Татар тамадалары: Намаз укыймысыз дип тәнкыйтьлиләр, ә без никах үзәге оештырабыз

Моннан берничә ел элек хәләл мәҗлесләр оештыру сирәк күренеш булса, бүгенге көндә ул күркәм гадәткә әверелде. Танылган татар тамадалары элек хәләл мәҗлес үткәрүне сорап аена бер тапкыр мөрәҗәгать итсәләр, хәзер — көн саен, ди. Татар халкының милли йолаларын пропагандалаучы алып баручылар махсус үзәк оештырырга җыена. //Интертат.ру//

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Никах һәм мөселман бәйрәмнәре дип аталачак бу үзәк «Туган авылым» комплексындагы биналарның берсендә урнашачак дип ниятләнә. «Без — алып баручылар өчен никах — ул эш, бизнес. Ләкин никахның яшь пар тормышындагы иң мөһим вакыйга булуын истә тотарга кирәк. Безнең максат — акча эшләү түгел, ә гореф-гадәтләрне саклау, аларны пропагандалау булырга тиеш. Кызганычка каршы, күп кенә яшьләр никах турында бик белеп бетерми. Ә биредә без никахның барлык үзенчәлекләре турында бәян итәргә, әзерлек өчен ниләр кирәген аңлатырга телибез», — дип сөйләде очрашуда Никах үзәгенә нигез салучыларның берсе Замирә Рәҗәпова.

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Аның әйтүенчә, үзәк көн саен эшләячәк. Монда бизәнү, милли кием сайлау, декор, хәләл меню һәм башка сораулар буенча җавап табып булачак. Киңәш-тәкъдим хезмәте бушлай күрсәтеләчәк.

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

«Кол Шәриф мәчете белән килешүебез бар. Ягъни никахны Кол Шәриф мәчетендә укыганнан соң, бирегә килеп никах бәйрәме оештыру. Икенче вариант — мулланың үзен чакыру. Минемчә, яшьләрнең күбесе Кол Шәриф мәчетендә никах укытырга, анда фотосессия ясарга хыяллана», — дип белдерде дизайнер Алсу Маликова.

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Оештыручылар бөтен алып баручылар белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Бу тәкъдимгә риза булучылар турында биредә тулы белешмә әзерләнәчәк. Тамадалар турында видеоролик ясарга да планлаштырыла. Шулай итеп, бирегә алып баручы эзләп килүчеләргә профессионал тамадалар тәкъдим ителәчәк. «Мәгълүм булганча, гадәттә, тамадалар клиентлары белән төрле сәүдә үзәкләрендә очрашу билгели. Ә махсус үзәктә очрашу алып баручыларның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк», — ди Замирә.

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

«Безне еш кына «намаз укымыйлар, ураза тотмыйлар, яулык ябып йөрмиләр» дип тәнкыйтьләргә, пычрак атырга яраталар. Ләкин никах мәҗлесен алып бару өчен көн дә яулык ябу, намаз уку шарт түгел. Кешенең күңеле чиста булырга тиеш. Икенчедән, без никах укымыйбыз, бәйрәм өлешен алып барабыз», — диде Замирә Рәҗәпова.

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Очрашуда катнашкан алып баручылар Гөлүсә Ахунова (күпләр аны Маликовна дип белә), Айнур Сөләйманов, Гөлназ Фәйзрахманова махсус үзәк ачылуын хуплады. «Аллага шөкер, бу юнәлештә уңышлы гына үсәбез, алга барабыз. Хәләл мәҗлесләргә сорау артканнан арта бара», — диде Айнур Сөләйманов. Гөлүсә Ахунова исә яшьләр белән үзәктә очрашу оештыруның уңайлы булуын белдерде.

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Бу хакта башка алып баручыларның да фикерен сораштык:

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Салават Миңнеханов: «Никах, хәләл туй юнәлешен пропагандаларга кирәк дип уйлыйм. Гомумән, хәләл мәҗлес үткәрү хәзер «тренд». Шуңа күрә мин әлеге үзәк ачылуын хуплыйм».

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Алсу Фазлыева: «Хәләл бәйрәмнәр оештыру үзәкләре булу — бик яхшы. Алар күбрәк булган саен аны үткәрүчеләр дә артыр дип уйлыйм. Андый җирдә булган кеше белә: бу — искиткеч эчтәлекле, мәгънәле кичәләр».

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Илшат Вакказов: «Минемчә, кызыклы проект. Очрашуларны һәрвакыт анда оештырып булмас. Шулай да идеясе шәп!»

В " Туган авылым" прошла встреча Ведущих

Эльвира ШАКИРОВА. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Бәйле