Русия Президенты тагын халык белән якыннан аралашты. Бу аның шундый форматта берничә сәгать ил халкын кызыксындырган сорауларга 15нче тапкыр җавап бирүе. Мондый аралашу Владимир Путин өчен гадәти традицион гамәлгә әйләнде. Халык та көтеп ала бугай инде аны. Дөрес, мин башка илләр җитәкчеләре арасында, шулай халыктан сораулар җыеп, аларга җавап бирү очракларын белмим, бу, кем әйтмешли, Русия мәмләкәтенең үз казанышы… //Безнең гәҗит//
Быел 70тән артык сорау авторы җавапка ия булды. Дөрес, килгән сораулар узган елга караганда 2 тапкыр кимрәк теркәлгән, былтыр ул 4 миллион булган. Сорауларның азаюы – бу элемтәгә халыкның игътибары кими, дигән сүз түгел. Әгәр Бөтенрусия иҗтимагый фикер фонды (ВЦИОМ) сораштырулары нәтиҗәләренә ышансаң, Путин белән турыдан туры элемтәнең эчтәлеге белән русиялеләрнең 66 проценты таныш. Һәр унынчы кеше трансляцияне тулысынча караган.
Ләкин эфирны караучылар быел узган елга караганда кимрәк булган. Ә 2015–2016нчы елларда Путинны телевизор аша халыкның 15 проценты карап утырган.
Сораштыру 16–18нче июнь аралыгында 1,8 мең кеше арасында телефон аша уздырылган.
ЭШЛӘР КҮП, ВАЗЫЙФАЛАР ЭШЛӘМИ
4 сәгатьлек чыгышында Президент чираттагы тапкыр алда торган бурычларны искәртте. Болар: русиялеләрнең яшәү шартларын, керемнәрен яхшырту, ана капиталын индексацияләү, һ.б. мәсьәләләр. 2018нче елның 1нче гыйнварыннан бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы да күтәреләчәк икән. Коррупция, соңгы вакытта югары чиндагы түрәләрнең урлашуы һәм фаш ителүе мәсьәләләре дә кузгатылды. Ә Путин, коррупциягә каршы көрәш мөһим мәсьәлә булса да, бүген аның иң авырткан урын түгеллеген искәртте. Кыскасы, чираттагы ток-шоу югары дәрәҗәдә оештырылды һәм үткәрелде. Мин моны кайчандыр телевидениедә эшләгән кеше буларак әйтәм: Путин белән турыдан-туры элемтә, мөгаен, телеканаллар, телепрограммалар арасында иң югары рейтинглыдыр. Путин үзе дә менә дигән телевизион алып баручы. Һәм… күңелдә тагын фикер туа: ярый әле Путин бар, югыйсә, нишләр идек… Юллар төзелмәс, хезмәт хаклары түләнмәс… хәтта йортларыбыздагы ватылган кранны да төзәтүче булмас иде. Тормыш-көнкүреш чатаклыклары алдында калучылар, урыннардагы түрәләрнең башбаштаклыкларына юлыгучылар, киләсе елны, чираттагы турыдан туры элемтәне көтәргә тиеш булачак инде. Мөгаен, президент сайлауларына кадәр Путин тагын шулай аралашып алыр әле.
Көнкүреш ваклыклары проблемалары ил башлыгына килеп төртелергә тиеш түгелдер ул. Кызганыч, бездә шулай. Путин белсә… Путинга җиткереп булса… бу эшләнер иде, дип яшәү, дөрес микән ул?! Хакимият вертикале, димәк, дөрес корылмаган. Анда эреле-ваклы түрәләр үз вазыйфаларын тиешенчә башкармый булып чыга түгелме? Ә чатаклыклар җитәрлек. Кайберләреннән чәчләр үрә торырлык. Менә шуларның берсен телгә алмакчы булам.
6 ЯШЬЛЕК СӘРХҮШ
Кеше ышанмастайны чын булса да, сөйләмә, дигәннәр бит. Менә бу вакыйга кайда-кайда, безнең илдә килеп чыккан. Һәм ул бары безнең ватаныбызда гына мөмкиндер.
Вакыйга Мәскәү янындагы шәһәрдә була. 23нче апрельдә Hyundai Solaris машинасын йөртүче ханым велосипедта баручы 6 яшьлек малайны бәрдерә. Шаһитлар баланың машинага 10 метрлап өстерәлеп баруы, аның шунда ук үлүе турында сөйли. Машинаның тизлеге 70 километрдан да кимрәк булмаган. Ә бу балалар мәйданчыгы, һәм машинада аркылы үтеп булмый торган җайсыз урын. Инде алга таба әйтәсе хәбәрне укырга алынганчы, басып торсагыз – утырыгыз: суд-медэкспертизасы, баланы исерек, дип тапкан. Шул ДОКУМЕНТТА 6 ЯШЬЛЕК БАЛА ЯРТЫ ЛИТР АРАКЫ ЧӨМЕРЕП ӨЛГЕРГӘН… Ә бәхетсез ата бу эш буенча җинаять эше ачтыра алмый айдан артык хокук сакчыларының бусагаларын таптаган. Моның сәбәбе гади: имеш, кеше таптаган шофер Ольга Алисова җинаятьчел төркемдәге текә бәндәнең хатыны булып чыккан. Мәрхүм баланың әтисе үзен сатып алырга теләүләр, янаулар турында да искәртә… Бу вакыйга киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булгач кына икенче төрле борылыш ала: баланы кире казып алып яңадан экспертиза үткәрәчәкләр…
Мин бу вакыйганы юкка гына телгә алмадым. Путин, коррупция турында сүз чыккач, югары дәрәҗәдәге түрәләр дә хилафлыклары өчен җинаять җаваплылыгына тартыла, ә аларның гамәлләренә бары тик хөкемдарлар гына бәя бирә ала, дип белдерде. Әйе, Путин белән килешәм: суд, хокук саклаучылар бәйсез булырга тиеш. Тиеш, әмма бәйсезме алар? Менә шушы Мәскәү янындагы шәһәрдәге фаҗига бәйсезлек турында сөйлиме? Мондый мисаллар азмы? Күп вакыйгалар иҗтимагый резонанс алгач кына тиешле юридик бәясен ала. Анда да факт түгел: җинаятьче тиешле җәзасын алачакмы? Җинаятьче белән җинаятьче арасында да аерма барлыгына мисаллар җитәрлек.
Әле шушы арада редакциябез Татарстанның бер районында табибларның ялгышы аркасында килеп чыккан үлем очрагын тикшерә. Акны кара дип исбатлауда киртәләрне җимерү безгә дә бик кыен, гади кешегә кая ул?! Якын арада максатыбызга ирешәчәкбез. Гаеплеләрне фаш итәчәкбез. Һәм бу да зур резонанслы вакыйга булыр дип уйлыйм.
Менә шундый шартларда, ярый әле Путин бар, дип куям. Аның 2018нче елда да сайлануын телим. Чөнки йортымда кранымны ясап бирүче булмаса, тотам да Путинга язам. Бүген илебездә юк кына нәрсәләрне дә шул Путин ярдәмендә генә хәл итеп була башлады бугай. Патша шәп, боярлар яман…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