Өч тапкыр Red Bull Air Race чемпионы Пол Боном татарча сөйләшә [видео]

-- Чулпан

«Казанга рәхим итегез!» – әлеге сүзләр белән легендар спортчының видеоролигы башлана. //Татар-информ//

Британия пилоты,  өч тапкыр Red Bull Air Race чемпионы Пол Боном барлык кешеләрне татар телендә Red Bull Air Race һава узышы тамашачысы булырга чакырды. «Казанга рәхим итегез!» – әлеге сүзләр белән легендар спортчының видеоролигы башлана.

Роликта Пол Боном Татарстан башкаласында 21-23 июльдә булачак Red Bull Air Race узышы тарихындагы беренче Россия этабы турында сөйли.

Бүген, 22 июльдә, көндез пилотлар үз очкычларын һавага күтәрәчәк. 11.45 сәгатьтә Challenger категориясендә, ә 13.30 сәгатьтә – Master категориясендә ирекле очыш башлана. 15.00 тән 17.20 гә кадәр ике класс буенча квалификация узачак, ә 17.45 сәгатьтә Challenger Cup очышы булачак.
 

Бәйле