Зәйдәге фаҗиганең сәбәбе ачыкланды

-- Чулпан

Россия Эчке эшләр министрлыгында Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте сәбәбенең якынча версиясен атадылар. Экспертлар авариянең ничек килеп чыккананын фаразлый. //Интертат//

Пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкәч, автобусның алгы тәгәрмәче чыгып очкан, һәм ул уң ягына ауган. Нәтиҗәдә, безнин багы янып китә. Бу хакта “Россия24” телеканалында Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы урынбасары Сергей Добряков хәбәр иткән.

“Йөк автомобиленә килеп бәрелгәч, автобусның тәгәрмәче чыгып оча. Бу автобусның конструктив үзенчәлеге шунда: аның ягулык сала торган багы алда урнашкан. Алгы тәгәрмәче сафтан чыккач, автобус ава башлый һәм ут каба”, — дип ачыклык кертә Добряков.

Тикшерү фаразы буенча, бензин багына ут капкач, берничә секунд эчендә ялкын салонны камап ала. Уң ягына ауганлыктан, ишек аша чыгу мөмкин булмый.
Искәртеп үтик, 2 нче июль 00.37 сәгатьтә, Самарадан Ижауга юл тоткан “Неоплан” автобусы фаҗигагә юлыга. Соңгы мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелә, төрле дәрәҗәдә пешү һәм җәрәхәтләр алган 15 кеше хастаханәләргә озатыла.

Бәйле