Уразадан соң гадәти туклануга ничек дөрес итеп кире кайтырга? [табиб киңәше]

-- Чулпан

Рамазан ае ахырына якынлашып килә. Мөселманнар, төнге сәгать 1 тулганчы сәхәр ашап, кичке 20 сәгать 30 минутларга кадәр диярлек бер тәгам ризык, бер йотым су эчмичә, бер ай ураза тотты. Уразадан соң ашкайнату системасына зыян китермичә, гадәти туклануга ничек дөрес итеп күчәргә кирәклеге турында “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесенә Республика клиник хастаханәсе гастроэнтерологы Миләүшә Фәтхиева сөйләде.

Табиб өч кагыйдәне истә тотарга кирәклеген әйтә.
– Туклану еш (көнгә 4-5 тапкыр), әмма кечкенә порцияләр белән булырга тиеш.
–  Ризыкның “җиңел” булуы шарт.
– Гадәти ризыкка күчеш әкренләп кенә, 5-7 көн дәвамында булырга тиеш.
– Башта беренче 2-3 көндә суда пешкән боткалар, эремчек, майсыз ит һәм балык, парда пешкән яшелчәләр ашау кирәк. Тозны да әзрәк куллансаң яхшырак. Беренче 2-3 көндә баллы продуктларны да ашамый тору хәерлерәк. Татлы ризыкларны рационга әкренләп, кечерәк порцияләр белән кертергә кирәк. Беренче көннәрдә пичтә пешкән әйберләр ашау да киңәш ителми. Җиләк-җимештән башта бананга өстенлек бирергә кирәк. 3-4 көннән рационга яшелчә яки ит ашларын, каймак белән эремчек, атланмай өстәлгән боткалар кертергә була. Атна азагына гадәти туклану рационына кайтырга була, әмма ризык күләмен әкренләп арттырырга кирәк. Ашаганнан соң, ашказанында “авырлык”, эч тулу тойгысы булса, Юниэнзим ферментын кулланырга мөмкин. Ул үсемлекләрдән ясалган, мөселманнарга да ярый. 

 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА әзерләде

Бәйле