«Ир балага әти кирәк. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Кушылыйк, Лилия!» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Яратып яшәгән ирем: “Мин кешечә яшәргә телим!” – дип, ишекне шапылдатып чыгып киткән көнне бөтен дөньяның асты-өскә килгәндәй тоелганы хәтеремдә. Кимсендем дип әйтү генә аз булыр. Гүя мине беркемгә кирәксез, кадерсез, җансыз әйбердәй чүплеккә чыгарып ташладылар. //Татарстан яшьләре//

…Сөешеп өйләнештек без Марсель белән. Әмма 4 ел яшәп тә мин балага узмадым. Табиблар сәламәтлегемдә бер генә дә хилафлык тапмагач, иремә дә медицина тикшерүе кирәклеген әйттеләр. Марсель исә бу хакта ишетергә дә теләмәде. Хәер, гаепнең Марсельдә икәнлегенә үзем дә ышанмадым, чөнки миңа кадәр бер хатынга өйләнеп, 3 ай гына торып аерылышкан һәм шул хатын тудырган кызына алимент түли иде ул. Мин күңелемне төшермәдем, табиблар ялгышадыр дип, им-томчыларга йөрдем, Кытай-тибет дәвачылары, ял йортлары калмады. Нәтиҗәсе генә юкка сарыф ителгән акчаларга, өметсезлеккә бирелүгә кайтып калды. Соңгы елда Марсель авыр-авыр сүзләр әйтүдән дә тайчынмый башлады. “Буш”, “кысыр” хатын белән гомерен заяга уздырганын башта читләтеп, тора-бара кимчелегемне йөземә бәреп, үзәкләргә үтәрлек итеп әйтергә тотынды. Тулы, тигез гаиләдә балалар үстерәм дигән хыялларымның чәлпәрәмә килүе иде бу.

“Кешечә” яшәргә дип киткән иремнең бик тиздән кабат гаилә корганын ишеттем. Ә мин үземнең шушы язмышым белән килешеп яшәргә дучар ителдем. Бүтән гаилә хакында инде хыялланырга да ярамый иде. Тагын бер ирне ата булу бәхетеннән мәхрүм итимме?

Еллар арты еллар узды. Язмыш дәфтәренә язылган ялгызлыгым белән ризалашырга теләмичә күңелемнән генә берәр ятимне уллыкка алырга уйлап йөргән көннәремдә тормышыма яңа сулыш өргән очрашу насыйп итте. Бер дус кызымның туган көненә Мәскәүдә яшәүче туганнан туган абыйсы да кайткан иде. Дустымның Кәрим исемле әлеге абыйсын бертуган абыйларыннан да якын итеп сөйләгәнен ишеткәнем бар иде инде. Шактый уңышлы бизнеска ия эшмәкәр, өйләнгән, хатыны украин милләтеннән икәненә, бер кызлары үскәненә дә сүзчән ахирәтем аша хәбәрдар идем. Хатыны иренең татар нәсел-нәсәбе белән әллә ни аралашырга атлыгып тормый, шунлыктан Кәрим туган якларына берүзе генә кайткалап йөри икән.

Мәҗлес азагына якынлашып, мин кайтырга кузгалгач, Кәрим мине озатып куярга теләк белдерде. Каршы килмәдем. Мәҗлес буе миннән күзен алмый утырган бу иргә карата күңелемдә ниндидер җылы хисләр, аралашасы, сөйләшәсе килү теләге уянган иде.

Без төнге Казан урамнары буйлап таң сызыла башлаганчы йөрдек. Күптәнге танышлардай сөйләшеп сүзебез бетмәде. Рәхәт, тыныч иде аның янәшәсендә.

Кәрим Казандагы эшләре тәмамлангач та китәргә ашыкмады. Бу көннәрдә мин бәхеттән тәмам исердем. Каты авырып, еллар буе дүрт стена артында ябылып ятып, әлеге генә терелеп якты дөньяга чыккан кешедәй тирә-якка бөтенләй башкача карый башладым. Мәхәббәттән башым әйләнсә дә, Кәримгә үземнең ирем белән аерылышу тарихын сөйләргә көч таптым. Кәрим үзенең ир бала хакында хыяллануы, ә хатынының тагын бала табып буй-сынын бозарга теләмәве турында әйткәч, бигрәк тә аны һич тә алдыйсым, өметләндерәсем килмәде.

Кәрим мине башын иеп тыңлап бетерде дә, коңгырт күзләре белән яндырып карап: “Ай-һай, тиз бирешкәнсең син!” – дип куйды. Аннан, хәзерге медицинаның могҗизалар тудыруына ышандырып, ялкынланып сөйләргә тотынды.

Кәрим Мәскәүгә китеп озак та үтмәде, менә могҗиза – үземнең авырга узганымны белдем. Әлбәттә, моны Кәримнән яшерүне кирәксенмәдем. Ата – баласын, бала атасын белергә тиеш ич! Кәрим миннән дә ныграк сөенде кебек әлеге хәбәргә. Телефоннан сөйләшкәндә тавышы калтырады. Үзе кабат-кабат: “Мин иртәгә үк яныңа очам!” – дип кабатлады.

