Легендар җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашу кайда узасы билгеле булды

-- Чулпан

Мәрхүмә белән хушлашу 17 нче июньдә Татар дәүләт филармониясендә булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә филармониядә хәбәр иттеләр. //Татар-информ//

“Әлфия Авзалова күптәннән авырды. Башта 2 нче Республика клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә ятты, аннары аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр”, – дип сөйләде филармониянең матбугат сәркатибе Земфира Гыйльметдинова. Соңгы атналарын артистка яхшы палатада үткәргән.

“Гадәттә, без ветераннарны Өлкәннәр көнендә җыябыз. Әлфия апа үзе килә алмагач, еш кына үзебез бара идек. Аның янына һәркемне кертмәсәләр дә, безне кертә иделәр”, – ди Земфира Гыйльметдинова.

Кайбер ачыкланмаган мәгълүматлар буенча, Әлфия апа соңгы елларда Альцгеймер авыруыннан интеккән. Кызлары Гүзәл һәм Зөлфия аны чиратлап караган. Әлфия Авзалованың хәле кисәк начараеп киткәнен алар хәбәр иткән. Артистканың төгәл ничәдә үлгәнен филармониядә хәбәр итмәделәр.

Бу минутларда Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләре сәхнә ветеранын соңгы юлга озату мәсьәләләре турында сөйләшү өчен ашыгыч киңәшмәгә җыелган. Якынча мәгълүматларга караганда, Әлфия Авзалова белән хушлашу иртәгә көтелә.

Җырчы Яңа Татар бистәсе зиратында күмеләчәк.

Бәйле