«Ана хакын хаклап әнине үлгәнче тәрбияләячәкмен, тик күңелемдә аңа карата җылылык юк…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Узган елның язында 86 яшьлек әнкәйгә икенче тапкыр инсульт булды. Бәхетебезгә, неврология бүлегенә бик тиз илтеп җиткердек. Баш табибны гозерләп, бүлек мөдирен җайлап-майлап дигәндәй, аңын җуйган әнкәйне реанимациягә урнаштыруга ирештек. //Татарстан яшьләре//

Ике тәүлеккә якын үлем белән тартышкач, аны хәрәкәтсез, телсез хәлдә, палатага чыгардылар. Табиб реаниматологларга, шәфкать туташларына рәхмәттән үзгә сүз юк, ярымүле хәлдәге карчыкны бер ай дигәндә терелтеп аякка бастыра алдылар. Шөкер, күз тимәсен, әнкәй бүгенге көндә үз акылында, үз аягында, чәен куеп эчә, сөйләшә, кибеткә дә үзе чыгып керә, уткагазга да үзе түли. Сүз дә юк, без аны язмыш кочагында ялгыз калдырмыйбыз. Кадер-хөрмәттә яшиләр, үги әти белән икесенә ярыйсы гына пенсия алалар. Сеңелләрем көнаралаш кереп хәлләрен беләләр. Керләрен, идәннәрен юып, кирәкле даруларын, азык-төлекне китереп кенә торабыз.

Авырганда әнкәйне чиратлашып сакладык. Кысан палатада өч авыру, аларны карап, тагын өч кеше кизү тора. Көне ярый әле, ничек тә үтә, тик баш төртеп хәл алырга урыны булмаган кысан бүлмәдә төннәр яман озын тоела. Җитмәсә, каты чирлеләрнең көен көйләве читен. 78 яшьлек Клавдия әбекәйне караучы Людмилага аеруча авыр: өендә балалары көтә, ә аны сырхауханәдә алыштырырлык якын кешесе юк. Миңа Люда әнисенә кырысрак мөнәсәбәттә кебек тоелды. Беркөнне, әнкәй янында сеңлем калгач, без Люда белән автобус тукталышына бергә бардык. Шунда, түбәндәгеләрне сөйләп, ул мине шаккатырды.

— Ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, мәңгелеккә китәргә вакыт инде аңа, тагын күпме интектерергә инде мине? — диде ул, әнисе турында. — Моңарчы да нервымны күп ашады. Аның даими каныгуы, бөтен җиргә кысылуы аркасында быел ирем ташлап чыгып китте. Иремә үпкәләр хәлем юк, чөнки әнинең ачы теленә, зәһәрлегенә түзәрлек түгел. Ирем химия заводында, зарарлы цехта эшли, акчасын тулысынча алып кайтып бирә иде. Ацетон белән эшләгәнлектән, киеменә, тәненә шуның исе сеңеп беткән иде. Әни аны: “Кайттыңмы, фу, вонючий козел”, — дип каршы ала, табын янында: “Күп ашыйсың, сине ашатып туйдырганчы бәреп үтерәсе җиңелрәк”, — дип мыгырдана. Авыр эштә интеккән таза ир нишләп аз ашарга тиеш соң әле? Үзе эшләп тапкан ризык, теләсә-күпме, туйганчы ашасын! Әнигә ярар хәл юк, әле — мышный, әле — гырлый, әле төчкерә дип, иремнән гел гаеп таба. “Ярты акчасын яшереп калдыргандыр әле!” — дип, аның кесә төпләрен актарып йөри. Тапмагач, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә: “Утыз мең дә булдымы акча?! Ник эштән соң калып яки ял көннәрендә чумара эшләмисең? Эштән шөреп булса да кыстырып кайтырга кайчан өйрәнәсең инде син?” — дип бәйләнә. Ә мин ике ут арасында. Авыр холыклы әнине дә ярсытасы килми, иремне дә кызганам. Берәр явыз бәндә булса, әбисенең авызын яптырыр, телен тешләтер иде дә, ирем йомшак, тәртипле-тәрбияле йортта үскән авыл малае. Шулай да берзаман аның да түземлеге төкәнде, әни котырынып өстенә килгән мәлдә, башын аска иеп чыкты да китте. Миңа рәнҗүле караш ташлады, тик авыр сүз әйтмәде. Артыннан чыкмакчы идем, әни изүемнән умырып тотты да: “Йә ул — авыл мокыты, йә мин!” — дип кычкырды.

