Зөлфия-Җәвит Шакировлар кабат кияү белән кәләш! [фото+видео]

-- Чулпан

Татарстанның халык артистлары Зөлфия-Җәвит Шакировлар үзләренең энҗе туйларын билгеләп үтте. Алар бергә гаилә корганга 30 ел икән. //Tatar today//

Истәлекле датаны алар кабат кияү-кәләш кебек киенеп, язылышу форматында уздырды. Зөлфия Шакирова —  ак туй күлмәгеннән, Җәвит — бәйрәм костюмыннан, түшенә чәчәк тә таккан. Чакырылган кунаклар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Вадим һәм Лариса Заһаровлар да бар. Чараны Замирә Рәҗәпова оештырган. 

https://www.instagram.com/p/BYA9XkPDKgi/?taken-by=milagrasss555

Бәйле