Соңгы 40 ел эчедә алга киткән илләрдә яшәүче ирләрнең сперматозоидларының саны ике тапкыр кимегән. Әгәр дә берәр чара күрелмәсә, кешелек үләчәк, дип кисәтәләр галимнәр. //BBC//
“Киләчәк мине борчый”, дип белдерә тикшеренүләр авторы Хагай Левин Би-би-сига. “Бу хәл тулаем алганда репродукция белән проблемалар китереп чыгара ала һәм киләчәктә кешелекне үлемгә китерергә мөмкин”.
Human Reproduction Upclade дип аталган бу басма Ауропа, Австралия, Яңа Зеландия һәм Төньяк Африкада үткәрелгән 200 тикшеренүгә нигезләнгән. Тикшеренүләрне Левин үзе һәм аның Иерусалимдагы Яһүд университетындагы хезмәттәшләре үткәргән.
Азия, Африка һәм Көньяк Америкада мондый кимү күзәтелми, дип белдерә галимнәр, әмма ялгыша алуларын да искәртәләр, чөнки бу континентлардан мәгълүмат җитәрлек күләмдә алынмаган.
Левин Азия, Африка һәм Көньяк Америкада яшәүче ир-атларны шул ук язмыш көтә ала, дип курка.
“Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Мәсәлән, химикатар куллануны киметергә. Артык авырлык һәм тәмәке тарту белән дә көрәшне туктатырга ярамый”, ди галим.
Бу өлкәдә эзләнүләр алып бармаган галимнәр, гомумән алганда, югары бәялиләр. Шулай да кайберләре нәтиҗәләрне ашыгыч дип саныйлар.
Шеффилд Университеты профессоры Аллан Пейси: “Бу өлкәдә алып барылган тикшеренүләрнең берсенә дә ахыргача ышанып беткәнем юк иде”, дип белдерә. “Әмма доктор Левин һәм аның хезмәттәшләре моңарчы булган кимчелекләрнең күбесен күз уңында тотып эшләгәннәр”, ди профессор.
Аның фикеренчә, Левинның хезмәте фән өчен шактый зур адым, һәм ул күтәргән тема киләчәктә тагын да ныграк өйрәнеләсе проблеманың нигезе булып тора ала.
Сперманың сыйфаты нигә кимегәнлеге әлегәчә төгәл билгеле түгел. Шулай да төп сәбәпләр итеп галимнәр ашламалар составына керүче химикатларны, артык авырлык, тарту, стресс һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвешен атыйлар.
Айгөл ЗАКИРҖАНОВА әзерләде