Кешелекле директор һәм «кара эчле» укытучы: Илһам Шакиров авылында җәнҗал бара

-- Чулпан

Соңгы кыңгырау бәйрәме… Дулкынландыргыч һәм күз яшьләренә ирек бирә торган көн. Ә мәктәп белән саубуллашучылар арасында чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, укытучылар да була ала икән. Тик укытучының үз теләге белән китүе булса ярый ла… //Безнең гәҗит//

Тукай районының Яңа Бүләк авылы. Легендар җырчы Илһам Шакировның туган төбәге. Редакциябезгә аның авылдашы, 48 яшьлек Әнисә апа Миңнәхмәтова мөрәҗәгать итте. Ул үз тарихын бер җөмләгә сыйдырып бетерде: заманында шушы авылдагы мәктәптә эшләгән, төрле бәйгеләрдә катнашып, укытучы буларак бер өем мактау грамоталары алган, үз эшенә җаваплы караган һәм… эштән җибәрелгән.

ПЕЧӘН ЧАПМАГАНГА ЧЫККАН НИЗАГ

Әнисә Миңнәхмәтова

Әнисә Миңнәхмәтова

Яңа Бүләк мәктәбен зур дип әйтеп булмый. Совет чорыннан калган бина, агач идәннәр… 33 бала белем ала. Шушы кечкенә генә мәктәптә «зур хәлләр» майтарылып ятадыр дип уйламассың да.

Әнисә Миңнәхмәтова бу мәктәпкә күрше авылларда 20 ел башлангыч сыйныфларны укытканнан соң гына эшкә килгән. 2007нче ел булган ул. Укытучыны беренче елны педагогик оештыручы, элеккегечә әйтсәк – пионервожатый итеп алалар. Дәресләрне аңа икенче елны гына бирәләр: атнага 4 сәгать рәсем, 2 сәгать хезмәт укыта башлый. Ярты штатка китапханәче дә булып урнаша. Рәсем һәм хезмәт дәресләре – расписаниеләрдә иң соңгы сәгатьләргә куела, шуңа, башка укытучылар кебек үк иртүк килсә дә, иң соңгы кеше булып кайтырга туры килгән. Хезмәт хакы 8 мең сум гына булса да, зарланмаган. Авыл җирендә ул да акча. Аннан соң, «акчасы әз», дип, укытучы кешегә өйдә яту бер дә килешми бит инде.

– Директор белән минем арадагы иң беренче каршылык 2012нче елда килеп чыкты. Әле дә хәтерлим, 31нче август көне иде. «Юл читен чабарга чык», – диде. Минәйтәм, чыга алмыйм, саулыгым начар булу сәбәпле, юл кырын чабарга тиеш түгелмен, дим. Бу хакта табиблардан белешмәм дә бар, дидем. Чөнки 3нче төркем инвалидмын, йөрәгем сәламәт түгел, тыным кысыла. Кояшта да бик йөри алмыйм. «Иреңә чаптыр», – ди. Бу сүзенә шаккаттым. Югыйсә, бит без авылдашлар, һәм ул иремнең 2нче төркем инвалид булуын да, бер кулының иңсәдән өздерелгән булуын да яхшы белә. Бер куллы кешегә юл чаптырырга кушу дөресме? «Исерекләргә аракы биреп булса да чаптырыр!» – ди. Минем ирем авылда имам. Шулай булгач, кешене туры юлга өндәүче кеше исереккә ничек аракы тоттырсын? Бу сөйләшү тагын да тирәнгәрәк кермәсен, дип, мин тизрәк кайтып киттем. Юл читен чабарга риза булмавымны күреп: «Мин бит сезне эштән дә чыгарып ата алам», – диде. Хәлем начарайды, кан басымым күтәрелде, больницага барырга туры килде. Больничный ачтырдым, хәтта – кәгазьләре әле дә бар.

