Әлфия Авзалованың кызы: «Илһам Шакиров әнине Әпиләү дип йөртә иде»

-- Чулпан

15нче июньгә каршы төндә татар халкы зур югалту кичерде. Легендар җырчы, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова 84 яшендә инсульттан вафат булды. Мәрхүмә белән хушлашу 17нче июнь көнне Татар дәүләт филармониясендә үтте. Аның ишекләре җырчының тугры тамашачысы, хушлашасы килгән һәркем өчен ачык иде. Гади халык сәхнәгә менеп, Әлфия Авзалованы соңгы мәртәбә күреп калырга ашыкты. //Безнең гәҗит//

Килгәннәрнең күзендә яшь иде. «Әлфиясез ничек яшәрбез», «Әлфияне яратып тыңлый идек», «Бу бик зур кайгы» кебек сүзләр һәр тарафтан ишетелде. Санаулы минутлар эчендә филармониядә алма төшәрлек урын да калмады. Җырчыны соңгы юлга озатырга якынча ике меңнән артык кеше килгәне мәгълүм булды.

«Авыр тормыш кичерсә дә, югалып калмаган». Күпләр аның турында әнә шулай дип искә алды. Тик бу тормышын яраткан ул. Әлфия апаның биргән соңгы интервьюларының берсеннән өзек: «Бик авырлык күреп, салкын мич башында үстем, әни үлгәч… Шул яшьлегем кире кайтса, шул авыр тормышка кире кайтыр идем! Үлмәдем бит! Тырыштым! Кемгә кер, кемгә идән юдым. Шул салам түбәле ятим өебезгә кайтыр идем… Үкенмимен! Ризамын! Яшьлегем кире кайтса… тормышның кадерен белер идем. Җиңел тормыш – сөенеч тормыш түгел ул. Аллага шөкер, эшләп алдым, димен. Тәмсез булса да, тәмле дидем. Аллага шөкер, бу бар, дидем. Риза мин. Хәзерге тормышымнан да риза! Элеккеге тормышымны да сагынам».

Әлфия апа Авзалованың яраткан тамашачысына, халкына юату һәм хушлашу язмасы әзерлисебез килде. Әлеге уңайдан җырчының кызы Зөлфия ханым белән Әлфия апа яшәгән фатирда очраштык.

– Зөлфия апа, әниегезнең соңгы көннәре кайда узды, кайчан авырый башлады ул?

5нче майда әнигә инсульт булды. Без аны шулай булыр дип уйламадык та. Әни иртән торды, юынды, ботка ашап алды, чәй эчте. Аның эте бар. Мин этне урамга алып чыгып киттем. Иртәнге унынчы яртылар иде. 7 минут та вакыт узмагандыр, тиз урап кердем, ә керүемә ул идәндә ята. Урындыкка утырттым, сәер итеп салынып төште. «Әни, әни!» – дим, әле сөйләшә иде. «Әү», – ди. «Берәр җирең авыртамы?» – дип сорадым. «Юк авыртмый», – диде. Сөйләме үзгәргәнен сизеп алдым. Табиблар чакырттык. Аны 7нче хастаханәгә урнаштырдылар. Әни кешеләрне бик яратты, ләкин чирле килеш алар күзенә күренәсе килмәде. Шуңа аерым палата сорадык. Бер генә минутка да әнине ялгыз калдырмадык. Чиратлашып карадык. Табиблар әйтә: «Сиделка»лар яллагыз, үзегезгә җиңел булыр», – диләр. Баш тарттык. Әниебез алдындагы бурычыбызны үтәргә тиеш идек. Әни белән күрешкән соңгы көн… Иртәнге тугызга килдем хастаханәгә. «Әни», – дим. Таныган да кебек үзе, ләкин барыбер ничектер сәеррәк. «Йоклама, әйдә, хәрәкәтлән әле», – дим. Күзләрен ача да, шундук йома. Табибларны чакырдым, реанимациягә алып киттеләр, берникадәр вакыттан кабат палатага китерделәр. Мине алмаштыру өчен, кич белән апам Гүзәл килде. Мин үзем китсәм дә, 15 минут саен аңа шалтыратып тордым. Гүзәл әйтә: «Әни ничектер сәер итеп сулый». «Табибларны чакырт!» – дидем дә, үзем больницага килдем. Әни мин килгәндә реанимациядә иде. «Әни», – дип, кулларын үбә башладым. «Тизрәк чыгыгыз», – диделәр. Ул бу вакытта үлә башлаган икән, мин аңламаган идем. Шушы хәлләрдән соң 10 минут вакыт үткәч, ул үлгән, диделәр. Әни инсульттан соң 40 көн яшәде. Аның элек тә инсультлары булган иде. Микроинсультларны күп кичергән ул. Табиблар шулай диде. Монысы көчлерәк булып чыкты.

