Хәния Фәрхине соңгы юлга озатырга килгән кешеләр 30 минут чират торды [фоторепортаж]

-- Чулпан
Танылган җырчыны яратып, чәчәкләр күтәреп, хушлашырга килгән барча кешене Г.Камал театры бинасы сыйдыра алмады. //Интертат//
 

Бүген, 29 июльдә Казанда татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты белән хушлашу чарасы башкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Халык бик күп килү сәбәпле, бөтен теләгән кеше дә бина эченә кереп җитә алмады. Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килгән барча кешегә рәхмәтен әйтте. 

Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.

 
 

Бәйле