Эштән җибәрүләреннән куркып калып, чирли башлаган укытучыга ел буе Казанда дәваланырга туры килә. Әнисә Миңнәхмәтова хәлләрнең кай юнәлештә баруын тиз аңлап ала: сәбәп табылыр, эштән җибәрелер, чарасын күрергә кирәк! Шуңа күрә мәктәп директорының бер хилафлыгы турында район мәгариф идарәсенә барып хәбәр итәргә була. Эш шунда, Әнисә апаның кулына бер документ килеп керә. Монда аның бер авылдашы мәктәптә каравылчы булып эшли дип язылган. Шунысы кызык, каравылчы булып саналган кешенең мәктәп тирәсендә бөтенләй эзе дә юк, ул шабашкага йөреп акча эшли торган кеше. Димәк, ялган документлар белән мәктәпкә каравылчы өчен хезмәт хакы кайтып барган дигән сүз. «Бу хезмәт хакы директор кесәсенә кермәгән анысы. Мәктәптә балалар саны аз булу сәбәпле, ике завуч һәм завхоз штатлары кыскартылган булган», – дип сөйли әңгәмәдәшем. «Коллективны саклап калу өчен директор бер хәйлә уйлап тапкан, – ди ул. – Каравылчылар штатын булдырып, бу вазыйфага кем эләксә шуны яздыра да, килгән хезмәт хакын теге кыскартылган штаттагы кешеләргә бүлеп бирә. Бүре дә тук, сарыклар да исән». Билгеле, мондый хәйләсе өчен директорны сүгәсе һәм закон бозуда гаеплисе килми. Әйе, закон бозылган, әмма мәктәптә эшче урыннар сакланып калган, шул исәптән хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да. Әнисә апа да шулай ди. Тырышса, директорның мәктәптән эш бирергә мөмкинлеге бар бит. Тик нигә бу мөмкинлек башкаларга табыла да, аңа дигәндә, юк була? Шушы ук сорауны мәгариф идарәсе җитәкчелегенә дә бирә әңгәмәдәшем. Һәм хилафлыклар ачыклангач, зур гына тавыш чыга. Беренче мәлдә, әллә шикләнеп калып, әллә башка сәбәп белән, бу гаугадан соң Әнисә Миңнәхмәтовага рәсем һәм хезмәт дәресләре табыла әле. Тик бу «табыш»ның гомере ике еллык кына була шул. 2016нчы елда укытучы үзенә кабат «эштән җибәрәм» дигән янаулар явуы турында сөйли.

– Узган ел Яңа ел бәйрәменнән соң, җыелыш саен бер үк сүз сөйли башлады. «Әнисә Рәшитовна, рәсем дәресләре буенча «переподготовка» үтәргә кирәк булыр, үтмәсәң, дәресләрең дә бетә, китапханәче штатың да кыскартыла», – диде. Көненә әллә ничә мәртәбә, мине күргән саен, «переподготовкага бар», дип сөйли башлады. Әйткәнемчә, минем хезмәт хакым 8 мең сум гына. Ә яңадан укуның бәясе – 16 мең сумнан артык. Хәтта ике айлык хезмәт хакым да җитмәячәк, дигән сүз. Шунысы кызык: татар теле укытучысы укырга кермәсә дә, хәзерге вакытта рәсем дәресе укыта. Технология укытучысы – химия, география белгечлеге алган укытучы – биология белән җәмгыять белеме укыта. Безнең мәктәптә шушындый хәл. Аларга ярый – миңа ярамады. Мин заманында башлангыч сыйныфларны укыткач, рәсем, хезмәт дәресләренең барыбер дә төп методикасын беләм һәм аңлыйм. Мине яңадан укытуны кирәге дә, бер карасаң, шуның кадәр генә иде бит, – дип, үпкә белән сөйли әңгәмәдәшем.