– Әлфия апа ничә ел элек бирешә башлады?

– 4 ел элек. Ул сөйләшә иде, хәрәкәтләнә иде, тик аяклары акрынрак йөри башлады. Тик ул беркайчан зарланмады: «Ай үләм, егылам хәзер», – дигәне булмады. Авырса да әйтми иде ул. Безне борчымаска тырышты. Әни беркайчан берүзе булмады, без гел аның янында идек. Бу 4 ел эчендә без аны гел күзәтеп тордык.

Әниегезнең исән чакта әйтеп калдырган нинди сүзләре әле дә колагыгызда яңгырый?

– Безнең әнине бик яраттылар, аның иптәшләре күп иде. Тик шулай булса да, ул безгә һәрчак әйтте: «Чын дус күп булырга тиеш түгел, берәү генә була ул», – диде. Ә үзенең чын дусты – шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева иде. Алар бергә җырлар яздылар, әни үзенең кичерешләрен, хисләрен аңлата, Гөлшат апа исә шуннан шигырь итеп яза. Алар бер-берсен аңлап иҗат иттеләр. Безнең гаиләләр дә дус булды. Без Гөлшат Зәйнәшеваны «гөл әни» дип йөрттек, аның балалары Әлфия Авзаловага «әннәкә» дип дәште. Бу ике дус икесе дә оҗмахтадыр. Беркайчан кешегә начарлык эшләгәннәре булмады. Әни гел әйтте безгә дә: «Дошманнарыңны беркайчан да каргый күрмә. «Исән-сау булыгыз, кайгы-хәсрәтләр күрмәгез», – дип әйт», – дия иде. Үзе дә һәрвакыт шулай эшләде. Әнинең яраткан киңәшләре мондый иде: «Алдашмагыз, урлашмагыз, бер-берегезне кадерләп яшәгез, көнләшмәгез, барына риза булыгыз. Сезгә мин дә бирәм, Аллаһы Тәгалә дә бирә, зарланмагыз!» Аннан соң әгәр без әни белән әзрәк сүзгә керсәк, ул гел бу сүзләрне әйтә иде: «Син миңа алай димә! Минем халкым бар! Халкым минем белән, мин халык кешесе!»Илһам ага янына кайгылы хәбәр җиткерергә баргач

– Әлфия апа гаиләдә нинди кеше иде?

– Ире булмагач, әни безне үзе генә тәрбияләде. Икешәр-өчәр айга гастрольгә китә. «Кызларым, мин ир дә, ана да, сезне үстерергә кирәк, акча да кирәк, мөмкинлек бирегез миңа», – дип чыгып китә иде ул мондый сәфәрләргә. Ул безгә әтине дә алыштырды. Үзе кырыс та, ләкин гадел дә, шул ук вакытта аналарга хас йомшак күңелле дә иде ул. Без әнигә тупас сүз әйтмәдек. Әйтүдән Аллаһ сакласын!!! Усал иде бит ул.

Әни алдашканны сөймәде. Ул алдашуны гафу итә алмады. Аннан соң гайбәт сатмады беркайчан да. Берәрсе турында сүз сөйли башласалар: «Белмим мин күрмәдем, ишетмәдем, берни әйтә алмыйм», – дип, тизрәк теманы борып җибәрү ягын карый иде. Гел юлда булуы сәбәпле, без әнине өзелеп көтә идек. Ул атнага бер мәртәбә шалтырата, без, почтага чабып барып, аның белән телефоннан сөйләшәбез – шундый чорлар иде бит. «Кызларым, хәлләрегез ничек?» – дип сорый иде. Әни бик чиста хатын иде. Җыештырылмаган фатирга кайтмасын дип, без апам Гүзәл белән алдан ук өйдә генераль уборка үткәрә идек. Зур савытларда керләргә чаклы кайнатып, үтүкләп куябыз. Ничек пешмәгәнбез – шаккатмалы! Өйләр ялт иткән була, әни кайтып керә. «Ай молодцы, кызларым, и балакайларым, и тәтиләр, и бәбекәйләрем минем…!» Һәм шулвакыт розетка өстендәге сөртелмәгән тузанны күреп ала. Әни кырыс кына сорап куя: «Ә бу нәрсә?!» Әни безнең максималист иде, эшлисең икән – җиренә җиткереп эшлә, эшләмәсәң – бар кит. Әни безне яшьли хезмәткә өйрәтеп үстерде. Мине үзе янына костюмерша итеп алган иде ул. Ирләр күлмәге юа идем. Беркайчан да: «Китер, үзем юам», – димәде. «Син моның өчен акча аласың, син аны юарга тиеш», – диде. Ул искиткеч гадел кеше иде.

