Илсөя Бәдретдинова Мамадышта герь күтәрүче кызларны күреп шаккаткан [видео]

-- Чулпан

Җырчылар Сабантуйларда катнашып, нинди генә кызыклы кешеләрне очратмый да, күңелле вакыйгаларга юлыкмый. Илсөя Бәдретдинова да Мамадыштагы бәйрәмнән гаҗәпкә калып кайткан. //Tatar today//

«Кичә Мамадыш кызларына шаккаттым. Чират торып герь күтәрәләр!» , — дип язган Илсөя үзенең Инстаграмдагы битенә һәм  шушы видеоны элгән. Хатын-кызлар арасында 8 килолы авыр герьны 200-300 тапкыр күтәрүчеләр дә табылган икән. Илсөя көчле затларга соклануын һәм ирләрне җәлләп тә куюын белдерә.

 

Бәйле