Синоптиклар чын җәйне кайчан көтәсен хәбәр итте

-- Чулпан

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, августта һава температурасы Россиянең Европа өлешендә һәм Уралның көньягында нормадан югары булырга мөмкин. Себердә, Якутиядә һәм Ерак Көнчыгышта гадәттәгедән салкынрак һава торышы көтелә.

РИА Новости язганча, июль башында «Фобос» һава торышы үзәге белгечләре Россиянең үзәгендә яшәүче халыкка кызу җәй көтәсе юк, дип фаразлады.

Июнь аенда һава торышы Мәскәүдә берьюлы берничә рекорд куйды. Мәсәлән, 15 июньдә соңгы 138 елда иң салкын җәй көне булды: башкалада 9,5 градус җылы иде. Айның соңгы көне, үз чиратында, рекордлы күләмдә явым-төшем алып килде— бер көндә 65 миллиметр явым-төшем яуды. Бу — айлык норманың 84 проценты.
 

Бәйле