«Ә нишләп башкаларга да шундый таләп куймыйсыз?» – дигән сорауны директорга биргән ул бирүен. Тик Әнисә Миңнәхмәтова әйтүенчә, җавап кыска булган: «Башкаларда синең эшең булмасын». Менә шул рәвешле, «переподготовка» узмауны сәбәп итеп, укытучыны эшеннән җибәрәләр. Узган елның 1нче сентябрендә булган бу вакыйга әле дә йөрәген авырттырып тора Әнисә апаның. Бик хурланган ул бу хәлләргә. Дөньяда гаделлек бар икән, нишләп безнең мәктәптә генә юк соң ул, дигән сорау борчый аны. Аны гына түгел, кайчандыр мәктәптә эшләп киткән техничканы да. Моннан берничә ел элек ул үзен мәктәп директоры мәҗбүри эштән чыгаруы турында сөйли. Ә чыгару алымы бик үзенчәлекле булган, ди. Мәктәптә эшләгән өч техничка янына килгән дә, директор: «Үзара жирәбә салыгыз, берегезне эштән җибәрергә кирәк. Жирәбәгезнең нәтиҗәсен миңа әйтерсез», – дигән, имеш. Бу сүзләрне көн саен ишетеп ару сәбәпле, жирәбәләр салып тормый гына, техничкаларның берсе үз теләге белән китәргә мәҗбүр булган.

«НЫК КЕШЕЛЕКЛЕ БЕЗНЕҢ ДИРЕКТОР!»

Сәлман Әхмәтҗанов

Сәлман Әхмәтҗанов

Югарыда сөйләнгән хәлләр берьяклы гына булмасын өчен, каршы як, ягъни мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗановның бу мәсьәләгә карата фикерен белештек. Директор элеккеге укытучы белән беркайчан да низагка кермәве турында сөйли. «Эшләгән кешене мин гел хуплап, аңа гел ярдәм итәргә генә тырышам. Конкурсларда катнашып, урыннар да алып кайткан иде. «Разве», без, директор буларак, куанмыйбыз инде? Мин монда 25 ел директор булып эшлим. «Разве», без кешегә начар булсын өчен дип эшлибез?» – дип башлады ул сүзен.

Сәлман Мөҗәһитович әйтүенчә, укытучыны эштән җибәрүче булмаган. Аңа бары тик рәсем һәм хезмәт дәресләрен генә бирмәгәннәр. Чөнки «переподготовка»сы юк.

– Хәзер бит һәр фән буенча квалификацион категория булырга тиеш. Закон үзгәрә бит, сеңлем. Без аңа тәкъдим иттек, тик ул укырга бармады. Проблема юк монда.

Башка укытучылар да, белеме булмаган килеш, химия, хәтта биология кебек катлаулы фәннәрне укытканлыгы турындагы фактларны китердем. Мәктәп директоры аларны кире какмый. «Авыл җире булгач, андый хәл була инде, бүтәнчә булмый ул», – дип аңлата.

– Без аның хәзерге вакыттагы сәламәтлеген дә исәпкә алдык. Ул инвалидлыкта. Бер елны бер көн дә дәрескә килә алмыйча, больницада да ятып чыкты, шушындый халәттә кешене без дә авыр хәлгә куя алмыйбыз бит инде.

– Шуңа күрә дәресләр бирелмәдемени аңа? – дим, төгәллек кертү максаты белән.

– Шуңа күрә түгел. Монда бернинди дә күрә дә юк, ни дә юк… Аңа атнага 4 сәгать укыту мөмкинлеген бирәсе идек, «Мин аның өчен генә мәктәптә калмыйм инде», – дип, үзе китте. Монда бернинди дә криминал юк. Беләм, сезнең гәҗит тырнак астыннан кер эзли торган инде…

Кер түгел, дөреслек эзләп килүебезне аңлатырга тырышканнан соң, Сәлман әфәндедән жирәбәләр салдыра-салдыра эштән җибәрелгән техничка вакыйгасы буенча сораштырдым. «Андый хәл булмады», – дип куйды ул. Шуннан артыгын әйтмәде. Ә бит бу техничка кыйссасы турында Яңа Бүләккә кайткач, берничә кешедән ишетергә туры килгән иде. «Алдашканнардыр» инде…

– Сездә кайбер штатлар бетерелгән икән. Тик кешеләр барыбер шул ук штатларда эшли, ди. Аларга хезмәт хакын кайдан алып түлисез?

