Рөстәм Миңнеханов Элвин Грей ачкан продюсерлык үзәгендә җыр яздырырга килгән? [видео]

-- Чулпан

Рөстәм Миңнеханов кичә Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркын ачуда катнашты. Биредә популяр җырчы Элвин Грей  (Радик Юлъякшин) да үзенең продюсерлык үзәген булдырган. Татарстан лидеры аны да карап чыкты.  //Tatar today //

Әлеге үзәк сәләтле балаларга үзләренең талантларын ачарга һәм камилләштерергә ярдәм итәргә юнәлгән. Юлъякшин Миңнехановка сәхнә сәнгатен яңа төрле инновацияләр кулланып өйрәтәчәген белдерде. Радик сүзләренчә, татар эстрадасы инде күптән дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарга тиеш. 

Элвин Грей продюсерлык үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырды, барлык нечкәлекләрен аңлатты һәм бер кыз бала белән тавыш яздыру буенча мастер-класс та күрсәтте. 

Бәйле