Мәдинә карчык иртән торуга беренче эш итеп, тәрәзә пәрдәләрен ачып куя. Газиз балаларымның берәрсе кайтып, ишек шакыганны ишетми калмадыммы дип борчыла ул. Йокысы бик сак, шылт иткән тавышка да сагаеп уяна, югыйсә. //Татарстан яшьләре//
Пәрдәләрне ачып куя да, олы юлга озак кына карап тора. Эшкә ашыгучылар, мәктәпкә баручы балалар арасыннан үз улларын, кызларын эзли. Шушы тәрәзә тирәсен көн дәвамында әллә ничә тапкыр урый ана, әмма юкка…
Әнә, күрше Разыя карчыкның балалары атна саен кайтып торалар. Ишегаллары бала-чаганың чыр-чуына күмелә. Күршеләре балаларын интегеп, авырлык белән үстермәделәр. Тигез канатлы булгач, тормышлары мулдан иде. Ә яшьтән үк тол калган Мәдинә балаларын мең газаплар белән аякка бастырды. Үзе ашамаса ашамады, кимәсә кимәде, әмма балаларын кешенекеннән ким-хур итмәскә тырышты. Әллә артык иркәләп бозды инде ул аларны?.. Юкса, үзләрен шулкадәр авырлык белән үстергән аналарының хәлен елга бер генә тапкыр булса да кайтып белерләр иде бит инде! Бер чылтыратсалар, кечкенә генә хат кисәге язып салсалар ни була?
Аналарына бик гади көндәлек мәшәкатьләрне үтәве дә авырлаша бара бит. Ашавы да аз инде: бер чынаяк чәй, ике бәрәңге, пешкән йомырка… Шуннан башкасын әзерли алмый инде ул – биш баланың керләрен кышкы салкыннарда чишмәдә чайкаулар, аяклардан бик сирәк салынган резин итекләр “файдасы” – куллары, аяклары сызлый. Кечкенә Рәмиләсе авырып киткәч, резин итек киеп, язгы кар суларын ерып, баласын район үзәгенә алып барганын гомер онытасы юк Мәдинә карчыкның. Итеге тишелеп, су үткән аякларының әрнүе бәгырьләренә төшкән иде. Әнисенең йомшак куенында гына барган кыз тернәкләнеп китсә, Мәдинә атналар буе урыннан тора алмый чирләде ул вакытта. Ә Нәҗип улын чиртсәң кан чәчрәп чыгарга торган Әләм исемле малай кыйнагач, Мәдинә үз-үзен белештермичә, Әләмнәр өенә чыгып чапкан, нәзек куллары белән малайга сугарга омтылган иде. Шулчак җирдә яткан хәлдә аңына килүе хәтерендә. Аны Әләмнең әтисе сугып очырган икән. “Әтиле малайның яклаучысы бар шул”, – дип елый-елый кайтканын мәңге онытачагы юк аның. Балалары өчен әнә шулай утка да, суга да кереп, аларга йөрәген ярып бирергә риза булып яшәде ул.
…Менә уллары, кызлары, кияү-киленнәре, оныклары – бөтенесе бергә кайтып кергәннәр икән бит, Аллаһның рәхмәте!
– Әни, менә без кайттык, гафу ит, син бит гомерең буе без дип яшәдең, – дип, Нәҗип улы әнисенең чал башын сыйпады…
Мәдинә карчыкның татлы төшен бүлеп, тышта кинәт нәрсәдер бик каты шалтырады. Ана: “Ай, Аллам, балаларым кайтып кергәнне дә сизми йоклап ятам икән бит”, – дип, ишегалдына ашыгып чыкса, менә җимереләм, менә ишеләм дип торган өйалды түбәсе каерылып төшкән иде…