– Әйе, эшлиләр. Тик алар бушка эшли. Мин аларга бик рәхмәтле. Ничек инде аларга рәхмәт әйтмисең. Шулай итеп тә эшләмәсәк, кая барыйк без?!

– Миңа килеп ирешкән мәгълүмат буенча, бушка эшләмиләр. Ялган юл белән каравылчы штаты булдырып, шул каравылчыга күчкән акча хисабына кадрларны саклап калу күренеше бармы сездә?

– Юк, сез нәрсә, андый әйбер юк. Ул коррупциягә керә, аның белә шаярырга ярамый, сеңлем. Туктагыз әле. Сез конкрет сөйләшегез. Нинди мәсьәлә буенча килдегез?

– Директор эшләргә мөмкинлек бирми, дигән зар буенча тикшерергә килдек. Дөресме бу сүз?

– Аңладым инде! Аңладым! Хәзер мин монда берәрсен чакырыйм әле, әзрәк «поддержка» кирәк бит инде миңа да. Җитәкче буларак миннән сорадыгыз, хәзер башкаларның да фикерен ишетегез әле.

Флюра Сәләхова

Флюра Сәләхова

Сәлман Мөҗәһитович, директор бүлмәсендә мине калдырды да, үзе «поддержка» эзләп чыгып китте. Озак та үтмәде, рус теле укытучысы Флера ханым Сәләхованы ияртеп керде. Алга таба, безнең сөйләшү бөтенләй башка төсмер алды.

– Җаныем! Яшь чагыннан ук беләм мин аны! Аны бу эшкә дә мин алдырдым. Соңыннан ник алдырдым икән дигән көнгә төштем! – диде Флера ханым. – Чын йөзе ачылды инде. Гел әшәкелек күңелендә. Балаларны да котыртты укытучыларга каршы. Шуны эшләдеңме, шуны эшлисеңме, дисәң генә эшли, болай үз эшен дә бирелеп эшләми бит ул Әнисә! (Шуңа күрә, төрле бәйгеләрдә җиңеп, бер кочак мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына ия булгандыр инде – А. З.) Менә безнең директор кебек кеше юк. Искиткеч кешелекле ул безнең. Ә Әнисәгә печән чап дигән сүз ярамаганмы? Ник, чапсын иде, өендә чаба бит!

Рус теле укытучысының печән темасын кузгатуы Сәлман Мөҗәһитовичның да күңеленә көч өстәде кебек:

– Аның бернәрсәсе дә юк, бер яртыңны бирдеңме, кеше чаба. Бу тавышка керә торган әйбер түгел!

Флера ханым, фикерен дәвам итте:

– Мин аңа күпме яхшылык эшләдем. Башкаларның да штаты кыскартылды бит, бер дә алай тавышланып йөрмәделәр. Кеше шул кадәр түбән дәрәҗәдә була аламы, белмим инде. Кешеләрне гел начар итеп сөйли. Ә безнең директор искиткеч кешелекле кеше ул. Менә минем дәү әни дә аны бер күргән иде, хәлләре ничек, дип, гел сорашып торды директор турында. Бик кешелекле кеше бит ул безнең Сәлман Мөҗәһитович!

Кешелекле директор һәм «кара эчле» укытучы турында ярты сәгатьлек чыгышны тыңлаганнан соң, авыр уйлар белән чыгып киттем. Тарафсыз газета буларак, без ике якның да ни сөйләгәнен үзгәрешсез бирергә тиеш. Зарланучы ягы күбрәк фактларга таянып сөйләсә, җитәкчелек ягы әнә шулай шәхси моментларга күчте. «Күпме яхшылык эшләдек без аңа, ә ул тавышланып йөри!» Ә бит заманында Яңа Бүләк мәктәбен бетерергә теләгән булганнар. Оптимизация! Һәм төрле депутатлар ишеген шакып йөри торгач, нәкъ менә Әнисә апа үзенең хәзрәт ире белән аны саклап калуга ирешкән. Хәзер элеккеге укытучы үзе дә еш уйлана: кирәк идеме икән соң бу аңа?

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Тукай – Казан

Бәйле