Күпмилләтле, катыклы, җырлы-биюле Казан Сабан туе — 2017 [фотогалерея]

-- Чулпан

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта башкалабыз Сабан туе үтте. Милли бәйрәмнең иң матур мизгелләрен фотога төшереп, сезнең белән уртаклашырга булдык. //Интертат//

Батырның йөрәге һәрчак 18дә!

Берәүләргә ял булганда, алып баручыларга һаман эш. Аның каравы, һава торышы шәп булды — нәкъ Сабан туенча!

Катыгы булса, кашыгы булмаса да ашаучысы табыла.

Сабан туе офыкларга да меңгерә…

…Һавага да чөйдерә.

«Казан Сабан туенда XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында урта хәлле крестьян кешесе яшәгән йортны сурәтлибез», — ди  Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы җитәкчесе.

Тәкәнең дә бар җаны!

Йомырка кабып чабыш.

Кушылып биисе килә!

«Бу җиңүгә озак еллар буе бардым» — баш батыр Лениз Абдуллин

Күпмилләтле Татарстан

Милли моңнарны яңартып.

«Давай-давай!!!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — ЮНЕСКО вәкиленә: «Яраткан Сабан туебызны да ЮНЕСКО тарихи истәлекләре исәбенә кертү — безнең алдагы максатыбыз!»

 

Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ. Рамил ГАЛИ фотолары

Бәйле