– 1996нчы елда Әлфия Авзалованың тамагында рак икән дигән сүз чыккан иде. Бу чирне ничек җиңә алды ул?

– Ул вакытта әни өч атнага гастрольгә киткән иде. Кайтты, карасак – муенында страус йомыркасы чаклы шеш асылынып тора. Шаккаттык. Ә минем ирем доктор. «Нәрсә бу?» – дип сорый әнидән. Карлыккан тавыш белән, әни җавап бирә: «Тамагым утырды минем, сөйләшә алмыйм», – ди. Салкын тигән дә, тамагы шешкән дип белгән. Әле шул килеш концертта җырлап кайткан ул. Юлда вакытта тавышы гел беткән инде. Икенче көнне үк ирем аны мәҗбүри диярлек больницага алып китте. Табиблар калкансыман бизендә лимфосоркома дигән диагноз куйдылар. Операция ясардай түгел, дип, алдан ук кисәттеләр безне. Без Гүзәл апам белән еладык та еладык шул вакытта. Шуннан бу диагноз турында Минтимер Шәймиев белеп алган. Ул бөтенесен аякка бастырды: «Акча табарга, Әлфия Авзвлованы дәваларга!» Без әнигә яман шеш булуын әйтмәдек. «Доброкачественный», дип алдадык. Дөресен әйтсәк, ул үләчәк, бирешәчәк иде. Соңгы көннәренә чаклы да ул үзенең ракны җиңүен белмәде. Аңа берничә мәртәбә химия алырга туры килде. Чәче коелачагын белә идек, Гүзәл апам белән әнигә парик эзләргә киттек. Ул вакытта кибеттә юк иде париклар, көчкә таптык. Өстәлгә алып кайтып куйдым да, әни сорый: «Ни бу?» – ди. Үземчә йомшак кына аңлаткан булам: «Әни, чәчләрең коелачак инде бераз, шуңа сатып алдык», – дим. Шул мизгелдә әни бер аваз да чыгармады, бары тик күзеннән мөлдерәп яшьләре акты. Тавышсыз елады ул. Шуннан утырды да, тиз генә яшьләрен сөртеп алды да, парикны киде. «Ә нәрсә, бу минем чәчемә охшаган икән, төсе дә минеке икән!» – ди үзе. Берникадәр вакыттан соң әнинең чәчләре коела башлады. Учлам-учлам коела бит, түз генә!!! Чакырып алды мине янына. Карасам, кырынгыч тоткан, җылы су әзерләгән, үзе урындыкка утырган. «Кыр», – ди. Чәчен алдырды. Бу эшне эшләгәндә үлә яздым мин, шундый авыр булды. Химияләр алып йөрсә дә, әни җырлавын ташламады. «Мин теге колхозга барам, сүз биргән идем чөнки. Мин монда җырлыйм, чөнки анда көтәләр», – дип, чыкты да йөгерде. Әни үзенә операция эшләнде дип уйлады гел. Юк, эшләнмәде. Аның калкансыман бизеннән бераз биоматериал гына алганнар иде. Ракны ул табиблар ярдәме белән үзе җиңде.

– Әлфия апаның булмавы үзен нәрсәләрдә сиздерә?

Ой, шуның кадәр сагынабыз, белсәгез иде. Аның юклыгына әле дә ышанасы килми. Әни телевизор карарга бик ярата иде, «Йокыга китте бугай бит, телевизорның тавышын акрынайтыйк әле», – дип йөри беркөнне Гүзәл. Үзем дә: «Бүген әни янына больницага барасы бар», – дип уйлыйм. Әни юк бит инде. Җирләдек бит инде. Әнигә Америкадан үсми торган токымлы кечкенә эт алып кайткан идек без. Ул аның белән 3 ел ярым яшәде, бергә йокладылар. Сез ул этнең күзендәге моңсулыкны күрсәгез! Әни больницада ятканда 40 көн буе өрде, улады, елады ул. Әнинең үле гәүдәсен күрсәткәч кенә тавыш чыгаруыннан туктады. Сагына, бик сагына әнине. Нәкъ безнең кебек юксына. Әнинең каберенә көн саен барабыз. Сандугачлар сайрый! Үзәкләрне өздереп сайрый сандугачлар аның кабере янында. Әнине җирләгәч, икенче көнне Илһам ага Шакиров янына бардык. Әнинең үлүен җиткердек. Ул әнине, яратып, Әпиләү дип йөртә иде. «Әпиләү үлде, Илһам абый», – дибез. «Кит аннан, кайчан? – диде дә, – Эхххх», – дип авыр сулады. Аннан башка темаларга сөйләшергә тырыштык, Илһам аганы артык борчыйсыбыз килмәде. Алар әни белән гел аралашып яшәде. Соңгы мәртәбә узган елның июлендә очраштылар. И сөйләшкән булалар, и җырлаган булалар. Шундый матур булды бу очрашу. Үткәннәрне искә алган булалар…

