Хәния Фәрхинең кызы: «Әни үзе үләсе көнне ике банка кыяр тозлаган»

-- Чулпан

Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн булганда – 27нче июль көнне татар халкы тагын бер мәртәбә зур югалту кичерде. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр күпләрне өнсез калдырды. Аңа әле 57 яшь кенә иде. //Безнең гәҗит//

29нчы июльдә Камал театры янында җырчы белән хушлашу булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, Хәния Фәрхи белән саубуллашырга өч меңнән артык тамашачысы килгән булган.

«ТУКАЙ БЕЛӘН ТАКТАШНЫ КҮМГӘНДӘ ГЕНӘ ХАЛЫК ШУЛАЙ КҮП БУЛГАН»

Мәрхүмәнең җәсәден Камал театрының фойесына урнаштырдылар. Хушлашу чарасының рәсми өлеше башланырга сәгать ярымлап вакыт бар иде әле. Әмма театр фойесында атлап йөрү түгел, басып торырга да мөмкин түгел. Кеше өстенә кеше, һәркемнең Хәния Фәрхине соңгы мәртәбә күреп каласы, аның җәсәде урнаштырылган урынга якынрак буласы килде. Тик кешенең чамасыз күплеге аркасында, баскан урыныңнан кымшану да мөмкин булмады. Шунлыктан, әле рәсми өлеш башланганчы ук, халык инде әрләшә, бер берсенең аягын таптый, этешә-төртешә башлады.

Бу көнне урамда 30 градустан артык эсселек иде. Кеше дә күп булгач, бинада санаулы минутлар эчендә суларга да һава калмады. Тик коточкыч тынчулык, өсләреннән шабыр тир агуы гына җыелганнарны куркытмады. Шактый зур чират торып, фойега бер кергәннәр, аннан кабат чыгып китәргә ашыкмый иде. Хәтта таякка таянган әби-бабайлар да, батырларча, аяк өсте баскан килеш, күз яшьләрен сөртеп, яраткан җырчысы белән хушлашу чарасы башланганны көтте.

Чара вакытында рәсми кунакларга сүз бирелде. Аеруча халык шагыйре, депутат Разил Вәлиевнең чыгышы истә калырлык булды:

– Безнең соңгы очрашуыбыз вакытында, ул (Хәния Фәрхи – иск) үзенең «кайтам әле» дигән сүзләр белән күп җырлар башкарган булуы турында әйтте. Тик, «китәм инде» дигән сүзләре булган җыры юк икән. Һәм ул миннән шундый шигырь язып бирүемне сорады. Мин сорадым: минәйтәм, сиңа мондый җыр нәрсәгә кирәк? Ул: «Кайчан да булса җырлар өчен», – дип, җавап бирде. Ләкин җитешмәде…

Хушлашу сүзләре әйтелеп, мәрхүмәнең рухына дога укылгач, бер-берсенә тыгыз урнашкан кешеләр төркеме арасыннан, җырчының җәсәден носилкада урамга алып чыгып киттеләр. Урамда калган кешеләр, носилканың кайда урнаштырылачагын алдан ук чамалап, ул урынны камап алырга җитешкән иде. Халыкка соңгы мәртәбә чәчәкләр салырга мөмкинлек бирделәр. Кешеләр берсен-берсе таптап, шаулашып һәм кычкырышып, җырчы яткан носилка тирәсенә агылды. Дүрт полиция хезмәткәре сакта тормаса, бу эш ни белән тәмамланган булыр иде икән – билгесез. Чәчәкләр салырга теләүчеләр төркеме ягына барырга бик батыр йөрәклеләр дә җөрьәт итмәс иде, мөгаен.

Хәер, болай бер-берсе белән эткәләшеп тору, җыелганнарның үзләренә дә ошап бетми иде. «Чараны дөрес оештырмаганнар. Тамашачы турында уйлап та карамаганнар. Безнең бит бөтенебезнең Хәнияне соңгы тапкыр күреп каласы килә! Ә ничек күреп каласың: таптап китәләр монда хәзер, халык җыелган җиргә таба бармыйм да мин», – дип сөйләп торды Казаннан пенсионер Саимә апа Әһлиуллова. Ә икенче берәүләр Әлфия Авзалова белән хушлашу чарасын искә алып, чагыштырды. «Әлфия апаның җәсәде сәхнәгә куелган иде. Сәхнәнең бер башыннан керделәр, аны соңгы тапкыр карап кала алдылар, чәчәкләр куйдылар, икенче яктан чыгып китә тордылар. Ә Хәнияне зал уртасына гына куйганнар, кем беренче җитешкән, шул килеп баскан. Күп кеше күрә дә алмый калды. Этешеп басып торабыз менә монда», – дип зарланды алар.

