«Адмирал» фаҗигасында улын югалткан Миңниса апа: «Биш бала арасында бердәнбер малай иде»

-- Чулпан

Казанда «Адмирал» базары янганнан соң, бу фаҗига корбаннарының берсе – Яшел Үзән районы Урысбага авылы егете Айзат Фәсхетдинов турында язып чыккан идек. Шул якларга командировкага барып, Айзатның әнисе Миңниса апа белән кабат очрашкач, йомшак күңелле бу хатынның көчле рухлы булуына, сабырлыгына тагын бер кат сокландык. //Шәһри Казан//

Биш бала арасында бердәнбер малай булса да, иркә үсми Айзат.
– 27 яшендә гүр иясе булды Айзатым. Нинди эшкә тотынсам да, аның өчен дип эшлим. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Ишегалдына чыксаң да, өйгә керсәң дә, аның кулы тимәгән нәрсә юк, алтын куллы иде улым, – ди әңгәмәдәшем.

Миңниса апа озак еллар мәктәптә китапханәче булып эшли, технологиядән укыта. Көне укучылар белән мәктәптә уза. Балаларны төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтә. «Хәзерге заманда оекбаш бәйләтеп кенә укучыны технологиягә тартып булмый», – дигән иде бер хезмәт укытучысы. Миңниса апа да, балаларны кызыктырыр өчен, ниләр генә уйлап чыгармый. V сыйныфта тамбур җөе белән шәмаил чигүдән башлыйлар. Балалар шулай ук флешка савытлары, энә кадый торган мендәрчекләрне дә яратып чигә икән. Миңниса апа үзе исә шәмаилләрне төрле техникада: хаҗсыман, тамбур җөй, алтын җеп белән чигә. Үз балаларына да кием-салымны, мәктәп формаларын, хәтта пәлтәләргә кадәр тегеп кидертә торган булган.

Күңел тынычлыгын Миңниса апа яраткан эшендә һәм диндә тапкан. Аның бабасы да 95 яшенә кадәр намазын укып, уразасын калдырмый яшәгән. Бабайның Коръәне Кырымда яшәүче кызы Рүзикамал апада бүген дә саклана ди. Баксаң, бу изге китапның тарихы бик тә гыйбрәтле икән. Бабай ул Коръәнне сугыштан алып кайткан булган.

– Бабай Ерак Көнчыгыш, аннары көньяк фронтларында хезмәт иткән. 1944 елны чечен халкын депортацияләү операциясендә катнашкан булган. Берсендә алар чечен авылына киләләр. Бер рус солдаты белән чечен йортына килеп керәләр. Анда ап-ак сакаллы чечен карты Коръән китабы укып утыра икән. Бабай, сөенеп, мөселман кешесе икән дип: «Әссәламегаләйкем», – дип эндәшкән. Ә рус солдатының моңа ачуы чыккан. Ул картның китабын тартып алып, беренче битен ертып, шуның белән тәмәке төргән. Ахырдан чечен карты, җаен табып,  китапны бабайның түшенә кыстырып җибәргән. «Ул көнне чәчем яртылаш агарды.

Чечен халкын ничек итеп кыйный-кыйный машинага төяүләре күз алдымнан китми», – дип сөйләгән бабай. Ул китапны кечкенә генә мендәрчек эченә теккән. Коръән китабын саклаганга да, туган ягына исән-имин әйләнеп кайткандыр бабаем. Ничек кенә булмасын, догаларның көче зур, – ди Миңниса апа. – Бала югалтудан да зуррак хәсрәт юктыр бу дөньяда. Улымның күңеле изге иде, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә тырышты. Авыл зиратларын җыештыру өмәләрен оештырды, ярдәм сорап килгән кешене беркайчан да борып җибәрмәде – матур исемен калдырды, шөкер. Аллаһы Тәгалә изге җаннарны, бу фани дөньяда гөнаһка батмасыннар дип, үз янына иртәрәк ала икән. Балама бүгенге көндә миннән дога гына кирәк. Мин баламнан мең риза, Аллаһы Тәгалә дә аңардан риза булса иде, улымның рухы шат булса иде дип дога кылам. Ананың баласы өчен кылган догасы пәрдәсез кабул булыр диелгән Пәйгамбәребез хәдисләренең берсендә. Шуңа өметләнәм…

Бәйле