Әлфия Авзалованың кызы:«Әни үзенең кызыл күлмәген ярата иде – шуны кидертергә кушты»

-- Чулпан

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова кызы Зөлфиягә вафатыннан соң үзе белән ничек хушлашырга икәнен сөйләп калдырган. Зөлфия ханым «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә шул хакта әйтте.

— Әни: “Мин үлсәм, мине матур итеп күмегез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен”, — дия иде, — дип сөйләде Зөлфия “Интертат”ка. – Ул якташы, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка да, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да, филармония җитәкчесе Кадим Нуруллинга да шулай дигән.

Әни үзенең кызыл күлмәген ярата иде – шуны кидертергә кушты. “Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән саубуллашсын”, — диде. Өч көннән дә иртәрәк булмасын, диде. Барысы да аның теләге.

Ул инде әнисенең кызыл бәрхет күлмәген үтекләп, әзерләп куйган, өстенә ябарга ак бәрхет тукыма алган.

— Кызыл бәрхет күлмәк өстенә ак бәрхет япма матур булыр. Әни риза булыр иде кебек, — ди Зөлфия.

Зөлфия – Әлфия Авзалованың икенче кызы. Казан театр училищесын тәмамлап, Татар дәүләт филармониясендә әнисе янында да эшләгән. Соңрак ире Равил Нигъмәтҗанов белән озак еллар Кипрда, Америкада яшәгән. Алар  Ләйсән белән Рената исемле ике кыз үстергәннәр. Ләйсән Америкада яши, дүрт баласы бар, бәләкәенә яшь ярым.

Зөлфия ханым  ире белән бергә соңгы ике ел ярымда Әлфия апа Авзалова янында яшәде.

— Әни белән бик сөйләшә идек. Ул анекдотлар сөйли иде, яшьлеген искә ала иде, Илһам абый белән мөнәсәбәтләрен, безнең балачакларны, гастрольләрен… – ди Зөлфия ханым.

Әнисенә инсульт булган 5 май иртәсе турында ул болай дип сөйләде:

— Әни иртән торды, юынды, тешләрен чистартты, чәй эчтек, ботка ашады. Әни урындыкта утырып калды, мин этне йөртергә алып чыгып киттем. Урамда җиде генә минут булганмындыр. Бик тиз кердем. Әни урындыктан егылган иде, торгыздым. Сорыйм — аңлаешсыз гына җавап бирә. Врачларны чакырттым. Врачлар: “Башы әйләнгәнгә түгел, инсульт булганга егылган», — диделәр.

Әлфия апаны элеккеге “Обком больницасына” салганнар. Бу Казанның 2нче клиник хастаханәсе иде – хәзер Университет клиникасы дип атала. Кызлары биредәге врачларга һәм, гомумән, бөтен медперсоналга бик рәхмәтле: “Алар булдыра алганның барысын да эшләде, — ди Зөлфия. – Без анда өч-дүрт атна чамасы яттык. Аннары безгә йә өйгә чыгарга, йә башка җиргә урнаштырырга кирәклеген сиздерделәр. Бу больницаларның регламентлары белән бәйле”.

Зөлфиягә Татарстан Президенты Аппаратына да, Минтимер Шәймиев исеменә дә хат язарга туры килгән: “Әйе, кайчакта көрәшергә дә туры килде. Холкым тукталып кала торганнардан түгел. Аеруча әнигә кагылышлы булганда”, — ди Зөлфия.

Хат язылгач, барысы да тиз хәл ителгән — Әлфия Авзалованы 7нче шәһәр больницасына аерым палатага салганнар. “Әни никадәр генә кешеләрне яратса да, аның авыру килеш күренәсе килми иде — без моны аңлап аерым палата сорадык”, — дип аңлата Зөлфия ханым һәм үзләренә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтләрен җиткерә. “Хөкүмәткә, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга, филармония директоры Кадим Нуруллинга, җырчы Салават Фәтхетдиновка… – дип санап китә ул, кемне дә булса онытып калдыруыннан куркып. — Кайгы килгәндә кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, беркем дә баш тартмады. Энгель Нәвапович әнинең хәлен белергә палатага да килде. Әни аны бик ярата иде. Минтимер Шәрипович та, Энгель абый да – актанышлылар бит!”

Зөлфия ханым клиниканың баш табибы Марат Садыйковка, профессор Радий Есинга рәхмәтләрен җиткерде. “Теге дөньядан әнине “обком больницасы” чыгарды, 7нче больница дәваларга тырышты. Әни хәтта җырлый башлаган иде инде. Мин җырлыйм, ул кушыла”, — дип сөйли Зөлфия елый-елый.

Кызлары әниләрен бер минут та ялгыз калдырмаганнар. Гүзәле – төнлә, Зөлфиясе көндез гел янында булганнар. “Өч тапкыр янында конферансье Әлифә Вәлиева утырып торды. Әни аны таныганга күрә калдырып тордык. Әнинең бертуган сеңлесенең алты баласы калган иде бит әле. Әни аеруча алар арасыннан Розасын бик ярата иде – ул да карашты. Әмма көндезләрен әнине мин беркемгә дә ышанып калдырмадым – гел үзем янында булдым. Әни сөйләшмәсә дә аңлый иде, баш кага иде. Авыр иде. Без яхшыга өметләндек”.

Зөлфия ханым күз яшьләре белән әнисенең соңгы көнен хәтерендә яңарта: “Иртән 9га килдем. “Әни”, дим. Таный да кебек, әмма ничектер башкача. “Йоклама, — дим, — хәрәкәтләник”, — дим. Күзен ача да, йома. Врачларны чакырдым. Реанимациягә алып киттеләр дә, бераздан кире палатага кайтардылар. Мине алыштырырга кич апа килде. Аның белән 15 минут саен шалтыратышып тордык. Гүзәл әйтә: “Ничектер әллә ничек сулый ул”, — ди. “Врачларны чакыр”, — дим. Мин килгәндә әни реанимациядә иде. Янына керергә рөхсәт иттеләр. “Әни”, — дип кулларын үбә башладым. Шул мизгелдә “Быстренько уходите”, — дип чыгарып җибәрделәр. Мин аңлап та җитмичә атылып чыктым. Үлә башлавы булган икән. Врачлар нидер эшләргә тырышканнар. Без реанимация ишеге янында басып тордык. 10 минуттан табиблар: “Әниегез үлде”, — дип хәбәр иттеләр. Янына кертүләрен сорадык. Ул әле җылы иде. Аякларын үптек. Ике сәгатьтән алып киттеләр…”

Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Бәйле