Хәния Фәрхинең җәсәде Камал театрының фойесына урнаштырылды

Хәния Фәрхинең җәсәде Камал театрының фойесына урнаштырылды

Җырчыны озатырга өч меңнән артык кеше килгән иде

Җырчыны озатырга өч меңнән артык кеше килгән иде

Чәчәк салулар тәмамлангач, мәрхүмәне, җирләргә алып китү өчен носилка белән микроавтобуска озаттылар. Ул вакытта, Хәния Фәрхине башка беркайчан да күрмәячәген аңлап булса кирәк, кешеләр чын мәгънәсендә нишләгәнен аңламады. Микроавтобус кузгалырга торганда, аның ишек-тәрәзәләрен килеп, шакый-шакый нидер кычкыручылар да булды. Һәр тарафтан елау-сыктау тавышлары ишетелде. Хәтта җиргә чүгәләп утырып, башын тезләре өстенә салып күз яше түккән ирләр дә булды.

Халыкның күплеге таң калдырды. Күренекле татар язучысы Рабит Батулла, әйтик, соңгы мәртәбә татарда Тукай һәм Такташ белән хушлашырга гына шуның кадәр кеше килгән булган, дип сөйләде.

– Әле бер генә артистның да бу кадәр халыкны җыя алганы булмаган. Җыелучыларның 90 проценты хатын-кыз. Ул димәк хатын-кыз җанын җырлаган, шуңа халык аны сөя, ярата, аның белән аерылышасы килми. Табутына ябышып барырдай итеп елап калдылар. Ул беркайчан да башка кеше турында яман сүз сөйләмәде, гайбәт сөйләмәде, ә үзе турында гайбәтне күп сөйләделәр, әле хәзер дә сөйлиләр. Исереп егылган икән, фәлән иткән икән… Аның сәнгате бар бит, нигә кирәк безгә аның башкасы. Кайбер гөнаһлары өчен түгел, сәнгате өчен яраталар бит аны. Шушы җитмәгәнме халыкка? Менә шушында басып торганда да, ул фәлән икән, төгән икән, дип басып торалар. Ник кирәк ул? Ул сәнгатен калдырып китә, ул бит нәҗесен калдырып китми, халыкка сафлыгын, ихласлыгын калдырып китә, нигә аның турында яман сөйләргә?! Онытылсын алары, – диде Рабит Батулла «Безнең гәҗит»кә.

«МИН КАЗАННЫ САГЫНДЫМ, ДИДЕ»

Әнисе белән саубуллашу чарасында, Хәния Фәрхинең өлкән кызы Алия Гәрәева, җырчыны соңгы юлга озатырга дип килгән кешеләрнең барчасына рәхмәтен белдерде. «Бүген әни гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә… », – диде ул. Сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык зур кайгы кичерүенә карамастан, Алия безнең белән очрашып, газетабызга интервью бирергә риза булды. Аның белән Хәния апа турында сөйләштек.

– Алия, әниегезнең соңгы көне турында сөйли аласызмы? Ниләр белән шөгыльләнгән ул көнне, кайчан хәле начараеп киткән?

