Әтиләре белән генә яшәүче күп балалы Фазыловлар гаиләсе йортсыз кала [ярдәм итик]

-- Чулпан

Тормыш авырлыгына зарлансак та, безнең күпчелегебезнең сыеныр урыны, кайтып керер җылы өе бар. Шәһәр җирендә кайберәүләрнең үзенеке дип атарлык фатиры булмаса да, алар арендалап булса да, үз оясын кору мөмкинлегенә ия. Ә менә Фазыловлар гаиләсе, гомумән, баш өстендә түбәсез калуы ихтимал. //Интертат//

Төмән өлкәсендә Ишменево авылындагы Фазыловловлар яшәгән  йорт инде күптән авария хәлендә. Тиздән ул, гомумән, яшәргә яраксыз хәлгә киләчәк. Ә йортны тәртипкә китерергә бу галәнең физик мөмкинлекләре дә, матди чаралары да юк.

Изел Фазылов бүгенге көндә өч улын берүзе тәрбияли. Сау-сәламәт булса, ул йорт- җирләрен вакытында карап, тәртипкә китерер, бу хәлгә җиткермәс иде дә, әмма әти кешенең балачакта алынган аяк җәрәхәте берни эшләргә мөмкинлек бирми.

— Кечкенә чакта аякны сындырдым да, ул шуннан юньләп ялганмады. Интегеп йөрдем шулай. 1986 елда операция дә ясаганнар иде — буынга протез куйдылар. Әмма берничә елдан яңадан аякка да баса алмас хәлгә килдем. Табиблар аннары әйтүенчә, куелган протез, күрәсең, ниндидер сыйфатсыз пластмасс кына булган һәм коелып төшкән. Аннары тагын бер операция ясадылар. Инвалидлык билгеләделәр. Әмма соңгы медкомиссиядә табибларга акча төртү мөмкинлеге булмагач, инвалидлыгымны да алдылар. Бүген аякта мин үзем. Әкренләп йөрим, әмма берни эшли алмыйм. Авыр күтәрергә ярамый, кичкә инде мин аяксыз калам. Шуның аркасында эшкә дә урнаша алмыйм, — дип сөйли Изел Фазылов.

Шуңа да карамастан, Изел үз балаларыннан баш тартмаган. Тормыш итәргә, көн күрергә авыр булса да, өч улы — Ленарга хәзер — 12, Айнурга — 9, Эльварга — 8 яшь — аның янәшәсендә.  Хатыны, балаларның әниләре белән Изел аерылган булган, аягы аркасында эшли алмавы, гаиләне туендырырлык хәлдә булмавын сәбәп итеп, ул чакта хатынының әнисе аларны бергә яшәтмәгән. Аерылышканда әле икенче уллары Айнурга нибары 8 ай булган, ә Эльвар инде алар бергә тормаганда туган. 

Балаларның әниләре исә тора-бара эчә башлаган, аннары балаларын, гомумән, ташлаган һәм ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Соңрак үлеп тә киткән. Шунда нарасыйларны балалар йортына урнаштыру турында сүз чыккан. Иң нәни малайга ул чакта нибары өч яшь була. Әмма Изел, үзе дә көнен-көнгә чак ялгаса да, улларының балалар йортына эләгүен теләмәгән һәм үз янына алган.

— Балалар йортында да рәхәт түгел бит инде. Аларга мул тормыш бирә алмасам да, мин аларның әтиләре. Якын кешенең яннарында булуы барыбер яхшырак, ди Изел. Әниләре үлеп киткәндә, олы малай мәктәпкә керә генә иде әле, иң кечесенә нибары 3 яшь иде. Менә шулай инде 5 ел яшибез, авыр булса да, баш өстебездә түбәбез бар иде. Хәзер менә йортыбыз яшәргә яраксыз хәлгә килеп бара, — ди әти кеше.

Фазыловлар гаиләсе яшәгән Ишменево авылында электр, гомумән, кертелмәгән, бензин генераторын тәүлеккә ике тапкыр гына кабызалар. Газ йортларда шулай ук юк, алар утын ягып җылытыла, ә алар яшәгән йортның диварлары инде череп беткән, ярыклар барлыкка килгән — шуның аркасында җылылык сакланмый. Түбәләре шулай ук тишелгән. Күпбалалы гаиләгә мондый шартларда яшәү ярашлы түгел, билгеле.

Төмән өлкәсенең Татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Бездә ятим балалар юк» хәйрия проекты кысаларында әлеге гаиләгә ярдәм итәргә алынганнар.  Овсянниково авылында Фазыловлар өчен тормыш итәргә  яхшы шартларга ия йорт табылган. 20 сутыйлы бакчасы да бар — гаилә үзен туендыру һәм сату өчен яшелчәләр үстерә алачак. Авылга электр, газ кергән, мәктәп, спорт комплексы, медицина пункты бар.

Сайланган йорт җир кишәрлеге белән бергә 850 мең сумга бәяләнгән. Әлеге сумманың яртысыннан артыгы ана капиталы белән капланачак. Тагын 400 мең сум гаилә өчен күтәрә алмаслык акча. Шуңа да янә ярдәмгә битараф булмаган кешеләр чакырыла. Бүгенге көнгә инде 200 меңгә якын акча тупланган. Һәр кеше 100 сум салса да, калган сумманы җыеп бетерү хәлдән килерлек эш. Кышка бу гаиләне бүгенге йортларында һич калдырырга ярамый. Каты бәгырьле булмыйк, Фазыловлар  гаиләсенә ярдәм кулы сузыйк.

Ярдәм итү өчен сбербанк картасы номеры — 4276670021048755
ИГЪТИБАР! Карта Бейко Зөләйха Салихҗановна, хәйрия фондының баш бухгалтеры исеменә ачылган. Әлеге счет попечительлек советы тарафыннан катгый контрольдә тотыла.

 Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Бәйле