Теләчедәге авариядә өч бала анасы вафат була [фото]

-- Чулпан

М7 трассасының 889 километрында, Теләче районында «Лада Калина» автомобиле Свердловск өлкәсендә яшәүче идарә иткән, газ баллоннары төягән КАМАЗ белән бәрелешә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. //Интертат//

«Лада» автомобилен йөртүче 48 яшьлек ханым, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, Теләче юлыннан трассага килеп керә. Йөк автомобилен күреп өлгерми, нәтиҗәдә Камаз «Лада»ның йөртүче утырган ягын бәрдерә. 

Йөртүче. өч бала анасы, һәлакәт урынында вафат була. Пассажирлар — 26 яшьлек хатын-кыз, 15 һәм 4 яшьлек кызлар, 2017 елда гына туган малай сырхауханәгә озатыла. Тикшерү эшләре бара.

 

 

 

 

 

Бәйле