– Ул әнисе янына, Башкортостанның Тәтешле районына кунакка кайткан иде. Шалтыратып хәлләр белешкәндә, бер дә сәламәтлегеннән зарланмады, әйтмәгән булган бит ул аны, безне борчымыйм, дип уйлый. «Менә, җиләк җыябыз әле, тегендә, монда бардык әле», – дип кенә әйтте. Аның берничә көн алдан да хәле начар булган инде, бу хакта мин соңыннан гына белдем: әниемнең сеңлесе Фирүзә апа сөйләде. Больницаларны яратмый иде ул. Сеңлесе: «Әйдә, табибка күрен әле», – дигәч, ул каршы килгән. Фирүзә апа әни белән бергә Казанга киләсе иде. Ире исә, өйдә берүзе генә кала бит инде. Әни иртән иртүк торган да, «Тәк, Илшат өйдә үзе генә кала, әйдәгез теплицадан кыярлар җыеп керегез. Аңа ашарга пешереп калдырырга кирәк», – дигән. Аш пешергән, икенчегә ашала торган ризык әзерләп калдырган, хәтта ике банка кыяр да тозларга җитешкән. Шушы эшләрне эшләгәннән соң гына юлга чыккан алар. Әни үләсе көнне аңа шалтыраткан идем. Безнең бер туганнарның туена барасыбыз булганга күрә, ул: «Менә хәзер Казанга кайтабыз», – диде. «Хәлләрең ничек?» – дим. «Хәлем бетеп-бетеп ала, туйда озак утыра алмам инде, җырлар җырларбыз, котларбыз да, әкрен генә кайтып китәрбез», – диде. «Хәлең начар бит инде, туйга кайтып йөрмә әле син, үзебез генә барырбыз. Алсу янына (Хәния Фәрхинең төпчек кызы – иск.) Уфага бар, табибларга күренегез», – дидем. «Юк, Алсуга 4нче августта кайтам», – диде, чөнки аның ул көнне Уфада концерты булырга тиеш иде. «Мин Казанны сагындым кызым, кайтам барыбер!» – диде дә, шуның белән телефонны куйдык. Миңа әйткән соңгы сүзләре шул иде: «Мин Казанны сагындым!». Шулай итеп, әниләр сеңлесе һәм машина йөртүче белән бергә кайтыр юлга чыкканнар. Картый (Хәния Фәрхинең әнисе – иск) яныннан киткәндә, әни гел елап аерылыша иде. «Әллә күрешәбез башка, әллә юк», – дип китә иде гел. Ә бу юлы «Ярар әни, сау бул, күрешкәнчегә кадәр!» – дип кенә саубуллашкан, елмаеп-көлеп, яхшы кәеф белән чыгып киткән. Чыгып киткәндә, картыйның утырткан чәчәкләре янына килгән дә, «Әнинең бер чәчәген урлыйм әле», – дип, бер чәчәген өзеп алган. Менә шулай акрын гына Казан юлына таба чыкканнар. Берничә чакрым гына үткәннәр дә, әнигә начар булып киткән. Сеңлесе әйткән: «Әйдә больницага барыйк әле, болай булмый!» – дигән. «Юк, нинди больница, ардым мин сезнең ул больницаларыгыздан, мендәр бирегез миңа, мин йоклап кайтам, Казанга кадәр кайтып җитәбез», дип, әни каршы килгән. Шуңа да карамастан, сеңлесе барыбер машинаны борып, больницага киткәннәр. Анда барып җиткәннәр, анда баргач та, әни: «Ник сез мине монда алып килдегез, минем хәлем начар түгел бит!» – дип әйткән дә, аңын югалтып егылган да. Табиблар бик озак реанимациядә көрәшкәннәр аның өчен, ләкин… Йөрәгендәге тромбы өзелгән. Шулай китеп барды.

– Ниндирәк әни иде ул Хәния Фәрхи?

– Әнинең беркайчан да безне ачуланганы булмады. Ул безне тыңлату өчен каяндыр сүзләр таба белә иде. Бөтен әниләр кебек үк, безне, оныкларын үлеп ярата иде. Сеңлесе Фирүзә апа гел көлә иде инде: «Хәниядә генә балалар, анда гына кызлар, оныклар һәм кияүләр. Бүтән кешедә ул юк, анда гына бар инде», – дия иде. Аның безне ничек яратканын шуннан аңлап буладыр. Әни безнең гаилә тормышына беркайчан да тыгылмады, ләкин әйткән сүзе бар иде. «Менә сез ирегезне таптыгыз, кияүгә чыктыгыз, безгә елап кире кайтасы булмагыз, бу – сез сайлаган ирләр, безгә зарланып кайтуыгыз булмасын, сезгә ишекләр ябык!» – дия иде. Гаиләгезне саклагыз, диде. Әнинең бу сүзләрен мин гел истә тоттым.

