Бәрәңге кортларын ашаучы күркәләр, агу кулланмау ысуллары [киңәш]

-- Чулпан

Колорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк. //Интертат//

Әмма әлеге “деликатес”ка ияләштерү өчен, тавыкларны бәрәңге бакчасына көтүе белән куып чыгарырга кирәкми. Иң элек аны кошларның  төп ризыгына кушып бирәләр. Шулай итеп аны көндәлек рационга кертәләр.  Порцияне арттыра барырга кирәк. Тәмен белсен өчен кортны аерым ризык итеп тә ашату мөһим.

Шуннан соң гына аны бәрәңге бакчасына чыгарырга ярый.  Коңгызның тәмен бер татыган кош аны үз итә.

«Безнекеләр ашамады»
Саба районының Миңгәр авылында яшәүче Шәйхиевлар цесарканы өч ел асраган.
–Бәрәңге кортын юк итә икән дип сөйләгәннәр иде, мин дә эшләр җиңеләер дип көттем, – ди гаилә башлыгы Наил әфәнде. –Әмма безнекеләр ашамады. Бакчада йөрделәр үзләре. Ялгыш кына бер тапкыр да корт чүпләгәннәрен күрмәдем. Хуҗалык өчен цесарканың файдасын тапмадым. Тавышы матур, ите тәмле – шул гына. Колорадо коңгызын күркә юк итә дигәнне дә ишеткәнем бар. Тик бу ысулны сынамадым. Күркә зур бит ул, бәрәңге арасына кертсәң, бөтен сабакны сындырып бетерер, – диде ул.

«Катысын ярата, йомшагын юк»
Апас районының Идрәз авылында яшәүче Алсу Гыйззәтуллина да берничә ел буе цесарка тавыклары асраган.
–Мин шулай төрле кош-кортлар үрчетеп карарга яратам. Мисыр тавыкларын да шул кызыксынуым белән алган идем. Әмма ошатмадым  аларны. Тавышлары каты, очып йөриләр, күршеләрдән дә уңайсызланып бетә идем. Колорадо коңгызын да ашаганын күрмәдем.


Ә менә күркәләр ул яктан маладис. Бәрәңге бакчабыз бик зур. Күркәләр, гадәттә, бакчаның аскы ягында йөриләр. Төшәбез дә карыйбыз, аскы яктан бакчаның уртасына кадәр бер корт та юк. “Нигә болай икән, әллә аста бәрәңге сабагы тәмсезме?” – дип гаҗәпләнә идек. Күркәләр кеше күрсә, арттан тагылып йөрергә ярата бит. Шулай бервакыт бакчага чүп утарга чыктым. Күркәләрем дә иярде. Башымны аска иеп, бакча эшлим. Арттан “шарт-шорт” иткән тавыш ишетелә. Баксаң, күркәләр зур, каты кортларны  ашый икән. Көнбагыш урынына, шартлатып ярып, рәттән ашап килә. Ә менә никтер кызыл личинкаларын яратмыйлар. Хәер, ана кортларны вакытында юк итеп торгач, йомырка салырга өлгермиләр дә, – ди ул.

Алсу ханым апрель башында өч көнлек 20 күркә чебеше алган. Ай ярымнан соң аларны иреккә, урамга чыгара. Күркәләргә хәзер өч ай. Инде алар чын бакча санитары булып җитешкән. Биш елдан бирле ул “бройлер күркә” ала. Болары терерәк икән.

–Узган ел гына алдап, гади күркә сатканнар иде. Күркә итен коры дип яратмаучылар бар. Мин аны иттарткычтан чыгартам, риызклар тәмле, сусыл килеп чыга. Ә менә цесарканың ите ошамады. Тиресе дә кызыл төстә, итен ашарга да күңелем тартмады. Иң яхшысы күркә. Бройлер төре очмый да аның, җирдә генә йөри. Хуҗалыкның башка эшләрендә дә ярдәмче менә. Бәрәңге кортына агу сипкәнебез юк. Чистарту эшен күркәләр башкара. Алардан калганын кул белән җыеп чыгабыз, – ди Алсу ханым.

Белгечләр колорадо кортына каршы көрәшү өчен өч-дүрт цесарка яки күркә җитә дигән фикердә. Әмма аларны башта коңгызга ияләштерергә кирәк.

P.S. Табигать – үзенчәлекле һәм бербөтен. Аллаһы Тәгалә һәр үсемлекне бер-берсенә ярдәм итәр өчен яраткан. Гади чәчәк, яшелчәләр дә авыру һәм корткычларга каршы тора ала. Мәсәлән:

Рәйхан (базилик) — черки һәм чебенне куркыта.

Бәрхет гөл (бархатцы) — нематода, роза, лалә һәм тюльпанны зарарлый торган авыруларга каршы тора.

 


Үлмәс гөл (бессмертник) – көягә каршы.

Аю баланы (бузина) – чебен, тычкан, күсе, алмагачтагы җимешашар кортына каршы.


Дәлия (георгин) сарутны юк итә. Аны 2-3 ел рәттән сарут баскан урынга утырталар.


Дельфиниум яшелчәне юк итүче  корткычлар, бакыр кәлтәне куркыта.


Бәрәңге фасольгә төшә торган корт, кәбестә күбәләге, гөблә, көя күбәләге, талпанны кисәтә.

Кишер, суган чебенен куркыта.


Настурция (латыйн чәчәге) кимерүчеләрне, нематода, вируслы һәм гөмбәчек авыруларына, фитофторозага каршы тора.


Тырнак гөл (календула, ноготки) үскән җирдә нематода, гөблә, кура җиләге чебене, яфрак ашаучы кортлар булмый. Роза арасында үскән тырнак гөл аларны авырулардан саклый. Бу чәчәк үскән туфрак микроблардан арына.
Помидор гөблә, яфрак кимерүче кортларны якын китерми.


Ачы торма кыяр һәм помидорны үрмәкүч бетеннән (паутинный клещ) саклый.


Укроп исен борча яратмый.


Ак фасольне колорадо коңгызы өнәми.

Шомырт үскән җирдә черки булмый.


Сарымсак үскән тирәлекне кырмыскалар урап уза.


Шпинатны җиләк, алмагач төпләренә, түтәл башларына чәчегез. Ул барлык корткыч һәм авырулардан да саклый.

Чулпан ШАКИРОВА

Бәйле