Популяр җырлар авторы Ирек Габдрахманов: « Утырган җиремнән егылып тора алмаслык хәлгә килдем»

-- Чулпан

Германиядә яшәүче, дистәләрчә җыр авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахманов Азатлык аша ярдәм сорый. Әсәрләрен Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек күренекле җырчылар башкарган автор туган ягы – Башкортстанның Уран авылына кайтып яшәргә тели. Ирек әфәнденең авырлыгы 300 килограммнан арткан. //Азатлык//

Бүген Германиянең Дюссельдорф шәһәреннән ерак булмаган бер тулай торакта яшәп ятучы Ирек Габдрахманов Башкортстанның Бүздәк районы Яңа Актау авылында туып үскән. Аның әнисе вафат, әтисе инде өлкән яшьтә. Туган-тумачасына авырлык китермим дип ул бар булган әйберләрен җыеп 2009 елда Октябрьскидагы картлар йортына китә.

300 килограммга якын булганга, үзен-үзе карау көченнән килми, душка керү, хәтта киенү дә зур авырлык тудыра. Табиблар гармоннар нормаль эшләмәгәнгә (эндокрин дисфункция) тумыштан ук авырлыктан иза чигә дигән диагноз куя. Аны икенче төркем инвалид дип таныйлар һәм Ирек әфәнде картлар йортында 2012 елга кадәр яши.

Ирек әфәнде туган ягында

Ирек әфәнде туган ягында

Эндокрин дисфункциядән интеккән кешеләргә Германиядә ярдәм күрсәтә алалар, махсус операция ясыйлар икән дигән сүзләрне ишетеп ул акча туплап, чит илгә юл тота. Ләкин өметләре акланмый: аңа Германиядә дә «ярдәм итә алмыйбыз», дип әйтәләр, чөнки авырлыгы артык зур була. Габдрахманов хәзер «Кызыл хач» ярдәме белән ярдәмгә мохтажлар интернатында яши. Аның кулында Германиядә яшәү хокукы биргән бернинди документы да юк.

Узган елдан бирле Ирек әфәнде кире туган ягына кайту теләге белән яна, әмма бу хыялының тормышка ашу-ашмавы зур сорау астында тора. Германиядә аның инвалид булуы рәсми дәлилләнмәгән.

Русиядә Габдрахмановның ярдәмгә мохтаҗлыгын беләләр, ә Германиядә инвалидлыкны раслар өчен дәүләт оешмаларына йөрү кирәк.

«Миңа биш адым атлау да бик авыр. Утырган җиремнән егылып китеп тора алмаслык хәлгә килдем, коткару хезмәте килеп караватыма утырта. Дәүләт оешмасына бармасагыз, рәсми инвалидлык алып булмаячак диләр. Мин яшәгән җирлектә бернинди дә мөмкинлек һәм ярдәм күрсәтү юк диярлек. Мәсәлән, миңа хөкүмәт махсус арба бирергә тиеш, тик бирмиләр. Монда минем бернинди дә хокукым юк. Чөнки мин бу ил ватандашы да түгел», ди Ирек әфәнде.

Ирек Габдрахмановның Башкортстандагы кайтыр йорты

Ирек Габдрахмановның Башкортстандагы кайтыр йорты

​»Иң зур теләгем –​ үз йортымда тору”

Габдрахманов 2015 елның язында Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан җитәкчелегенә туган иленә кайтаруларын сорап хат яза. Путин идарәсе хатны республика хакимиятенә, алар исә Бүздәк районына юллый. Район хакимияте өегезне төзекләндерү өчен 57 мең сум акча бирдек дип белдерә. Ә Ирек әфәндене кайтару мәшәкатьләрен беркем дә үз өстенә алырга теләми.

