Кулланылган чәйне ыргытмауның 5 сәбәбе [киңәшләр]

-- Чулпан

Кайнатылган сашены ыргытмау гадәте (чәй төргәкләре дөрес итеп шулай атала) яңа сакраль мәгънә белән тулылана. //Tatar today //

1. Аяк киеме, микродулкынлы мич һәм суыткычның исен бетерер өчен.

Сашены иң элек кайнатып алырга, аннары киптерергә кирәк. Бер төн эчендә ул начар иснең күп өлешен алып бетерә.

2. Күз кызарганлыгын бетерү өчен.

Салкын юешләтелгән төргәкләрне күзгә куярга һәм берничә минут шундый халәттә ятып торырга кирәк. Процедура кызарганлыкны бетерә, күз төбендәге «капчыклар» да әзәер.

3. Ит өчен маринад әзерләү.

Сашега кайнаган су салырга, суытырга һәм шуңа итне салырга, 4-5 сәгатькә салкынча бүлмәдә калдырырга. Чәйле маринад итне үтә дә йомшак һәм тәмле итә. Аны әзерләү өчен 1 литр су һәм 5-7 яңа (яисә 10-15 кулланылган) төргәкләрне 1 кг иткә тотарга була.

4. Көзге чистарту өчен.

Җылымса чәй төргәге белән көзге аша үтсәң — майлы бармак эзләре калмаячак!

Бер кире ягы бар: чәй эзләрен су белән сөртеп алу кирәк, эзләре калмасын дисәгез, коры чүпрәк белән сөртеп алу да җитә.

5. Кактуска ашлама кертү өчен.

Кактус кына түгел, башка төрле үсемлекләргә дә.

Кулланылган чәй төргәкләрен чүлмәкнең төбенә яисә кырыена катламлап салырга. Үсемлек өчен ул өчләтә файдалы: беренчедән, бик әйбәт эрен агызучы; икенчедән, суны үзенә сеңдерә һәм туфракны дымлы итеп озак саклый; өченчедән, табигый ашлама буларак әһәмияте бар.

 

Айгөл ЗАКИРҖАНОВА әзерләде

Бәйле