Әлфия Авзалованың өчесенә Америкадан 14 яшьлек оныкчыгы кайта

-- Чулпан

17 июнь көнне татар халкы үзенең легендар җырчысы Әлфия Авзалова белән хушлашты. //Татар-информ//

Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың “өчесе”нә Америкадан оныгының кызы – Һәва кайта.

“Америкада яшәүче кызым Ләйсән әнине озатырга кайта алмады. Аның дүрт баласы бар, бәләкәенә яшь ярым. Өлкән кызы Һәвага 14 яшь. Шул оныгым кайта. Иртәгә әнинең өчесен үткәрәбез. Оныгым кайтуга зиратка да барырга җыенабыз”, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия.

Бәйле