– Кечкенә вакытыгызда үзегез дә әниегез белән җырлый идегез бит. Тик җырчы булып китмәдегез. Хәния апа каршы идеме әллә?

– Әнинең хыялы иде ул мине җырчы яки актриса итеп күрү. Ул мине ГИТИСка укырга кертәсе иде. Мин үзем каршы килдем. Чөнки кечкенәдән әнисез үстем. Гел гастрольләрдә булды бит. Әни кайта иде дә, әйтә идем: әни, ник син укытучы гына булмадың, дип. Дус кызлардан көнләшә идем. Әти-әниләре гел янәшәләрендә иде. Иртән эшкә баралар, кич кайталар. Үзем дә шундый тормыш сайладым. Аннан соң, кеше үз эшенең остасы булырга тиеш дип саныйм. Мин җырчы түгелмен. Әнидән дә матур җырлый алмаячакмын да. Үземнең сәләтемне җырчы булырлык итеп күрмим.

– Әниегезнең үләсен сиздергән сыман берәр билгеләр булмадымы?

– Туганнарның төшләренә кергән булган… Беләсезме, әни гел юлда иде, гел аны бер сүзе бар иде. «Юлда кайсы җирдә генә калырмын инде мин», – диде ул. Юл фаҗигаләренә дә эләктеләр бит инде алар. «Кайда гына калырмын микән», – дип, күп кабатлый иде ул. Мин дә шуннан курка идем. Төнлә телефоным шалтырап китсәме! Берәр начар хәбәр түгел микән, дип сикереп тора идем. Үзе үләсен сизендеме икән – белмим. Сизенсә дә, ул аны миңа беркайчан күрсәтмәгән булыр иде. Ул беркайчан да безгә эчендәге борчуын, хәсрәтен сиздермәде, каршыбызда елап утырганы да булмады.

– Хәния апаның якыннары бу зур хәсрәттән соң, ни хәлдә? Әнисе авырып китмәдеме?

– Якын кешесен югалтып караганы булган кеше генә нәрсә кичерүебезне беләдер. Мондый вакытта үзеңне ничек хис итүне, аңлатып булмый. Мин бик курыккан идем картый өчен. 87 яшьлек ул. Ике улын, бер кызын күмгән иде инде. Менә дүртенче баласын да теге дөньяга озатты. Гафу итегез, әлбәттә, ләкин минем журналистларга бик хәтерем калды. Әнине җирләгән көнне, өендә берүзе генә булудан файдаланып, журналистлар килгәннәр һәм картыйдан интервью алганнар. 87 яшьлек карчык ул, аның үзенең дә кан басымнары уйнап тора, көч хәл белән аякта йөрде ул бу көннәрдә. Тик шундый чагында да, журналистларның килеп, аңа сораулар бирүләрен мин аңлый алмадым. Нәрсә ишетәселәре килде микән соң аларның? Әгәр дә шул ишетелгән сорауларыннан картый башын тотып егылса? Әзрәк кенә шул ягын да уйларга кирәктер… Картый – минем идеалым, үрнәгем, ул мине үстергән кеше, мин картыйга сокланып бетәлмим, хәтта гаҗәпләнеп карыйм. Шундый кайгылы вакытында да искиткеч матур интервью бирә алган… Белмим, ничек бу кайгыны күтәрә алгандыр картый. Бирешмәде ул.

– Артист тормышында гайбәтләр күп була. Хәния апа үзе турындагы сүзләрне авыр күтәрә идеме?

– Юк. Әнинең интервьюсы да бар. Анда әйтә ул. «Мин бит исән, мин үлмәгән, нигә гайбәткә игътибар итәргә? Атладым да, чыгып киттем – алга таба яшим», – ди. Гайбәт чәчүчеләргә, гайбәткә игътибар итеп, күңеленә авырлык китереп, алай итеп йөрмәде. Аның дәрәҗәсеннән түбән ул. Әнине тамашачысы яратты. Юкка гына түгел. Ихлас булганы өчен. Аның беркайчан да кеше алдап, икейөзлеләнеп йөргәне булмады. Гел ачык иде, Мин ышанып бетмим әле… Минем әле башыма сыймый аның бүтән кайтмаячагы…

Айгөл ЗАКИРОВА

Бәйле