– Соңгы елларда Әлфия апаның сәхнәгә чыгасы килдеме? Ул җырлап яшәдеме?

Ул гел җырлады. Аның сәхнәгә чыгасы да бик килде. Тик соңгы елларда ихтыяҗ юк иде аңа. Картайгач, кеше кемгә кирәк…

– Аңа ихтыяҗ булмадымы, әллә үзегез сәхнәгә чыгармадыгызмы?

– Чыгардык. Ул безнең тыеп торуларны тыңлап та карамаячак иде. Ул беркайчан кеше сүзен тыңламады, үзенчә эшләде. Соңгы тапкыр сәхнәгә 5 ел элек Салават белән чыкты әни. Ул анда тулы бер җырны да түгел, 4 сүз генә җырлады: «Картайган йөрәк тә сызлана». Салават белән сәхнәгә бергә чыгып җырлады. Һәм менә бу аның гомерен бик күпкә озайтты дип уйлыйм. Шундый дәртләнеп, канатланып кайтты ул. Аның сәхнәне сагынуы ярты елга басылып торды. Салават халыкка әнине онытырга мөмкинлек бирмәде.

Әниегезнең сәхнәгә чыкмый башлавы нәрсә белән бәйле булды?

– Ул инде үзе дә: «Җитте сәхнәдә кәкрәеп йөрергә», – дип шаярта иде. Имеш: «Тагын бер мәртәбә җырлап кайтам да, вәссаләм!» Берәрсе шалтыратып, чыгыш ясарга дәшсә: «Ну ярый, менә монысы точно соңгысы!» – дип, тагын чыгып китә. Шулай тагын җырлап йөрер иде әле, тик сүзләрен оныта башлады җырларның. Көйне исә һич онытмады. Үләр алдыннан мин, палатага кереп, аңа телефоннан үзенең концертларын күрсәттем. Шунда «Сагыну җыры» бар иде. Беләсездер ул җырны: «Ак чәчәкләр кебек кар ява, хәтерләтеп җәйге май кичен…» Исегездә булса, җырның кушымтасыннан соң, әни болай дип җырлый: «Лиллә-лиллә-лилләләүүүү». Әнә шул урынына килеп җиткән иде җыр, инсультлы әниебез кушылып, карлыккан тавыш белән үзенчә җырлап җибәрмәсенме! Бу 12нче июнь көнне булган хәл. Әнинең сөйләме үзгәргән иде, борынында зонт бар иде, без аны шуның аша ашаттык, ләкин ул барыбер җырларга тырышып ятты. Шуннан моңа Илһам абыйның чыгышларын күрсәттем. «Сандугач! Сандугач! Китмә, китмә, сандугач» дигән җирендә мәрхүмкәем: «Шә-ә-әп!» – дип, сузып әйтеп куйды. Салаватка да шулай дип әйтте. Аннан башка бер яшь җырчы чыккан иде, башын читкә борды да куйды. Ул соңгы минутларына кадәр җыр белән яшәде.

Әгәр исән булса, киләсе елның 15нче гыйнварында Әлфия апага 85 яшь тулган булыр иде. Тик бу түгәрәк датаны бәйрәм итәргә өлгермәде. Балалары, туганнары әлеге уңайдан моң патшабикәсен искә алу чарасы, концерт уздыруны планлаштыра. Әлегә мәрхүмәнең Коръән ашларын уздыру мәшәкатьләре белән йөриләр. Әлфия апа яшәгән фатирда аның 3есен, 7есен, 40ын уздырачаклар. Шундый авыр вакытларында, вакыт табып, безнең белән аралашканы өчен Зөлфия ханымга рәхмәтебезне белдерәбез. Чын күңелдән кайгыларын уртаклашабыз. Үз чиратында исә ул да әңгәмәбезне әнисенең сүзләре белән тәмамлады: «Халкыма рәхмәт. Әнине зурлаганнары өчен, кайгыбызны уртаклашканнары өчен. Рәхмәт, халкым!»

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Бәйле