Гает көнне татар «йолдызлары» нәрсә пешереп, таба исе чыгарган? [Инстаграмга күзәтү]

-- Чулпан

Ислам динен тәкъвалык белән дәвам итүчеләрнең рух һәм тәннәрен зур сынауларга дучар иткән Изге Рамазан ае тәмамланды. Бүген Ураза гаете. Бу көнне ир-атларга мәчеткә барып намазда катнашу, ә хатын-кызларга өйдә таба исе чыгару гадәткә кергән. Артистлар, җырчылар, журналистлар һәм башкалар Ураза гаетен ничек итеп каршы алган икән? Инстаграмга үзебезнең күзәтүне тәкъдим итәбез. //Tatar today//

Президент Рөстәм Миңнеханов иртән-иртүк Инстаграмына барлык мөселманнарны котлап фотосурәт элеп куйды.

Җырчы Динә Латыйпова Рамазан аен ураза тотып үткәрә. Уразаның соңгы көнен моңсу күңел белән озата Динә ханым.

Җырлы гаилә Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар бәйрәмне Азнакайда каршы алган. «Ашлар бик тәмле!» дип язып куйган Гүзәлем үзенең аккаунтында.

https://www.instagram.com/p/BVwazRwlTOu/?taken-by=guzelem_official%20%20

Лилия Гыйматдинова гает коймагы пешереп гаиләсен сыйлаган.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон үзенең Инстаграм битенә: «Бәйрәмнәрегез күркәм узсын!» дигән матур теләк белән үзенең табын артында утырган фотосын элә. Ә хатыны бу арада камыр ашларын өлгертә. 

«Болгар» радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов та тәмле табын артыннан сезгә изге теләкләрен юллый.

Бәйле