Гаилә көнендә җырчы-артистлар нинди теләк тели? [Инстаграмга күзәтү]

-- Чулпан

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә үтеп китте. Әлеге көн җырчы-артистларның хәтерендә нәрсә белән истә калган?  Йолдызлы инстаграмга безнең күзәтү. //Tatar today//

«Бүген гаилә һәм мәхәббәт көне! Барлык гаиләләрне дә котлыйбыз! Гаилә учагы сүнмәсен, кайгы-хәсрәтләр ишек какмасын, якыннарыбыз сәламәт һәм һәрвакыт янәшәдә булсын!» — дип язып куйган җырчы, тамада Алсу Фазлыева.

Бүгенге бәйрәм хөрмәтенә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да Инстаграмдагы битләренә бергә төшкән фотосурәтләрен элеп куйган. 

Җырчы Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән никахлашкан көнендә төшкән фотосын элгән. Бу көнне, нәкъ дүрт ел элек,  Салават аңа өйләнешергә тәкъдим ясаган булган икән.

Баянчы Рәзил Камалов Инстаграм кулланучыларын бәйрәм белән котлый.

«Гаиләләрегез тулы, бәхетле булуын телим!» — дигән Данир Сабиров та һәм үзенең хатыны белән бергәләп төшкән фотосурәтен керткән.

Бәйле