«Вова гел бер малай алып кайтуымны сорый иде. Үкенечкә калды…»

-- Чулпан

12нче июль төнендә Актаныш районында коточкыч һәлакәт була. Ике егет «Хендай-Соната» машинасында, трассадан сәгатенә 150 км тизлек белән барып, юл читеннән оча. //Безнең гәҗит//

Руль артында утырган Айвар Тутаевның эчкән булуы билгеле, ләкин салонда үзе генә булмый ул. Янәшәдәге утыргычта аның 26 яшьлек дусты Владимир Холкин утырып барган. Һәлакәт булганнан соң, Айвар, дустын юл читендә ташлап, качып киткән. Нәтиҗәдә, ташлап калдырылган егетне очраклы үтеп баручылар күреп алып, ашыгыч ярдәм чакырткан. Егетне больницага алып киткәннәр. Тик алган җәрәхәтләреннән ул һәлак булган.

Соңрак «Хендай» машинасының Актаныш хакимиятенеке булуы ачыкланды, ә һәлакәттә гаепле Айвар Тутаевның хакимият йортында ике ай тирәсе машина йөртүче булып эшләгәнлеге җиткерелде. Айвар Тутаевның хезмәт машинасында төнлә трассага чыгуы хакимияттәгеләрне шаккаттырган. Ничек сак хезмәте күзәтүе астындагы машинаны алып чыгып китә алган ул, ничек беркем дә күрмәгән – бу әлегә кадәр билгеле түгел. Һәлакәттә Тутаевның умрау сөяге (ключица) сынуы билгеле. «Больничные» беткәннән соң, җитәкчелек аны, хезмәт килешүен бозганы өчен, эштән җибәрергә җыена. Моннан тыш, суд аша Тутаевтан машина бәясен түләттерергә уйлыйлар, чөнки автомобиль төзекләндерерлек хәлдә түгел.

«ТЕЛЕФОННЫ ЧИТКӘ АЛЫП КУЙДЫМ»

Егетләрнең төнлә Чишмәбаш авылыннан кайтып килгән булулары билгеле. Бирегә алар мәрхүм Владимир Холкинның танышын – Чулпан Гаязетдинованы күрү өчен килгән. Тик менә очрашу гына насыйп булмаган. Бу хакта кыз үзе менә нәрсәләр сөйли:

– Без Вова белән 2008нче еллардан бирле таныш. Итагатьле, оялчан, тәртипле егет булып истә калды. Безнең арада бернинди мәхәббәт хисләре дә булмады, без бары тик дуслар идек. Эш турында, балалар турында сөйләштек, чөнки минем дә, аның да кечкенә кызы бар. Ул кызын бик ярата иде, аның турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер иде. Дуслар буларак, бер-беребезгә хөрмәт белән карадык, никтер сөйләшеп сүз бетми иде. Кәефем начар булса да, аңа шалтыраттым, ул мине һәрчак дөрес сүзләр табып юата белде. Бу хәл килеп чыгар алдыннан, атна буе шалтыратышып тордык. «Ни хәлдә син?» – дип сорый иде. «Авылда булсаң, шалтырат әле, сөйләшеп утырасы килә», – диде. Үзем Чаллы шәһәрендә эшлим, шуңа, ялларда авылга кайткач: «Мин кайттым», – дип шалтыраттым. Бу шимбә көн иде. Ул килә алмады. Ә якшәмбе көнне алдан берни дә әйтеп тормыйча, минем янга килгән. Бу хакта берни белмәдем. Ул көнне вак-төяк мәшәкать белән арган идем, иртә йокларга яттым. Өйдә бала-чага күп булгач, телефонны тавышсыз режимга көйләп куйдым. Гомеремдә дә алай эшләгәнем юк иде. Мин шундый кеше: төнге өчтә шалтыратсалар да: «Нәрсә булды икән, бар да яхшымы икән?» – дип борчылып, телефонымны алам. Ә менә бу көнне үзем дә аңламыйм, ни өчендер телефонны янымнан ук алып куйдым. Иртән торып карасам, чит номердан 15 шалтырату һәм Вованың телефоныннан «кире шалтырат әле» дигән смс килгән. «Болай ук күп шалтыратмас иде, димәк, килгән инде бу», – дип уйладым. «Килдеңмени?» – дип сорар өчен кире шалтыраткан идем, телефонны беркем дә алмады. Бераздан дуслары шалтыратып, Вова синең яныңа килгән булган, кире кайтканда үлгән, дип хәбәр иттеләр. Ышанмадым. Кире шалтыратып, «шаярдык» дип әйтерләр төсле иде. Шаярту булмаган… Ник телефонымны янымда тотмадым икән дип үкенәм. Югыйсә, йоклый алмыйча, иртәнге 4кә кадәр боргаланып яткан идем бит мин ул көнне.

