, синнән чыгып киткән тискәре энергия, шул кешедәге кара уйларны ияртеп, үзеңә кире кайта, нәтиҗәдә, бәла-казага яки чирләргә юлыгасың, диләр. Якты уйлар, яхшы гамәлләр безне төрле авырлыклардан саклый. Без – татарларда дога язылган шамаилләр элеп, йортка Коръән укытып өебезне чистарту, арындыру хас. Кызганыч, тормышта изге ниятле, саф күңелле кешеләр генә түгел, ә хөсетле, кара эчле бәндәләр дә очрап куя шул. Яман күзләрдән берүк үзең сакла, Ходаем…

 Хәмидә ГАРИПОВА, Казан

Бәйле