«Туганда, Азалиябез әле бераз күргән булса, хәзер бөтенләй дә караңгылыкта яши»

-- Чулпан

Кояшның яктылыгы, тирә-юньнең матурлыгы, әниебезнең назлы йөзе… Дөнья мәшәкатьләре белән без әйләнә-тирәбездә булган гади генә күренешләрне, яныбызда булган кешеләрне күрү нинди зур сөенеч икәнне онытабыз. Ә менә кечкенә Азалия боларның барысын күрүдән, гомумән, мәхрүм. Менә берничә ел инде аның тормышы караңгылыкта уза. Ул әти-әнисенең, туганнарының төс-кыяфәтен, дөньяның гүзәллеген күрә алмый. Күзләре «ачылса», эх, барысының да кадерен белер иде ул… Әлегә исә ул бары тик шәүләләр дөньясында яши. //Интертат//

Бер гөнаһсыз балаларга дәвасыз чирләр ни өчен бирелә икән ул?! Нәни Азалиянең дә күрү сәләте генә булмаса, бер хәл. Моннан тыш, бу кызчык туганнан бирле бер кочак авырулардан интегә. Аның гомерендә аягына басып, бер адым атлаганы юк, хәтта утыру да аңа зур авырлык белән бирелә. Кулының исә бары берсе генә тиешенчә хәрәкәтләнә.

Кызганычка, сәламәтлеккә туймаган балалар елдан-ел күбрәк туа. Татарстанда әни булырга әзерләнүче 32-35 процент хатын-кызның гына йөклелеге бер кыенлыкларсыз уза, дип саннар китерә табиблар.  Нәтиҗәдә, ел саен илебездә 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга аваз сала. Ә җитлекми туганнарны «кеше» итеп, аякка бастыру ай-һай авыр.

Әмма авыру булып туса да, мондый нарасыйлар да яшәргә хаклы, алар да бит кемнеңдер бәгырь җимеше. Көтеп алынган кечкенә җан иясенең дөньяга килүе күпме бәхет, шатлык китерә. Авыру булып туган нәни исә, сөенеч белән бергә, әти-әни кеше өчен күпме күңел сызлануы, күпме күз яше. Әмма аларның күпчелеге кулларын төшерми, нарасыйларын савыктыруга бар көчен, бар булганын бирә.

Татарстанның Балтач районы Шубан авылында яшәүче Алсу һәм Илфат Хәйретдиновлар гаиләсендә Азалия икенче бала булып туа. Уллары сау-сәламәт, инде бүген икенче сыйныфны тәмамлаган. Бик тәүфыйклы, итәгатьле бала булып үсә, яхшы гына укый, мәчеткә йөри. Алсу икенче балага узгач, улларына иптәш булыр, бергә уйнап үсәрләр, дип хыялланалар.  Кызганычка, абый белән сеңелнең бергә уйнавын күрергә насыйп булмаган.

Алсу йөклелеген шактый гына авыр күтәрә. Шулай да, күптән түгел генә Балтач хастаханәсенә шәфкать туташы булып урнашкан хатын-кыз, эшен югалтудан куркып, «больничный»га чыгудан шүрли. Үзен начар хис итсә дә, эшкә йөрүен дәвам итә.

Көннәрнең берендә, гадәттәгечә,  эштә булганда, Алсуның  эче чираттагы тапкыр авырта башлый, бераздан кан киткәнен сизә. Шунда ук хастаханә ятагы… Баланы саклап калу өчен район табиблары көч куя.  Алсуның йөклелеге  әле 27 атналык кына бит, балага дөньяга килергә иртә була.

— Кызыбызны Казанга җибәрүләрен үтендек. Башкалада бит мөмкинлекләр дә зуррак, җиһазлар да яхшырак, табиблар да тәҗрибәлерәк. Әмма Казан бала табу йортларында урын юк диделәр. Бер атнадан гына, ничек кирәк шулай чарасын табып, үзебез сөйләшеп, Казанга, 3нче санлы бала тудыру йортына алып килдек. Әмма килеп җитүебез булды,  кызыбыз бала таба да башлады. Шулай 28 атнада нибары 1200грамм булып нәни кызчык туды, — дип сөйли Азалиянең әбисе Розалия.

Шуннан соң бала ике ай дәвамында Республика клиник хастаханәсендә реанимациядә ята, хәле бик авыр була. Табиблар зур тырышлык куеп, кызчыкның гомерен саклап калалар, сәламәтлекне генә бирә алмыйлар. Уч кадәр генә нәнигә — балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез, өлешчә күрү нервлары атрофиясе диагнозы куеп чыгаралар.

Җитлекми туган күпчелек нәниләрнең кебек үк, кечкенә Азалиянең күзләре белән проблемалар була. Аңа лазер белән операция ясыйлар. Кызчык начар булса да, күрә ул чакта. Барлык туганнары да, беренче чиратта балакайның күзе күрсен дип, бөтен көчен шул юнәлешкә куя. Махсус дарулар бирәләр. Әмма берникадәр вакыт ул препаратларны эчкәннән соң, Азалиянең эпилепсиясе башлана. Шуннан ике ел дәвамында эпилепсияне дәвалау өчен Франциядә җитештерелгән кыйммәтле препарат кулланалар. Күз күрүен дәвалаучы препаратлар эчүне дәвам иттерү турында сүз дә була алмый.

— Эпилепсияне шул рәвешле җиңдек. Әмма берне дәвалап, икенчесенә зыян килгән. Туганда, Азалиябез әле бераз күргән булса, хәзер бөтенләй дә караңгылыкта яши. Бары тик шәүләләр генә күрә. Бу исә аның үсешен бик тә тоткарлый, — дип сыкрана әбисе.

Көз көне Азалиягә инде 5 яшь тула. Әмма ул әле генә сөйләшергә өйрәнеп килә, бер кулы белән кашык тотып ашый, әмма икенчесендә тонус көчле. Гәүдәсен дә үз көче белән тота алмый — терәтеп утыртсаң гына…  Үзе барысын да аңлый, бар кешене дә таный икән.

Хәйретдиновлар кызчыклары Азалияләрен сау-сәламәт итү авыр, мөмкин түгел дәрәҗәдә икәнен аңлый. Бүген аларның бар максаты балакайны бераз гына да булса тормышка яраклаштыру. Ике-өч ай саен алар  бала белән ике атнага Казанга дәвалану курслары узарга киләләр. Ичмасам, утырырга булса да өйрәнсен диләр. Дәвалану курсларының гына һәр чираттагысын гаилә өчен күтәрү авырлаша бара. Алар маллар асрап сата — шуннан керем ала, әти-әниләре, туганнары кулларыннан килгәнчә булыша, әмма һәр курс 55-70 меңгә төшә. Авыл өчен бу бик зур акчалар.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә кешеләрне Үзенең рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кыл­ган догаларын кабул итә, ә бер кечкенә генә изгелек өчен дә савапны  арттырып бирә. Авыруларга, мохтаҗларга ярдәм итү исә иң изге гамәлләрдән.  Бу гаилә авырлыкларыннан читтә калмыйча, аларның җилкәләренә төшкән йөкне һәрберебез мөмкинлегеннән килгәнчә җиңеләйтсәк иде.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:
Сбербанк картасы — 5336 6900 7626 0274 әнисе Хайрутдинова Алсу Фоатовна исеменә

 
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Бәйле