«БАЛАСЫ БЕЛӘН КИЛГӘН ИДЕ»

Мәрхүм Владимир Холкинның 4 яшьлек кызы Света – ятим, 24 яшьлек хатыны Ландыш тол калган. Аларга хәзер аеруча да авыр. Үз вакытында яшьләрнең икесе ике шәһәрдә укыган, сирәк кенә очрашып, ләкин шул ук вакытта көненә берничә мәртәбә шалтыратышып торганнар. Укуын бетергәч, Владимир белән Ландыш никах укыталар, соңрак Актанышка күченеп кайтып яши башлыйлар, кызлары туа.

– Кызыбыз ике су тамчысы кебек әтисенә ошап туды. Бөтен кеше, моны Вова тудыргандыр, дип шаярта иде. Кызын бик яратты. Хәзер менә шул сабыйга әтиең үлде дип ничек әйтергә – башыма сыймый. Хәзерге вакытка кадәр ул бу фаҗига турында белми әле, – дип сөйли Ландыш.

Һәлакәт булган көнне яхшы хәтерли ул. Вова классташ егетенә төзелештә булышып йөргән, бу көнне дә, гадәтенчә, шунда чыгып китәргә җыенган.

– Аның шундый гадәте бар иде: аркамны сыпыр, дип сорый иде ул. Көне буе, төне буе арка сыйпап булмый бит инде, чәй эчеп киләм әле, дим. Шуннан чәй эчеп килеп, янына килеп утырдым. «Ятып тор әле минем белән, сыйпа әле мине», – диде тагын. «Туйдырдың инде шул сыйпа дигән сүзең белән», – дигән булдым, ачуланып. «Соңгы тапкыр гына сыйпа», – диде шунда. Ә мин моның чынлап та соңгы тапкыр булуын уйлап та карамадым…

Вова белән Ландыш көн дәвамында шалтыратышып торалар. Кичке якта кыз танышының чәчен буярга дип чыгып китә. Фатир ачкычлары икесенә берәү генә булу сәбәпле, эштән кайткач, керә алмый тормасын дип, Владимир янына барып, ачкычлар тапшыра әле ул. Бу вакытта ир аның яныннан бер адымга да китми. Кичке сәгать уннар тирәсендә, эшен бетереп, кайтырга чыга Ландыш. Иренә шалтыратып: «Син кайда әле, ишекне ачарга ачкыч кирәк, кайтасыңмы?» – дип сорый.

