Сабан туйлары кайчан гөрләр? [яңартылган график]

-- Чулпан

Зәй районында булган фаҗигагә бәйле, күпчелек районнарда Сабан туе кичектерелгән иде. //Татар-информ//

8 июльдә Сабан туе Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Теләче, Ютазы һәм Чаллыда узачак.
9 июльдә Сабан туе бәйрәмен Балтач, Буа, Кукмара һәм Аксубай (көне ачыклана) районнарында билгеләп үтәчәкләр.
Актанышта Сабан туе бәйрәме 15 июльгә (16 июльгә үзгәрергә мөмкин), Чирмешәндә 15 июльгә, Мөслимдә16 июльгә билгеләнгән.

Биектау районында бәйрәм 22 июльдә булыр дип көтелә. Тәтештә һәм Менделеевскида көне ачыкланачак.

Казанда Сабан туе 15 июльдә үтәчәк.

Бәйле