«Дуслык елмаюдан башлана, диләр. Ә минем кызлар белән мәктәптәге дуслыгым бөтенләй башкача булды» [беренче мәхәббәт чаткысы]

-- Чулпан

Дуслык елмаюдан башлана, диләр. Ә минем кызлар белән мәктәптәге дуслыгым бөтенләй башкача килеп чыкты. //Татарстан яшьләре//

…Беренче сентябрь иртәсе. Кыңгыраулы, шау чәчәкле бәйрәм иртәсе бу. Безгә, дүртенче сыйныфка килгән малайлар өчен, гаҗәеп бер яңалык – «сюрприз» әзерләп куйганнар икән! Ул көнне безне (беренче тапкыр!) классташ кызлар белән парлап-парлап утырттылар парта арасына. Мин моны ничектер ачу белән, киреләнебрәк кабул иттем. Чәчби кызлар белән тигезләп куйсыннар, имеш – булмый торсын әле…

Китап-дәфтәрләр салына торган сумкамнан тимер циркульны тартып чыгардым да шуның каты-очлы энәсе белән тырнап, икебез утырган партага кыл урталай бүлә торган аркылы тамга сыздым.

– Менә чик сызыгы. Минем территориягә кермисең. Мин дә синекенә кермәм. Булдымы?

Кыз дәшмәде, бары сәер итеп елмайды. Әти-әнисе белән Чиләбе ягыннан күченеп кайтканнарын ишеткәнем бар иде. Күзләре генәме, чәчләренә хәтле чемкара иде аны. Болай начар кыз түгел үзе, ләкин теге «чик сызыгы» үзенекен итте – ни әрепләшмәдек, әллә ни якынаеп та китмәдек.

Тырыша-тырыша укый торгач, кыш узды, яз да килеп җитте. Тамчылы, кояшлы көннәре белән килгән яз галәмәте булдымы, көннәрнең берендә әллә нәрсә булды миңа… Күзләрем генә түгел, күңел тәрәзәм дә ачылып китте бугай минем. Классның тәрәзә пыяласын үтәли тишеп узган кояш нурлары Розаның чем-кара чәчләренә килеп кунаклый да кеп-кечкенә йолдызчыклар булып бии, җемелди. Толымындагы алсу бантигы да күзгә тылсымлы чәчкәдәй күренә башлады. Мине яңа бер тойгы биләп алган иде. Безнең арада салават күперенә охшаш дуслык төсмерләре кабынырга тора иде бугай. Ярый да теге чактагы «чик сызыгы» өчен гафу итә белсә?.. Икенче көнне әти-әнидән кача-поса гына беренче шигыремне яздым. Тик берәүгә дә укытмадым, хәтта Розаның үзенә дә…

Мин, ун яшьлек малай, беренче тапкыр гашыйк булдым бугай.

Хәзер дә җавап табу читен: беренче мәхәббәт дип әйтеп була микән моны?

* * *

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күршедәге Олы Саурыш сигезьеллык мәктәбенә йөри башладык. Өч чакрым ара, юл йөргәндә ирексездән төрле уйларга чумасың, хыялга биреләсең… Әнием хат ташучы булгангамы, минем кем беләндер хат алышасым килә. Кызлар белән, билгеле! Тик кемгә язарга – белгән юк. Форсат килеп чыкканны чын күңелдән көтәм…

Ә форсат, чыннан да, үзеннән-үзе килеп чыкты. Ничекме?

Без алтынчы класста укыганда мәктәпкә өр-яңа укытучы килде – Роза апа Тулякова. Ерак Себердән, Тубыл (Тобольск) шәһәреннән икәнен дә белдек. Безне рус теле һәм әдәбиятыннан укыта башлады ул. Көннәрнең берендә, дәресләр беткәннән соң, әйтә бу безгә:

– Тубыл шәһәрендә минем сезнең шикелле алтынчы класста укучы сеңлем бар. Сафия исемле ул. Кайсыгыз аның белән дуслашырга, хат алышырга тели?..

Чү! Минем өчен күктән төшкән бәхет ич бу… Форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк. Каударланып, иң беренче булып кул күтәрдем дә атылып диярлек укытучым янына килеп бастым. Минем кулга билгесез бер адрес язып тоттырды ул.

Кыскасы, озак та үтмәстән, безнең ике арада тиз йөрешле совет почталары аша хатлар йөри башлады. Тиздән бер-беребез белән фотоларыбызны да алмашып өлгердек. Ул җибәргән фоторәсемнән миңа кыскартылган кара чәчле, пионер галстугы таккан, мәктәп формасы кигән уйчан, матур бер кыз карап тора. Шушы фотосыннан соң мин аны хәтта бер тапкыр төшемдә дә күрдем, чәчәкле болында җитәкләшеп йөрибез, имеш…

Укытучыбыз Роза апа безнең хатара «дипломатик» мөнәсәбәтләргә кысылмады. Эшне үзем боздым, каһәре! Ничек итепме…

Ниндидер модага иярепме, әллә «егетләнәсе» килепме, чираттагы хатларымның берсен иң азактан «үбеп калам» дип тәмамладым. Янәсе, чын кавалер мин! Әмма… тот капчыгыңны! Бу егетлекнең җәзасы бик тиз килеп җитте…

Октябрят, пионер тәрбиясендә чыныгып үскән кыз моны «күтәрә» алмаган икән – үпкәләп, ачуланып хат язды. Аралар шулай кинәт өзелде. Ләкин мин хатлар алышуда, яратырга омтылуда беренче «чирканчык» алырга өлгергән идем бугай.

Ә фото әле дә булса альбомда саклана.

Рашат НИЗАМИ. 

Бәйле