– «Мин өйгә кереп чыктым, хәзер кире китәм, син кер – ишекне ачык калдырам», диде. Өйгә кайттым, кызыбыз Света әбиләрендә кунакта иде, шуңа кино карап, иремне көттем. Сәгать кичке 11 тулды. Тагын бер шалтыраттым, «Вова, кайтасыңмы инде?» – дим. Дус егетләре белән сөйләшеп утыруы турында, тиздән кайтачагын әйтте. Шушы сөйләшүдән соң, озак та тормый йокыга киткәнмен. Төнге сәгать 1нче яртыда ишек ачылган тавышка уянып киттем. Карасам – иремнең танышы Айвар Тутаев басып тора. Үзе генә түгел, кулында 11 айлык кечкенә баласы йоклап ята. «Баланы синең белән калдырсам ярыймы, без Вова белән ишек алдында гына сөйләшеп утырабыз, урамда яңгыр ява башлады…» – диде. Риза булдым, нишлим инде… Ашыгып кына баласын яныма салды да, үзе кабаланып чыгып та китте. Озак та тормый балконга чыгып карадым – ишек алдында беркем дә юк иде. «Кайда булды икән соң болар?» – дигән уй белән, телевизор кабыздым. Сәгать төнге 1 тулып 26 минутта Айварның баласы елап уянды. Әле кеше баласын ничек карарга кирәген дә белеп булмый бит. Айвар караватта баланың шешәсен калдырып киткән булган, шундагы сөтне җылытып эчердем дә, йоклаттым сабыйны. Телефонымда шалтыратырлык акча юк иде, шуңа иремә дә, Айварга да «кире шалтыратыгыз» дигән смслар җибәрдем. Шалтыратмадылар, үзләре дә кайтып кермәде. Берникадәр вакыт узгач, телефоныма бер номердан шалтырату килде. «Ашыгыч ярдәм бүлегенә килегез, «Хатыным» дигән номер буенча шалтыраттык, сезгә эләктек, һәлакәт булган», – диделәр. Мин нәрсә булганын юньләп аңлап та бетермәстән, ашыгып җыена башладым. Ярый больница каршысында гына яшим: бераздан кереп җитәчәкмен дигән уй җылытты. Ләкин теге баланың үзен генә калдырып булмый – ишек бикләргә дигән ачкыч иремдә иде бит, ә бу бала, уянып китеп, ачык ишектән урамга чыкса? Шуңа күрә аны да үзем белән алып чыгу өчен киендерә башладым. Шулвакыт ишектән Айвар килеп керде. Киемнәре пычрак, башында сыдырылган эзе бар иде. «Миңа ашыгыч ярдәмнән шалтыраттылар, ни булды сезнең белән Айвар, Вова кайда?» – дип сорадым. «Һәлакәткә юлыктык, иреңнең башы гына бәрелде, сиңа үзе шалтыратыр, мине күргәнеңне беркемгә дә әйтмә», – диде дә чыгып чапты. Артыннан йөгердем. «Вова кайда?» – дим. Шуннан ул калтырана башлады һәм кулыннан ачкычлары төшеп китте. Үз машинасын безнең ишек алдында калдырган булган ул. Бер сүз әйтмичә кереп утырды да, китте дә барды. Мин больницага чаптым.

Владимир һәм Ландыш бер ир бала алып кайту турында хыялланган

Владимир һәм Ландыш бер ир бала алып кайту турында хыялланган

АВЫРТУДАН ҮЛӘН ЙОЛКЫГАН

Ландыш больницага кергәндә, ире аңында була әле. «Килдеңме? Гафу ит мине, барысы өчен дә гафу ит», – дип әйтә ул аңа. Егетнең иңсәсе, өч кабыргасы сынган, үпкәсе тишелгән, башы ярылган… Табиблар яшьләрне озак сөйләштереп тормый, Владимирны ашыгыч төстә Чаллы больницасына озатырга кирәклеген әйтә. Ләкин егетнең кан басымы төшә башлый: 80гә 40 була. Бу хәлдә ерак юлга чыгып китеп булмый, дип, реанимациягә урнаштыралар. Анда егет комага китә. Шулай да, иренең тереләчәгенә өмет өзмичә, яхшы хәбәр ишетермен, дип, больница коридорыннан бер адым да читкә китми, көтеп утыра Ландыш. Иртәнге 8 тулганда реанимация бүлегенә чакырып алып, тетрәндергеч хәбәр җиткерәләр: ирегез үлде, янына керә аласыз.

– Мин кергәндә аның тәне ката башлаган иде инде, сап-салкын иде. «Җәфаланыплар үлдең инде, бәбекәем», – дип, иремне сыйпап алдым. Шуннан нәрсә булганын хәтерләмим, кемнеңдер битемә сугып җибәрүеннән, «нашатырь иснәтергә кирәк» дигән сүзләреннән генә айнып киттем. Больницада миннән ерак түгел генә Айвар да утырды. Аны полиция алып килгән иде. Вова үлгәнчегә кадәр бер күрсәтмә дә бирмәде ул. Ирем үлгәч кенә: «Руль артында Вова иде», – дип сөйләгән. Шулай да, икенче көнне яныма килеп: «Ландыш, гафу ит мине, рульдә үзем утырдым, без юл читеннән очтык та, соңыннан машинадан чыктык. Вова миңа: «Әйдә машина тап, моннан таярга кирәк», – дип әйтте, шуннан мин ашыгыч ярдәм чакырттым», – ди.

