Чебен-черкидән саклануның 11 ысулы [киңәш]

-- Чулпан

Чебен-черкидән саклануның 11 төрле ысулын тәкъдим итәбез. //Tatar today//

1.Ванилин

Ванилинны балалар кремы белән 1:10 пропорциясында бутарга һәм тәннең барлык ачык урыннарына ышкып чыгарга кирәк. Шулай ук ванилинны су белән болгатырга, ә аннары шул суны тәннең ачык урыннарына һәм киемгә бөркергә мөмкин.

2. Әнис, канәфер, рәйханның эфир майлары

Әнис, канәфер, рәйхан, эвкалиптның эфир майлары черкиләрне куркытырга ярдәм итә. Әгәр алар белән тәннең ачык урыннарын ышкысаң (1 стакан суга 5-10 тамчы) яисә утка, каминга, учакка, арома лампага яки кызган табага сипсәң, файдасы тими калмас.

Шулай ук мамыкны әлеге үсемлекләрнең майларына манып, тәрәзә төбенә куярга була.

3. Яшь аю баланы сабаклары

Яшь аю баланы сабакларын бүлмәгә куегыз – алар томат яфракларының исе кебек, черкиләрне куркыталар. Сак булыгыз, төнгә йокы бүлмәсеннән гөлләмәне чыгарырга кирәк, чөнки көчле аю баланы исе йоклап китәргә комачауларга мөмкин.

4. Канәфер

1 стакан суга 5 г канәфер салыгыгыз, 15 минут кайнатыгыз. 10 тамчы кайнатманы 1 бал кашыгы ислемай белән бутагыз да тәннең ачык урыннарын килеп чыккан төнәтмә белән ышкыгыз. 2 сәгать тынычлап йөрергә була. Чебеннәр һәм черкиләр сезне уратып очачаклар.

5. Артыш сабаклары

Әгәр дә сез табигатьтә утырырга уйлагансыз икән, учакка артыш сабакларын ыргытыгыз.

6. Эрбет агачы мае

Эрбет агачы маеның исе черкиләрне генә түгел, чебен һәм тараканнарны да куркыта.

7. Әрем кайнатмасы

Әгәр дә әрем тамырыннан ясалган кайнатма белән юынсаң (туралган тамырга 1,5 л су салып кайнатырга, 20-30 минут төнәтергә), бер бөҗәк тә биткә тимәс.

8. Акчәчәк

Персид, далмат яки кавказ акчәчәге – черкиләргә каршы борынгы халык алымы ( ул пиретрум). Әлеге төр акчәчәкләрнең кипкән чәчәкләре, сабаклары, яфраклары порошок формасында бөҗәкләрнең нерв күзәнәкләрен җиңә. Өйгә я фатирга акчәчәкнең берничә гөлләмәсен кую җитә.

9. Сарут кайнатмасы

Элегрәк черкиләрне һәм башка канечкеч бөҗәкләрне куркыту өчен сарут тамырының кайнатмасын кулланганнар – иң киң таралган чүп үләне. 1,5 л суга бер уч туралган сарут тамыры салып, кайнатма ачык сары төскә кергәнче 3 тапкыр кайнатыгыз. Шул кайнатма белән бит һәм кулларыгызны юыгыз һәм бер черки дә сезгә тимәс.

10. Рәйхан яфраклары

Яшь шомырт яфракларын һәм чәчәкләрен яисә рәйхан яфракларын кулланырга була – бүлмәгә куярга яисә ачык тәнне шулар белән уарга.

11. Май, чәч югыч һәм аш серкәсе

Черки һәм чебеннәргә карата тәэсирле чараны әзерләү өчен сезгә нинди дә булса үсемлек мае, чәч югыч һәм 9%лы аш серкәсе кирәк булачак. Шушы ингридиентларны тигез күләмдә ак күбеккә әйләнгәнгә кадәр болгатыгыз. Бу катнашманы бөркегечкә урнаштырыгыз һәм тәнгә сөртегез яисә сыеклыкка салып, бушлыкта калдырырга кирәк.

Аш серкәсе бөҗәкләрне куркыта, чәч югыч көчле исне бетерә, ә май – һәрбер кремның нигезе. Бу чара балалар өчен куркыныч түгел һәм көчле ис тудырмый.

 

Айгөл ЗАКИРҖАНОВА тәрҗемәсе 

Бәйле