Бер көндә дүрт мәет озаткан Тәнзилә Садыйкова: «Кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын!»

-- Чулпан

Тәнзилә апа Әҗәл авылының иң матур урыннарының берсе – Чишмә урамында яши. Моннан 41 ел элек Апас районыннан Татар Әҗәле авылына Садыйковлар гаиләсенә килен булып төшкән. «Тәнзилә кебек изге күңелле, ярдәмчел кеше авылда юктыр», – диләр авылда аның турында. Ул йөри алмаучы каенанасын, сукыр күршесен, озак еллар тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Сеңлесенең кызына икенче әни була алган.  //Шәһри Казан//

Август җиткән саен, йөрәгендә яралар яңара. 16 ел вакыт узса да, коточкыч фаҗига кичә булган кебек, йөрәктә мәңгегә уелган.
– Игезәк балаларымның туен бер елда уздырдык. Кызны кияүгә биргәч, соңрак улымны өйләндердек. Кунакларны озаттык. 27 август иде. Сеңлем Талия дә ире, ике баласы белән Чаллыга кайтып киттеләр. 9 яшьлек кызлары Диләрә әбисе янында авылда калды. Алабугага җитәрәк, сеңлемнәр гаиләсе юл һәлакәтенә эләккән. 44 яшьлек Талиям, 45 яшьлек ире Рафис, 19 яшьлек кызы, 15 яшьлек улы – дүртесе берьюлы һәлак булганнар, – дип искә ала бу кайгылы көннәрне Тәнзилә апа.

Бер гаиләдән – дүрт мәет, әбисе янында калган 9 яшьлек Диләрә өчен – бер мизгелдә бөтен гаиләне югалту. Күп нәрсәне аңлап та бетермәгәндер ул чакта бала, әти-әнисен, апа-абыйсын соңгы юлга озатканда аңын югалтып егылган.
– Диләрә: «Балалар йортына барасым килми, мине берәүгә дә бирмәгез», – дип ялынды. Бирәбезме соң! Без җиде туган. Диләрәне үз гаиләсенә энекәшем, башка туганнар да алырга риза иде. Ул бездә яшәп калды, – ди Тәнзилә апа.

Бер гаиләдән бер көндә  дүрт мәет озаталар.

Диләрәне үз балалары кебек якын күреп үстерәләр. Нәрсә сораса да, алып бирә идек, авырып китсә, чабышабыз, тизрәк хастаханәгә илтәбез, үзен тулы гаиләдә тойсын дип тырыштык, диләр үзләре.
– Берсендә чәч каптыргычы сорый бу. Кыш көне, урамда буран. Күршедәге Норлат авылына юлда очраган машиналарга утырып киттем. Ул каптыргычлар кирәк тә булмагандыр инде аңа, үзенә игътибар җәлеп итәсе килдеме икән… Бәлки, күңеле тулган чагы булгандыр. Болай да, ничек түзде икән бу газапларга, дип аптырыйбыз. «Кояш чыккан саен елыйсы килә, торган өемне, гаиләмне сагынам», – дия иде, – дип искә ала Тәнзилә апа.

Яңа сыйныфка, яңа урынга ияләшүе дә җиңел булмый. Мәктәптә балалар баштарак аңа гаҗәпләнеп карый, бу кызның гаиләсе юк, әти-әниләре, туганнары үлгән икән дип пышылдашалар. Кызга авыр булмасын дип, кайчакта Тәнзилә апаның үзенә дә парта артына утырырга туры килә.

Тәнзилә апа оныклары белән.

– Үз балаларыннан артык күреп үстерде Тәнзилә ул кызны, чыгарылыш кичәләрен дә уздырды. Югары белем бирде. Бик яхшы укыды Диләрә, тырыш кыз булды. Кияүгә зурлап озаттык. Бирнәләрен дә мулдан әзерләделәр. Диләрәне алырга 12 машина гына килгән иде, – дип сүзгә кушыла күршесе, сыйныфташы, якташы Әминә апа.
Бүген Диләрә – үзе әни. Ире Фердинант белән өч яшьлек баласын тәрбияли. Әти-әнисе урынына калган Тәнзилә апа белән Әхәт абыйга бик рәхмәтле ул. Гел кайтып йөри, булышырга тырыша.

Тәнзилә апа килен булып төшкәндә, каенанасы йөри алмаган, паралич суккан булган. Аны җиде ел тәрбияләгән.
– Әнине аркама салып мунчага алып бара идем. Үзем авырлы. Кайтканда хәл бетә дә, чүгәләп торам, кире кузгалып киткәндә, торып булмый, әни белән көлешәбез. Ул заманда башкача иде шул. Каенанага сүз әйтергә дә курыккан, – дип искә ала ул көннәрне.
Күршеләрендә ялгызы гына яшәүче, күзләре сукырайган Рамил абыйга да 11 ел буе, бакыйлыкка күчкәнче, ярдәм итә: тырнакларын кисә, ашата, эчертә.

Диләрә әнисе урынына калган Тәнзилә апага бик рәхмәтле.

Озак еллар кибеттә, мәктәптә эшләгән Тәнзилә апа бүген – лаеклы ялда. Оныклары, балалары гел кайтып йөриләр. «Аларның бәхетле булуын күреп сөенәм, шөкер, тормышта үз урыннарын таптылар. Балалар әти-әниләрен хөрмәтләп, бер-берсен кадерләп, бердәм булып яшәсеннәр. Кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын», – дип тели Тәнзилә апа.

Эльвира Мозаффар, Яшел Үзән, Әҗәл

Бәйле