 

«Миңа ярдәм итсәләр, кайта алырмын дип ышанам. Уфа рейсына кадәр утыртып кына җибәрсеннәр, очкычта кайтам инде мин. Тик Германиядән китә алуым шикле. Минем йөри алмавымны табиб дәлилләргә тиеш. Аңа минем янга килергә кирәк. Ә монда андый мөмкинлек юк. Табибка үзем барасы. Бу әлегә мөмкин хәл түгел. Инде 8 ай умыртка баганасы авыртуыннан интегәм, аякларым сызлый, тикшерүче, дәвалаучы юк. Бер тапкыр рентгенга алып бардылар. Тик, май катламы калын булганга, рентгенда берни күренмәде. Шуңа күрә, кайтуыма ышаныч бик аз», ди ул.

Популяр җырлар авторы Башкортстанның Бүздәк районы Уран авылында кайчандыр иске йорт та алып куйган булган. Бүген шунда кайтып яшәү хыялы аңа тынгы бирми. Тик ул йорт бөтенләй яраксыз хәлдә. Бүрәнәләр черек, түшәм җимерек. Аны патша заманында ук төзегән булганнар. «Иң мөһиме: анда душ та, бәдрәф тә юк, тагын өстәмә бүлмә төзер өчен күп акча кирәк булачак. Кайткан дәвердә дә, йортны төзекләндерергә дә ярдәм кирәк булачак», ди Ирек әфәнде. Ул миһербанлы кешеләр игътибарсыз калдырмас дип өметләнә. Теләгән һәркем Ирек Габдрахманов белән Вконтакте битендә элемтәгә керә ала.

Бүген Ирек әфәнде һәр көнне иртән ятагыннан тору өчен генә дә бер сәгать күнегүләр эшләргә мәҗбүр. Мине 8 ай буе язмыш шулай сыный дип тә әйтеп була, ди.

«Авыр хәлдә калганда, бер генә юл бар: ул да булса, Аллаһ тәгаләгә ышаныч. Ихластан догалар укысаң, Аллаһ тәгалә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта күңелгә илһам да килә. «Матур җырлар язасыз!» дигән сүзләр дә илһам канаты бирә», ди Габдрахманов.

 

Алмаз Хәсәнов «Сагынам» җырын башкара. Ирек Габдрахманов сүзләре

Ирек әфәнденең авырлыгы – 350 килограмм, буе – 180 сантиметр. Дөньяга килгәндә үк җиде килограм булган ул. Үскән саен авырлыгы да арткан: 25 яшендә 220 килограмм булса, 40 яшенә 300 килограммга җиткән. 54 яшьлек ир аздан гына Гиннесслар китабына керми кала, башкорт “баһадир”ына 50 килограмм җитми.

Габдрахманов 10 яшьтә үк шигырьләр яза. Европага килгәч, көйләр дә чыгара башлый.

«Шигырь язганда ук күңелдә ниндидер көй туа бит инде ул. Менә шуны көйләп, диктофонга яздырам да, музыкант егетләргә бирәм, аранжировка ясатам. Җырларым арасында Габделфәт Сафин яратып алган «Мин бит синдә кояш күргән идем» иң популяры дип саныйм, көе минеке. Айдар Галимов башкаруында «Яшәп калыйк» җыры да бик популяр, ул җырга сүзләр яздым. Рәсим Низамов җырлый торган «Йөрәгеңә үтеп керермен» җыры «Хит-парад»та беренче урыннарда тора. Нурия Ярмөхәммәтованың «Кадеремне белмәдең» дигән җыры да халык күңеленә үтте. Дөньяга чыккан җырларымның 50 процентын һит дияргә була, чөнки гел алдынгы урыннарда баралар», ди Ирек әфәнде.

 

Габделфәт Сафин «Мин бит синдә кояш күргән идем» җырын башкара. Көен Ирек Габдрахманов язган.

Бүген Ирек Габдрахмановның 50ләп җыры дөньяга чыккан, 80ләп яңа җырының башкаручысын көтүен дә әйтә ул.

Бәйле