Үскән чакта да рәхәт күрсәтмәде ул безгә. Апам авариягә эләгеп яшьли үлде, энем армиягә киткән җирендә өйләнеп, Чита өлкәсендә төпләнеп калды. Аның читләшүенә дә әни гаепле, хатынын башта аңа алып кайтып күр- сәтмичә генә өйләнгән өчен: “Өйгә кайтып басасы булмагыз, ул әнчегеңне барыбер кертмим!” — дип хат язды. Әтиле килеш әтисез үстек без. Әти сугыштан яраланып кайткан, җитмәсә, торыр җирләре дә начар булган: салкын баракның кысан бүлмәсендә яшәгәннәр. Әти, беренче баласы тугач: “Клава, бераз тернәкләнеп, аякка басыйк инде, яме, үз йортыбыз булгач, балаларны күп итеп табарсың”, — дигән. Әнигә шул сүз җитә калган: “Теләсәм, елга икене табармын, синнән булмаса, баланы күрше Степаннан алып кайтырмын!” — дип, әтине мыскыл иткән. Өч баласы тугач, өендә җылы сүз ишетмәгән, наз, хөрмәт күрмәгән әткәй үзләре цехында эшләүче ялгыз хатынга йортка кергән. Озак тормыйча, икәүләп казах даласына чыгып киткәннәр. Бәлки алай ук ерак китмәгән дә булырлар иде, әни аларның эштән кайтуларын сагалап торып, өсләренә керосин сипкән. “Шырпы сызып, ут төртергә өлгерми калдым, ул ике падланы яндырып көл итә алмавыма үкенәм”, — дип сөйләде ул соңыннан безгә. Әти еракка киткәч безгә көн бетте. “Әй, сез, Харитон калдыклары, нәрсә дип җәелеп йоклап ятасыз? Хәзер үк торып эшкә керешегез!” — иртәнге дүрттә барыбызны да салкын урамга кар көрәргә куып чыгара иде. Дворник булып эшләде ул. Дөресрәге, эшли дип саналды, ә авыр эш газабы безнең ябык җилкәләргә, нечкә беләкләргә төште. Үзебезгә тиешле участокны җыештырып бетереп өйгә керәбез, ә аркалар чеп-чи су. Юынып-киенеп мәктәпкә чабасы бар бит. Ә әни: “Ач дуңгызлар кебек ризыкка ябырылма- гыз, ачка үлмәслек тамак ялгасагыз шул җиткән! Сез Харитон калдыкларын күпме генә ашатсам да, симертеп иткә тапшырып булмас!” — дип кычкыра.

Без кимсенеп үстек, рәтле кием күрмәдек. Саран әни әтидән килгән алимент акчаларын саклык кассасында җыеп барган булган. 1992 елда 20 мең сумга якын акчабыз “янганын” күптән түгел генә белдем. “Атагыз сезне ташлады, бар дип тә белми, булышмый”, — дип, гомер буе җаныбызны талады ул. Әтинең икенче хатыны бала тапмаган. Ул үлгәч, инфаркт кичергән әти ялгызы калган. Миңа бу хакта тәфсилләп язган хаты килде. Җан тартмаса да, кан тарта диләрме әле? Тәвәккәлләп чыгып киттем дә, әткәйне кайчандыр үзе эшләп алган фатирының түр башына алып кайтып салдым. Әни кара коелды. “Үзе дөмекмәсә, агу эчертеп үтерәм!” — дип янады. Әти безгә ничек ярдәм итеп яшәвен сөйләп өлгерде. Баксаң, һәр уку елы алдыннан сатып алынган кием-салым, апа белән мине вузга укырга кертү өчен түләнгән акчаларны әти җибәргән булган, туй чыгымнарын да ул каплаган булган икән. Ир белән хатын, үзара килешә алмыйча, аерылышсыннар да ди, ә нигә балаларны газиз әтиләренә каршы куярга, аңарга карата нәфрәт тәрбияләргә? Әни безгә: “Сез иң юньсез кеше балалары, үзегез дә бер тиенгә тормыйсыз, имгәкләр”, — дип кимсетеп үстерде. Беренче ягымлы сүзне булачак иремнән ишеттем. Матур, сөйкемле, булдыклы булуымны ул күрде һәм шул хакта сөйләп, үз бәямне күтәрергә, үз кадеремне белергә өйрәтте.

Теләсә-кем, теләсә-ни әйтсен, әмма мин әнине яратмыйм. Ана хакын хаклап аны үлгәнче тәрбияләячәкмен, тик күңелемдә аңа карата аз гына да җылылык юк. Әни булган җирдә бөтен кешегә кыен. Әле хәзер дә, рәхмәт укыйсы урында, мыгырданып, үзен үлемнән алып калган табибны, шәфкать туташларын сүгеп ята. Ярый әле сөйләшүен чит кеше аңларлык түгел…

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Бәйле