Тик бу сүзләр шикләндергән Ландышны. Ул иренең бер туганы белән үз тикшеренүен башлый. Ашыгыч ярдәмне кем чакырткан? Шушы сорауга җавап эзләүдән башлый ул. Бактың исә, больницага очраклы гына узып барган ике егет шалтыраткан булган. Бу вакытта сәгать төнге 3 тирәсе булган. Юл читендә бәрелгән машина күреп, Актанышның Иске Байсар дигән авылына кайтып баручы егетләр туктап, машинадан төшкәннәр. Шул вакыт ыңгырашкан тавыш ишеткәннәр. Тавыш килгән якка эзләп баргач, Владимирга тап булганнар.

– «Ул җирдә ята иде, бер кулы белән үләнне йолкый иде», – дип сөйләделәр. Тәне авыртуга түзә алмыйча, шулай чирәм йолкыгандыр инде. Бу егетләр иремә кагылырга курыккан, авырттырырбыз, дип шикләнгәннәр, шуңа исемен генә сораганнар. Ләкин ирем «исемең кем» дигәнгә дә җавап бирерлек хәлдә булмаган. Айвар аны әнә шундый авыр хәлендә ташлап качкан! Безнең кулга бер видео килеп керде. Аннан күренгәнчә, ирем машинадан 20 метр читтә ята. Вованы тапкан егетләрдән сораштырдым: «Сезнең фикерегезчә, ул чыгып оча алганмы?» «Оча алмый, тәрәзәләр исән бит, арткы тәрәзәдә генә зур булмаган тишек бар, тик аннан песи генә чыга ала», – дип әйттеләр. Ул үзе шуышып барды микән әллә бу 20 метрны, дигән сорау бирдек. «Ничек шуышсын, хәлсез иде бит», – диделәр. Бу сүзләргә үзем дә инандым. Әле күптән түгел генә иремнең һәлакәт вакытында өстендә булган киемнәрен үз кулым белән юып яндырдым. Анда шуышып барганда йогып калырдай чирәм эзләре дә, пычрак та юк иде. Айвар сөйрәп чыгарып, ташлап калдырган булып чыга, димәк…

Владимир Холкинны күмгән көн Ландыш хәтерендә мәңгегә калыр. Муллалар егетне җирләгәннән соң, башта яктырып кояш чыккан, соңрак җылы яңгыр яуган. Нәкъ мәрхүмнең үзе кебек, табигать тә шушы зур югалтуны кичерүчеләргә үзенең бар булган җылысын, мәрхәмәтен бирергә тырышкан диярсең. Җирләргә кеше күп җыела. Тик һәлакәттә төп гаепле Айвар гына булмый араларында. Хәер, Ландыштан: «Мине төрмәгә утырттырма», – дип сорарга килгән була әле ул.

– «Мин сиңа ничек ярдәм итә алам?» – ди. «Вованы кире кайтар, шул булыр ярдәмең», – дидем. «Мин аны кире кайтара алмыйм бит», – ди. «Димәк, миңа берничек тә булышу мөмкин түгел. Нигә син аны ташлап калдырдың, әгәр дә вакытында ашыгыч ярдәм чакыртсаң, бәлки, үлмәс тә иде бит», – дим. Башын аска иде. «Балаларымны ятим итмә. Мине утыртып кую-куймаулары хәзер синнән генә тора. Мин төрмәгә китсәм, балалар әтисез калачак», – диде. «Ә минем кызым әтисез калды инде», – дип җавап бирдем аңа. Шуның белән сөйләшүебез бетте. Дөресен әйткәндә, бу һәлакәттә беркемне дә гаепләмим. Вованы әҗәл йөрткәндер, дим. Ул исән чагында да бик изге кеше иде. Күңелендә начарлык булмады. Әнә шуңа күрә Ураза аенда безне калдырып киткәндер дә, бәлки. Вова гел бер малай алып кайтуымны сорый иде. «Минем фамилиямне дәвам итүче кирәк», – диде. Үкенечкә калды, җитешә алмадык…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Актаныш – Казан

Бәйле