Сергей Миронов «Тасма» бинасында ясалган татар кызына исем эзли [фото]

-- Чулпан

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының башлыгы Сергей Миронов үзенең Инстаграмдагы битендә  “Тасма” бинасында сурәтләнгән кызчыкка исем сайлау бәйгесе оештырырга тәкъдим иткән. //Татаr today//

Аңа язылучылар инде комментарий итеп исемнәр дә калдыра башлаган. Араларында Ләйсән, Айгөл, Асылъяр, Ләйлә, Алсу дип кушарга кирәк дигән тәкъдимнәр дә, артист Чулпан Хаматова хөрмәтенә Чулпан дип кушарга ният белдерүчеләр дә очрый.

Тәкъдим ителгән исемнәр арасыннан иң уңышлы 3 исем сайлап алынып, соңыннан ачык тавыш бирү оештырылачак.

 

Бәйле