Кайтмады икенче көнне үк Кәримем. Өченче көнне дә, дүртенче көнне дә… Дөрес, көненә телефоннан әллә ничә чылтыратып хәлемне белеште, кичектергесез эшләре килеп чыгуын әйтеп акланды. Бары тик бер айдан, сумка-сумка күчтәнәчләр, чәчәк бәйләме күтәреп килеп керде ул. Чигә чәчләре чалара башлаган ир үзен нәкъ сабый баладай тота иде. Учын эчемә куеп, туачак сабые белән “сөйләшә”. Баланың нәкъ менә малай икәнлеген исбатларга тотына: “Әйеме, улым! Әйт әле әниеңә, төкереп бирәбез без узи-музиләргә, егет башыбыз белән!” – ди, аннан миңа йөкле хатынның көндәлек режимы, туклануы хакында аңлатма бирә башлый. Бераздан кинәт кенә җитдиләнеп, нәселен дәвам итәчәк улының никахта туарга тиешлеген белдерде. Каршы килмәдем.

Кәримнең миңа нидер әйтергә теләп тә, кыюлыгы җитмәгәнен үзем аңлап алдым. Эш болайрак икән. Теге юлы Мәскәүгә кайтып төшүенә хатыны күңелле хәбәр белән каршы алган үзен – көндәшем дә йөккә узган… Алай гына да түгел, шактый авыр токсикоз белән кичерә икән. Вәгъдә биреп тә килмәвен шулай аңлатты Кәрим. Ирнең ике арада бәргәләнүен дә, кечкенә кызы Алия өчен ут йотуы, туачагы өчен дә җаваплылыктан кача алмавын аңламыйммы инде мин?! Шуңа да Кәримгә тормышын үзгәртүен дә, гаиләсен таркатуын да таләп итмәвемне әйттем. Ул исә мине дә, улыбызны да бервакытта да ташламаска вәгъдә бирде.

Кәримнең икенче кызы туып ике атна узды микән – тормышыма ямь һәм гамь, мәгънә өстәп, улым дөньяга аваз салды. Бала тудыру йортыннан безне кочагы белән роза чәчәкләре күтәргән, бәхеттән авызын җыя алмаучы әтиебез каршы алды.

Безнең җәмгыятьтә ялгызы бала үстерүче аналарны “одиночка” диләр. Менә шул сыйфатта инде 5 ел улым белән икебез генә яшәсәк тә, мин үземнән дә бәхетле хатын тагын бардыр дип исәпләмим. Кәрим миңа бернинди мохтаҗлык күрсәтмәскә тырыша. Яңа фатир алырга да булышты. Улыбыз Илшатка чын әти дә була белә. Илшатым әтисе белән горурланып туя алмый. Горурланмаслыкмы! Бакчадагы группаларындагы 20 баланың бер-икесенең генә әтисе улы яки кызының шигырь сөйләгәнен тыңлар өчен “утренник”ка килергә вакыт таба, нигездә бакчага әниләр генә килеп утыра. Ә Кәрим алдан ук эшләрен җайлап куеп, балалар бакчасындагы һәр “утренник”ка Мәскәүдән үк кайтып йөри! Әтисе группадагы җиһазларны яңартырга булышкач, тартма-тартма уенчыклар кайтарткач та, улымның башы күккә тигәндәй йөрде.

Яраткан эшем, көтеп алган, матур йөз-кыяфәте, холкы белән нәкъ әтисенә охшаган сабыем, өзелеп торучы дусларым-туганнарым булгач, үземне бер генә мизгелгә дә ялгыз итеп тойганым юк. Ә бит мине “кеше ирен савып ята” диючеләр дә, азгынлыкта гаепләүчеләр дә булды. Хәтта: “Юк, болай яшәргә ярамый инде! Арка җылытыр кеше кирәк!” – дип “киңәш” бирүчеләр дә булды. Үзе булдыксыз, хөрәсән ирен асрап ята, берүзе дөнья куып вакытыннан алда картаеп беткән, үзе “киңәш” бирә! “Арка җылытыр өчен минем дөя йоныннан сырылган юрганым бар. Арка түгел, җан җылытучы кирәк хатын-кызга, ә андый кешем минем бар!” – дип җавап бирдем үзенә.

Марсель дә килде мине “кызганырга”. Танышлардан яңа адресымны сорап алган. Болын кебек фатирымны, андагы җиһазларны сызгыра-сызгыра карап чыкканнан соң, “кешечә” яшәве барып чыкмаганлыгын бәян итте. Яшь хатын да балага узмаган. Әмма анысы минем сыман беркатлы булмаган, беренче баласына алимент түләүчене анализлар бирергә мәҗбүр иткән. Кечкенә чакта кичергән “свинка”, ягъни колак арты бизе шешү нәтиҗәсендә әти булудан мәхрүм икән минем яшьлек ярым. Менә бу юлы яшь хатын “кешечә” яшәргә теләвен белдергән. Бичара Марсель! Җитмәсә, беренче хатыны да кемнәндер тапкан баласын моңа “сылап”, алимент каерып яткан бит.

Марсель үз бүлмәсендә әтисе алып кайткан уенчыклар белән әвәрә килгән Илшатны бер мәл күзәткәннән соң: “Ир балага әти кирәк. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Кушылыйк, Лилия!” – диде.

Миңа җавап бирергә туры килмәде. Улымның телефоны чылтырады. Баланың телефоннан “Әтием, чынлап иртәгә кайтасыңмы? Ур-ра, аквапаркка барабыз!..” – дип чыркылдап көлә-көлә сөйләшүеннән бөтенесе дә аңлашылды кебек. Мин бары тик: “Мин әле һаман “кешечә” яшәргә өйрәнмәдем, Марсель”, – дия генә алдым. Ходаем күпсенмәсен генә бәхетемне…

 

 

Бәйле