Июль — җырчы-артистлар арасында никах-туйлар өчен иң популяр вакыт булса кирәк. Яшь җырчылар Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова күптән түгел гөрләтеп туен үткәрде, бу ялларда Рәнис Габбазов та башлы-күзле булып куйды. //Tatar today//
Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов яшь җырчы Гөлия Сагиева белән никахлашты. Ул да әлеге фестиваль лауреаты икән.
«Син генә бит, син генә,
Минем күңелләремдә…» — дип язып куйган Рәнис үзенең Инстаграмына.