Татарстан / Яңалыклар

12 яшьлек укучыны мәктәп территориясендәге үләнне чабарга мәҗбүр иткәннәр

12 яшьлек укучыны мәктәп территориясендәге үләнне чабарга мәҗбүр иткәннәр
Кукмара районы прокуратурасы, балигъ булмаганнар хезмәтен оештыруда закон бозган өчен, мәктәп директорын җаваплылыкка тарткан. //Интертат//

Кукмара районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларның хезмәт хокуклары үтәлүен тикшергән. Тикшерү “Кукмараның 4 номерлы  урта мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениясендә булган. 

РФ Хезмәт кодексы буенча хокук бозу ачыкланган –  12 яшьлек укучыны мәктәп территориясендәге үләнне чабарга мәҗбүр иткәннәр. Шулай ук, бу хезмәт өчен яшүсмер бензин чалгысы  кулланган. Инструкция буенча, 18 яшькә җитмәгәннәр бу корал белән эшләргә тиеш түгелләр. 

Моннан тыш, язгы вакытта, белем бирү оешмасы администрациясе тарафыннан  мәҗбүри хезмәткә 30 балигъ булмаган бала тартылган була.  Хезмәт килешүендә, хезмәт шартлары һәм түләү, шулай ук эш вакытлары күрсәтелмәгән була. Укучыларны, эшкә алу һәм хезмәт килешүенең вакыты чыгу белән эштән азат ителү турындагы боерык белән таныштырмаган булалар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура “Кукмараның 4 номерлы урта мәктәбе” директорына карата, РФ Административ хокук бозулар буенча кодексның 5.27 маддәсенең 4 өлеше, (хезмәт турындагы законны һәм хезмәт хокуклары турындагы башка норматив актларны бозу) шулай ук, РФ АК ның 5.27 маддәсенең 3 өлеше  нигезендә (РФ федераль законнарында һәм норматив актларында каралган хезмәт саклау буенча дәүләт кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозу буенча эш ачкан. 

Мәктәп директоры 25 мең сум күләмендә штрафка тартылган. 

Загрузка...

Фикереңне яз

Your email address will not be published. Required fields are marked *

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>